Богалыш буена салынгандыр өч авыл

Свердлау өлкәсенең Красноуфимски районында, Богалыш елгасы буенда өч авыл урнашкан: Югары, Урта һәм Яңа Богалыш. Янәшәдә әле Үзәк утар бар. Авыллар бер-берсенә терәлеп тора диярлек. Югары Богалыштан юл аша чыксаң — инде Урта Богалыш буйлап барасың. Шул ук вакытта алар дин, мәдәният, йола һәм бәйрәмнәре белән бер-берсеннән аерыла. Чөнки һәр авылда аерым бер милләт яши. Югары Богалышта — марилар, Урта һәм Яңа Богалышта — татарлар, Үзәк утарда — урыслар.​ Хәбәрчебез шул авылларда булып кайтты.

ТАТАР БОГАЛЫШЫ

Урта Богалышта физкультура укытучысы Рифат Габдрахманов яз саен укучыларны якындагы калкулыкка алып менә. Аннан бөтен авыл күренеп тора. Менгәндә алар кулларына ташлар тотып йөк белән чаңгыда бару имитациясе ясый-ясый менәләр. Алып менгән ташларны таудан кире аска ташымас өчен Рифат 20 ел элек аларга бер кулланыш тапкан. Бу ташларны тау башындагы "421 — Богалыш" дигән язуны үзгәртеп яңарту өчен кулланалар.

Тау башында "421 — Богалыш" язуы күренә

— Язуны үзгәрткәч, "Ура, тагын бер ел яшәдек!" дип кычкырам, ди Рифат.

Хәрефләрнең зурлыгы 12 метр. Тауга елга ике мәртәбә менәләр. Кар эрүгә елның санын бергә арттырып үзгәртәләр. Җәен исә язу ерактан күренеп торсын өчен аның тирәсендәге биек үләннәрне утыйлар.

Ринат — шушы авыл кешесе. Мәктәптә укыту белән бергә җирле шурада депутат та булган.​

Яңа мәчет

Авылда ике мәчет бар. Берсе электән калган, икенчесе совет чорыннан соң төзелгән. Искесенә кеше инде йөрми. Совет чорында аны хастаханә иткәннәр һәм анда бала төшерү урыны булган. Кеше үтерү урынында намаз уку ярамас дип яңа мәчет салырга булганнар. Ансын элек балалар хастаханәсе булган бинадан ясаганнар. Җимерек хәлдәге бинаны төзекләндереп ясалган бу мәчеткә дә кеше аз йөри.

Рифат Габдрахманов

Рифат моны авыл кешеләренең хәзерге мулланы хөрмәт итмәве белән аңлата. Янәсе ул — элекке коммунист, мәчетне җылыту өчен бөтен кешене чиратлап түләргә чакыра. Рифат моның белән килешми, мәчеткә бик сирәк кенә баруын әйтә.

— Мин 14 ел депутат булдым. Аллаһка ышанам, әмма картлар намазга да басарга чакыра. Ә мин әлегә күпләргә үз кулларым белән ярдәм итә алам. Нигә әле мин Аллаһтан сорап утырырга тиеш, ди Рифат.

Урта Богалыш​ авылы юл буйлап сүзылган

Газ кертүчеләр борынгы зиратта колонка урнаштырганнан соң Ринат депутатлыктан китәргә мәҗбүр була. Иң беренче зират авыл читендә урнашкан. Совет чорында анда трактор гаражы төзелә. Җирле халык моңа каршы чыга, әмма гаражны 20 ел узгач кына сүтәләр.

Берничә ел элек Ринат авыл халкы белән бергәләп анда эрбет һәм имән агачлары утырта. Әмма авылга газ кертүне дәвам итү өчен нәкъ шул урында колонка куярга кирәк була. Җирне сак кына пычкы белән кисәргә вәгъдә иткән эшчеләр экскаватор белән килеп борынгы каберләрне актарып ташлый.

— Сак эшләячәкләр дигәч халык миңа ышанган иде, ә анда бөтен җирдә кеше сөяләре таралып ята иде. Мине халык дошманы дип атадылар, китәргә туры килде, ди элекке депутат.

Урта Богалыш​та иске таштан салынган диварлар да бар

Урта Богалыш​ авылында урысчаны катыштырып татарча сөйләшәләр. Балалар бакчасында тәрбиячеләр татарча сөйләшә, әмма мәктәпкә керер алдыннан ата-аналар өйдә урысчага күчә. "Киләчәктә тормыш җиңелрәк булсын өчен" диләр. Нәтиҗәдә яшьләрнең сүз байлыгы кимегән. Кызлар мәктәптә яулык бәйләми, берничәсен санамаганда. Авылда яшьләр аз, күбесе — пенсионер. Чит-ятлар бик йөрми. Кайчак метал эзләү җиһазы белән таудан алтын эзләүчеләр генә узгалый.

