"Ачык университет" проекты кысаларында беренче курс тәмамланды

"Ачык университет" проектында катнашучылар

Казанда "Ачык университет" проектының беренче укулары тәмамланды. Курс 9 февральдә башланып, ике ай дәвам итте. Беренче укулар татар тарихына багышланды һәм "Каһаннан алып Казан ханына кадәр" дип аталды. Әлеге курсларда 30 кеше укып чыкты.

Оештыручылар әйтүенчә, укуларга йөрүчеләр ике ай дәвамында ун галимнән 30 лекция тыңлаган. Дәресләр татар телендә барган. Курсның фәнни җитәкчесе – КФУ галиме, тарихчы Әскәр Гатин.

Оештыручылар сүзләренә караганда, бу 30 лекциядә татар тарихының Казанны алуга кадәр булган өлешен карап чыкканнар. Алга таба тарихка багышлап тагын бер курс ясап, укучыларны Казан алынганнан соң булган чор белән таныштырырга ниятлиләр.

Лекцияләр тыңлаудан кала, катнашучылар проектлар башкарган, эссе язган һәм тестлар узган. Моннан тыш, экскурсияләр дә оештырылган. Дәресләрдә заманча укыту алымнары кулланылган, татар мохите тудырылган.

Курсларны тәмамлаучыларга сертификат тапшырылды. "Ул таныклык стандартларга туры килә, белем бирүгә лицензия була ала. Бу диплом белән алга таба алар ниндидер түгәрәкләр оештыра ала, укыта ала", дип сөйләде Азатлыкка Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов.

Фәйзрахманов әйтүенчә, беренче курстагы чыгышлар, лекцияләр видеога төшерелгән. Аларны киләчәктә читтән торып укулар оештыру өчен кулланырга җыеналар. "Галимнәрнең чыгышын карап, материалны өйрәнгәннән соң, укучы шул лекциягә карата биремнәрне үтәргә тиеш булачак. Дөньяда мондый форматта укулар бик күп. Татар телендә, кызганыч, моңа кадәр аз иде", дип сөйләде Айрат Фәйзрахманов.

Оештыручылар сүзләренә караганда, киләчәктә "Ачык университет"ның курслары Татарстан фәннәр академиясендә узарга мөмкин, алар бу проектка кызыксыну белдергән.

Фаяз Хуҗин лекция укый

"Каһаннан алып Казан ханына кадәр" курсының лекцияләрен күренекле татар галимнәре Дамир Исхаков, Фаяз Хуҗин, Альберт Борһанов, Гамирҗан Дәүләтшин, Хатыйп Миңлеголов һәм башкалар укыды.

Айрат Фәйзрахманов "Ачык университет" проектының "Акыл фабрикасы" чарасыннан аермалы буларак дәвамлы укуга юнәлтелгәнен әйтә.

"Элек "Акыл фабрикасы" иде, ул төрле практик темаларга багышланган 2-3 көнлек лекцияләрдән торды. Хәзер безнең укуларның форматы үзгәрде – алар бер-ике айлык курслар рәвешендә узачак", дип сөйләгән иде Айрат Фәйзрахманов курслар башланганда.

Бу көннәрдә "Ачык университет"ның икенче курсы бара, ул ул заманча татар мәдәниятенә багышланган.

"Ачык университет" – Дөнья татар яшьләре форумы проекты.