Татарстан югары мәхкәмәсе Хәтер көне йөрешенә рөхсәт бирмәү карары нигезле дип тапты

Равил Мөхәммәтҗанов (сулда) һәм Галишан Нуриәхмәт (уңда)

8 февраль Татарстан югары мәхкәмәсе Казан хакимиятенең Хәтер көне йөрешенә рөхсәт бирмәвен дөрес дип тапкан Вахитов районы мәхкәмәсе карарын гамәлдә калдырды.

Узган елның 12 октябрендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе шәһәр башкарма комитетының идарә җитәкчесе Евгений Варакинның Хәтер көне йөрешенә рөхсәт бирмәве нигезле дигән карар чыгарган иде. Татарстан югары мәхкәмәсе бу карарны гамәлдән чыгаруны сораган активист Равил Мөхәммәтҗановның мөрәҗәгатен канәгатьләндермәде. Мөхәммәтҗановның яклаучысы Галишан Нуриәхмәт Азатлыкка бүгенге мәхкәмә утырышын чираттагы спектакль дип бәяләде.

"Хәтер көне традиция буенча 27 ел буе үткәрелеп килде. Соңгы 4 елда гына бу йөрешкә рөхсәт бирми башладылар. Моны татар иҗтимагый үзәген бетерү өчен махсус эшлиләр. Без Хәтер көнен үткәрү өчен өч урын тәкъдим иттек. Ул урыннарның берсенә дә рөхсәт бирмичә, безне Тинчурин паркына җибәрделәр. Менә шуннан Сөембикә манарасына кадәр йөреш уздыруга безгә рөхсәт бирмәделәр, башка вариант та күрсәтелмәде. Имеш Татарстан республикасының митинглар турындагы 91 санлы кануны нигезендә уку йортлары, хастаханәләр, министрлыкларга 50 метрдан якынрак килеп йөреш уздырырга ярамый. Ә шул ук вакытта тәре йөрешенә рөхсәт бар. Елына 2 мәртәбә уздырыла тәре йөреше. Анда да Татарстан кануны бозыла бит. Ләкин тәре йөреше чарасына күз йомыла. Чөнки тәре йөрешен Казан хакимияте үзе үк оештыра, аларга финанс ярдәме күрсәтә", диде Нуриәхмәт.

Нуриәхмәт әлеге канун конституцияләргә дә, Русия канунына да каршы килә ди.

"Мин бүгенге мәхкәмә утырышында хөкемдарлар бәлкем бераз булса да канунга игътибар итәр дип уйлаган идем. Чөнки митинглар турындагы 91 санлы Татарстан кануны гомумән конституцияләргә дә, 54 санлы федераль канунга (Җыеннар, митинглар, урам йөрешләре турында - ред.) да каршы килә. Безгә алга таба да 91 санлы канун белән очрашмас өчен аны Татарстан конституция мәхкәмәсенә һәм аннан соң Русия конституция мәхкәмәсен бирергә кала. Чөнки бу канун Русия конституциясенең 31нче маддәсен һәм Татарстан конституциясенең 43нче маддәсен боза. Русиянең бер төбәгендә дә мондый канун юк" диде Нуриәхмәт.

12 октябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ТИҮнең Хәтер көнендә йөрешкә рөхсәт бирмәүче Казан башкарма комитетының идарә җитәкчесе Евгений Варакинны җавапка тарту турындагы шикаятен канәгатьләндермәде. Мәхкәмә дәүләт, медицина, мәгариф, дини оешмалар янында урам җыеннары уздыруны тыючы Татарстан канунына сылтанды.

ТИҮ шикаятендә "Варакин Казанда тәре йөрешенә рөхсәт бирә һәм аны уздыруда ярдәм итә, ә Хәтер көне йөрешенә каршы килә", диелгән иде.