27 мартта МДУ аспиранты Азат Мифтахов тикшерү изоляторында беренче тапкыр әнисе, сеңлесе белән очраша алды. Әнисе Гөлнур Хөсәенованың гадел мәхкәмәгә ышанычы юк, әмма улым өчен дога кылудан туктамыйм ди ул. Азатлык аның белән улының тикшерү изоляторындагы тормышы, очрашулары турында сөйләште.
— Гөлнур ханым, Азат инде тикшерү изоляторында 1 февральдән бирле утыра, ә сез бүген генә очраша алдыгыз...
— Очраша алганыма да шөкер, безгә "шатланыгыз, бусы да була алмый иде" дип аңлаттылар. Соңгы мәхкәмәгә Түбән Камадан мин дә килдем, әмма мине дә, энем Гаделне дә утырышка кертмәделәр. Без нәтиҗәләрне тышта көттек. Азатның эшен тикшерүчегә ялындым, улымны, ичмасам, күрергә рөхсәт итегез дип сорадым. Ул, бу – хөкемдар вәкаләтендә, дип аңлатты, әмма аны чыгармасалар, сезнең белән изоляторда очрашуны оештырырга ярдәм итәрмен диде. Сүзендә торды, әмма алар билгеләгән вакытка мин килә алмадым, өлгермәдем. Эшемне алмаштыра алмадым, гаиләне дә туендырасы бар. Менә 27 мартка билгеләделәр, алдан әзерләндек. Адвокат сүзләренчә, бу – сирәк күренеш, СИЗОда очрашуларны оештыруны атлыгып тормыйлар.
— Азат белән очрашу ничек узды? Үзен ничек хис итә?
Улымның дуслары, курсташларының ярдәме, теләктәшлеге нык сизелә
— Безне кичә үк улымның дуслары, курсташлары каршы алды, бөтен җиргә ияртеп йөрделәр, рәхмәт аларга. Аларның ярдәме, теләктәшлеге нык сизелә. Очрашуны иртәнге 10га билгеләделәр, әмма никтер озак кына кертми тордылар. Канун нигезендә без ике сәгать сөйләшә ала идек, һәр минуты кадерле булгач, 20 минутка тоткарлануны да безнең вакытны урлау итеп кабул иттем. Ике сәгать билгеләнгән булса да, чама белән 1 сәгать 20 минут аралашканбыз. Кызым Зөлфия белән дә сөйләшсен, ул да абыйсын сагынды дип аларны сөйләштердек. Аннан соң тагын сөйләшермен дип өметләндем. Тик сакчы очрашуны туктатты, вакыт тәмам диде. Ничектер иркенләп сөйләшергә өлгермәдек дигән хис калды.
БУ ТЕМАГА: "Гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар"
Очрашу кабиналарында кеше күп булмады, анысы әйбәт, шау-шу юк иде. Пычрак, бар җирдә дә тузан, пәрәвез, тәрәзә аша гына сөйләштек, анысы да тонык. Азат үзен егетләрчә тотты. Ябыккан дип күрмәдем, ничек бар, шулай иде. Үзем дә кат-кат сорадым, "Әни, авырлыкны югалтмадым", диде. Ашаулары ярыйсы бугай, ярмалар, кәбәстә ашы бирәләр диде, кәбестә ашы ачы, аны ашамыйм диде. Үзем бик тә ул яраткан ризыкны алып киләсем килде, әмма төрмә кагыйдәләре моны рөхсәт итми. Кибет ризыкларын алып килдек. Дуслары да ни кирәк, шуны алып килә. Барысын да җиткерәләр диде.
Камерада дүрт кеше утыралар икән, икесе өлкән кеше, берсе – афроамерикалы, исеме Мамаду Ба дип әйтте. Азат аны җәлләп сөйләде, узган елның октябреннән утыра, берсе дә килми, хат язмый диде. Без аны ашатабыз дип сөйләде. Камераларында ашарга пешерелек плитәсе, суыткычлары бар икән.
— Изолятор кешеләренең мөнәсәбәте нинди?
