Пенза мөселманнары таләпләре үтәлмәсә митингка чыкмакчы

Юсеф Бибарсов, Юсеф Куряев (Пенза), Рушан Сайганов (Индерка), Али Кленков (Урта Әләзән)

Бүген Пенза Диния нәзарәте шура утырышында мөселманнарны митингка чыгудан туктатып калу турында килешенгән. Бу хакта Азатлыкка ачлык тотучыларның берсе - Сурски имамы Юсеф Бибарсов әйтте.

Юсеф Бибарсов сүзләренчә, Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөфтиләр шурасыннан чыгып Асият Уразаевның Пенза өлкәсе Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенә керү турындагы җыелыштан соң, өлкәдәге мөселманнар канәгатьсезлек белдереп митингка чыгарга булган.

"Без имамнарга әлегә ашыкмаска һәм бу хакта халыкка җиткерергә сорадык. Пенза өлкәсендәге юстиция министрлыгы Асият Уразаев идарәсенә керүен теркәсә халык митингка чыгачак", диде ул.

Бибарсов ачлыкны сигезенче көн тота. Алар хакимиятнең мөселманнар эшләренә тыкшынуына каршы ике кеше ачлык тота башлаган иде. Хәзер дүртәү булганнар.

"Пензага Равил Гайнетдин урынбасары Рушан Аббясов килеп китте. Ул Пенза губернаторы белән очрашты. Губернатор бу хәлне контрольгә алырга ышандырды. Әлегә нәтиҗәсен күрмибез. Без узган җыелышны кануни түгел дип тануны таләп итәбез. Дүшәмбе прокуратура вәкилләре килде. Өлкә прокурорына хәлне җиткерәбез дип ышандырды", диде Бибарсов.

Берничә көн элек ачлык тотучы имамнар янында табиплар да булып киткән.