Ford Татарстандагы машина заводын ябарга мөмкин

Чаллыдагы Ford Sollers заводын ябу-япмау турында карар 2019 елның икенче чирегендә кабул ителәчәк.

Татарстанда Ford Sollers корылмасы ябылу ихтималы турында "Авторевю" басмасы чыгарды. Америка ширкәте Алабугада Ford Transit автофургоннарын чыгаруны саклап кала, ә кроссовер һәм җиңел машина чыгаруны туктатырга мөмкин дип язылды.

Соңрак РБК заводны ябу-япмау карары 2019 елның икенче чирегендә каралачак дип хәбәр итте. Басма ширкәтнең матбугат үзәгенә сылтана. Матбугат сүзчесе Индира Сәлимгәрәева әлеге үзгәрешләр Ford ширкәтенең глобаль стратегиясе кысаларында узачак ди.

Bloomberg агентылгы Ford-ның Европа филиалы җитәкчесе Стивен Армстронгка сылтанып язуынча, ширкәт Европада меңләгән эш урыннарын киметәчәк. Кайбер корылмаларны ябу да оптимальләштерүнең бер алымы булырга мөмкин.

Алабугада Ford Sollers 2012 елда эшли башлады. Хәзер корылма Ford Kuga, Ford Explorer һәм Ford Transit машиналары чыгара.

Чаллыда Ford Sollers 2015 елдан Ford Fiesta чыгара башлаган иде. Моңа кадәр Ford EcoSport кроссоверы җитештерде.