— Азат зарланмады, әмма бик сагынган. Кайтасым килә, укырга барасым килә дип сөйләде. Берни белмибез, дөньяда ниләр бара – бихабәр, авыр диде. Укыйм, төрле математик биремнәр эшлим, спорт белән шөгыльләнәм дип сөйләде. "Әни, борчылма, барысы да әйбәт булыр!" диде. Күземә карап кына сөйләште, алдамас. Мин дә берәр нәрсә булса, да ымлармы дип күзләреннән укырга тырыштым, әмма шикле берни тапмадым. Ул бик нык ихтыяр көчле кеше. Мин дә еламаска тырыштым. Күз яшьләремне күрсә, аңа авыр булыр иде. Мин аңа көч бирергә тиешмен. Гомумән ул ярдәмгә, дусларының теләктешлегенә куана. Мин дә аптырадым аңа. Рәхмәт барысына да. Дуслар, курсташлары, хәтта бер белмәгән кешеләр дә хатлар яза, ул аларга җавап бирә. Рәшәткә артындагы дөнья белән әнә шулай элемтә тота, телефон куллану тыела бит. Мин дә улымны синең өчен күп кеше борчыла, дога кыла дип юаттым. Изолятордагы кешеләрдән зарланмады. Сау-исән булсын инде берүк!
— Гөлнур ханым, ә сез үзегез барысы да әйбәт булырына ышанасызмы?
Мин моны ниндидер телевизион уен, алдау итеп кабул итәм
— Бу хәл улым белән башланганнан бирле йөрәгем урынында түгел. Мин аны никтер ниндидер телевизион уен, алдау итеп кабул итәм. Менә хәзер кемдер килер дә чәчкә тоттырып: "Әнә тегендә, качырып куелган камералар, бу телевизион тапшыру өчен төшерелгән шоу!" дип әйтер төсле. Шунда ук кыйнап ташлар идем шул кешене. Йөрәк ышанмый, кабул итми. Акыл белән барысын да аңлыйм кебек. Ник минем улым? Ник Азатны, күз нурымны, һаман тоткарлыйлар, чыгармыйлар дигән сораулар белән бимазаланам. Ул бит гаепле түгел!
БУ ТЕМАГА: "Фәнзаман Баттал хөр күңелле кеше иде, оныгы да бабасына охшагандыр"7 апрельне көтәбез. Анда яңа мәхкәмә булачак. Мин мәхкәмәгә ышанмыйм. Беләсезме, моңа кадәр Азатның эшен алып барган тикшерүче дә алышына икән. Адвокат шулай диде, "отставка"га китә икән. Нинди тикшерүчене билгеләрләр? Мәрхәмәтле, гадел кеше булырмы ул? Азатка карата мөнәсәбәте нинди булыр? Аңардан да күп нәрсә тора бит. Болай да тикшерү изоляторында озак тоталар. Җибәрмәскә, ничек тә булса гаепне тагарга дигән әмер булса, аларның тырнак астыннын чыга алырмы балам? Әллә нинди куркыныч хәлләр турында ишетәбез бит.
- 2018 елның 31 гыйнварына каршы төндә Мәскәү читендәге Онежская урамында урнашкан "Бердәм Русия" офисының тәрәзесен ваталар һәм төтен шашкасы ташлыйлар. Нәтиҗәдә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килми. Җинаять эше нигезендә берничә кеше тоткарлана, аларның кайберләре тәртип саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан азаплауларга дучар булулары турында сөйли.
- Мифтаховны 1 февраль тоткарладылар. Әмма тоткарлау беркетмәләре 2 февральдә генә төзелгән һәм адвокаты аның кайда булуын икенче көнне генә белгән. Мифтахов адвокатка сөйләвенчә, тулай торактагы бүлмәсен тентегәннән соң, аны Балашиха полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аннан шартлаткыч ясау турында 2018 елның гыйнварында ачылган җинаять эшендә гаепне үз өстенә алуны таләп иткәннәр.
- Мифтахов белдерүенчә, аны кыйнаганнар һәм, гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар.
- Соңрак Мәскәүнең Головинский районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны 7 апрельгә кадәр сак астында тоту карары чыгарды.
- Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.