Ташландык йортлар күп түгел, күбесе төзек йә сатыла

Елга буйлап түбәндәрәк Яңа Богалыш авылы урнашкан. Аны да шул Урта Богалыш кешеләре төзегән. Хәзер анда 300ләп кеше яши. Манарасын торгызып элекке мәчетне дә ачканнар.

УРЫС БОГАЛЫШЫ

Узәк утар Урта Богалышның бер өлеше санала. Ул Урта һәм Югары Богалыш арасында нәкъ уртада урнашкан. 60нчы елларда төп оешмаларны үзәккә күчереп авылларны эреләндерү чорында барлыкка килгән авыл. Җирле хакимият бинасы, балалар бакчасы, хастаханә, почта, мәктәп һәм төп кибетләр шунда. Үзәк утарда урыслар яши. Уртак бәйрәм — бистә көне шунда уздырыла. Сабантуйга көнчыгыштагы Урта Богалышка, Ага-Пайремгә — көнбатыштагы Югары Богалышка йөриләр.

Югары Богалыш​ авылында төп урам

МАРИ БОГАЛЫШЫ

Китапханәдә эшләүче Тамара Семеновна диварында өйдә тукылган тукымадан тегелгән милли мари киеме эленеп тора. Ул инкыйлабка кадәр үк басылган тәңкәләр белән бизәлгән. Мондый тишекле тәңкәләрнең хәзер кыйммәте юк инде, ди Тамара.

Югары Богалыш​ авылындагы китапханәдә мари мәдәниятенә багышланган почмак

— Мондый киемнәрне элек ирдәге хатыннар гына кия торган булган. Ә хәзер һәркем кия ала. Күптән түгел ул концертта чыгыш ясау өчен бу киемне мәктәп кызларына биргән идем. Ә алар бөтен тәңкәләрне өзеп алган. Кыйбатлы дип уйлаганнар. Мин аңа вакыт узгач кына игътибар иттем, дәгъва белдерергә инде соң иде, — ди күлмәк хуҗасы. Хәзер мондый күлмәкләрне бәйрәмдә генә кияләр, ә элек андый киемнәрдән көн саен йөргәннәр.

Югары Богалыш​ авылындагы китапханә хезмәткәре Тамара Семеновна авылның тармхы турында сөйли

Югары Богалыш авылы 1980 елда барлыкка килә. Хәзер анда ярты меңләп мари яши. Әмма урамда мари телен ишетмәссең. Алар үз телләрендә өйдә генә сөйләшә. Мари теле мәктәптә факультатив рәвештә атнага ике тапкыр укытыла.

— Балаларым марича сөйләшми. Аңлыйлар, сорасам җавап бирә алалар. Урамда бары урысча гына сөйләшәләр. Оялалар, — ди китапханәче.

Югары Богалышта яшәүчеләрнең кайберләре христиан диненә күчкән. Китапханәче Тамара да улына ярдәм итү өчен чукынган.

— Улым ялгыш юлдан китте. Бер журналдан яңа тормыш башлау өчен үземә дә, улыма да чукынырга һәм аңа яңа исем бирергә кирәклеге турында укыдым, — ди ул. Әмма, барыбер, улына дөрес юлга басарга яңа дин ярдәм иткән дип уйламый. Улы олыгайгач кына тәртипкә килә.

— Белмим инде, бәлки үз аллаларыбызга ялварасы булгандыр, — ди ул гыйбадәтләргә йөрү теләгенең һәрвакыт булуын искәртеп.

Югары Богалыш клубы

Китапханә янәшәсендә генә клуб. Атнага бер тапкыр анда дискотека оештырыла. Концерт-бәйрәмнәр дә шунда уза. Алексей Федорченконың "Небесные жены луговых мари" фильмына кастинг та клубта үткән. Югары Богалышта яшәүче күп кенә кешеләр ул кинода массовкада катнашкан. Тамара Семеновна да шуларның берсе. Әмма ул киноны ошатмаган.

— Ямьсез фильм булып чыкты ул. Һәр легендада мари хатыннары бозык сихерчеләр итеп сурәтләнә. Эчтәлеген алдан белгән булсам, һич тә анда катнашырга ризалашмас идем, миңа әле дә оят.

Югары Богалыш кызы өенә кайта

Бу өч Богалыш авылында урыслар, марилар һәм татарлар тату яши диләр. Өч телне кушып сөйләшәләр, бер-берсенә бәйрәмгә йөриләр, хәтта ашларын да күршеләренеке кебек итеп пешерәләр.

Текст: Елена Старцева. Фото: Сергей Потеряев
Язманың оригиналы: Idel. Реалии