Пензада хакимиятнең мөселманнар эшләренә тыкшынуына каршы ачлыкка тагын ике кеше кушылды. Аның берсе күптән түгел Пензада ачылган "Хәбибҗамал Тенишева мәркәзе"ндә гарәп теле мөгаллиме Ибраһим Исянов, икенчесе Урта Әләзәннең бишенче мәхәллә мөселманы Фәнил Лобанов. Бу хакта Азатлыкка юрист Ирек Биккинин әйтте.
Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөфтиләр шурасыннан чыгып Асият Уразаевның Пенза өлкәсе Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенә керү турындагы җыелыштан соң, берничә имам ачлык тота башлый. Шимбә көнне аларның берсе ачлыкны туктатты. Хәзерге вакытта барлыгы биш кеше ачлык тота. 8 апрель көнне ачлык тотучылар янына табиблар килеп, аларның сәламәтлекләрен тикшереп киткән.
Ачлык тотучыларның таләпләре үтәлмәсә өлкә мөселманнары митингка чыгу белән яный.