"Җәмәгатьчелек игътибары Азатны физик басымнан саклый"

Мәскәү барында Азатка акча җыю оештырылды

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов инде ике ай ярым сак астында утыра. Азатлык аның йөргән кызы, укытучысы һәм Азатка теләктәшлек белдерү кичәсендә катнашучылар белән сөйләште.

Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә тоткарланды. Башта ул шартлаткыч ясауда шикләнелсә, соңрак "Бердәм Русия" фиркасе бинасына ут төртүдә гаепләнде. Мифтаховның сак астында тотылу вакыты һәрдаим озайтылып килә. Соңгы мәхкәмә утырышында хөкемдар аны 7 майга кадәр сак астында калдыру карарын чыгарды.

БУ ТЕМАГА: "Гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар"

Мифтаховны яклаучылар Азатка теләктәшлек белдереп төрле чаралар уздырып килә. Аның соңгысы 11 апрель көнне VzletBar бары бинасында булды. Чарада DOXA журналының туган көне билгеләнде (DOXA – студентларның бәйсез журналы – ред.). Шунда ук Мифтаховка акча җыю һәм туган көне белән котлап хат язу оештырылды. Азатлык шул чарада Мифтаховның йөргән кызы, укытучысы һәм студентлар белән сөйләште.

Елена Горбань, Генетика дәүләт фәнни-тикшеренү институты ("ГосНИИгенетика") фәнни хезмәткәре, Азатның йөргән кызы, анархист

—​ Лена, сез Азат белән кайчаннан таныш? Ни сәбәпле Азатны сак астында тоталар дип уйлыйсыз?

Елена Горбань һәм Саша Запольская

— Без Азат белән 2017 елда таныштык. Ул куәт оешмалары теләгәнне үтәми, шуңа басым ясау өчен тоталар. Башта аны бер эш нигезендә тоткарладылар, аннары икенче эшне тагып куйдылар. Моннан барысы да аңлашыла инде. Димәк алар "Народная самооборона"га каршы ниндидер эш ачарга теләгән яки инде ниндидер башка тагын да зуррак эштә Азатны мишень итмәкчеләр. Шуңа хәзер аны җибәрәселәре килми. Гомумән әйткәндә, сәяси заказ бар һәм аны ничек тә утыртырга тырышачаклар. Бу шартларда аны Тикшерү изоляторында (СИЗО) тоту аңа басым ясау өчен һәм качу мөмкинлеген булдырмау өчен эшләнә.

—​ Азатны яклаучыларның уртача санын әйтә аласызмы? Алар нигездә кемнәр?

— Төгәл генә әйтүе бик авыр, чөнки Азатны яклаучылар көннән-көн арта. Хәзер аны МДУ активистлары, уку йортының инициатив төркеме, җәмәгатьчелек, "Бессрочка", хокук яклаучылар, төрле анархистлар ресурслары яклый.

Бик күп чаралар уза. Күптән түгел анархистлар каналларында сәяси тоткыннарга ярдәм итү атналыгы узды. Ул Русиядә генә түгел, чит илләрдә, БДБ илләрендә дә оештырылды. Төрле ябыштыргычлар, өндәмәләр таратылды, баннерлар да куелды.

—​ Мондый чаралар Азатка ярдәм итә дип саныйсызмы?

Җәзалаулар нигездә аны "сындыру" өчен кулланылды

— Беренче чиратта, чаралар узу җәмәгатьчелекнең битараф булмавы, барысын да күзәтеп баруын күрсәтә һәм күпмедер дәрәҗәдә ФСБның кулларын бәйли. Азат бит газаплаулар турында белдергән иде. Әмма бу "Сети"дагы катнашучыларга карата кулланылган газаплауларга кадәр рәхимсез җәзалаулар булмады. Җәзалаулар нигездә аны "сындыру" өчен кулланылды. Шул ук көнне Балашихада аны яклаучылар барлыкка килде. Икенче көнне "Бессрочка" чыкты. Кешеләр бу эшкә битараф булмауларын күрсәттеләр, медиа күп язды. Шулардан соң инде икенче көнне аны газапламадылар. Азат язуынча, аны бары көне буе урындыкка гына богаулап тотканнар. Шул җәмәгатьчелек игътибары, акцияләр узу сәбәпле, куәт оешмалары бу эшнең күзәтелүен аңлыйлар һәм бу һичьюгы Азатны физик басымнан саклый.

—​ Интернетка Азатка акча җыю турында язалар. Ул акчалар ни өчен һәм кем тарафыннан җыела?

— Хәзер ике урында акча җыела. Аның берсе белән МДУ шөгыльләнә. Алар адвокатка акча җыя. Икенчесен мин җыям һәм ул Азатка кирәк-яраклар илтү өчен тотыла. Әлегә акчалар күп җыела дип әйтә алмыйм, әмма мөһим әйберләргә җитә.

—​ Азатны яклаучылар аңа хатлар язарга сорый. Язучылар күпме?

— Соңгы мәхкәмә утырышыннан соң хатлар тоткарлана башлады. Башта хатны җибәргәч СИЗОдан барып җитү, аннары аның цензура узуы, ә аннары инде хуҗасына тапшырылуы турында белгертү килә иде. Хәзер җибәрелгән хатларның ниндидер тикшерүләр узуы әйтелә һәм "тоткарлана" дигән җавап килә. Миңа калса, соңгы мәхкәмәдән соң аның режимын кырыслатканнар һәм Азатка берни тапшырылмый. Күпләр РосУзник аша яза, аннан әлегә җавап юк.

Элегрәк проблем юк иде. Мин аның белән шул хатлар аркылы аралашам һәм миңа күбрәк хатлар килде. Нәкъ шул хатлар аркылы ул үзенә кирәк булган әйберләр исемлеген яза да, мин аларны алып барып тапшырам. Элек хатлар атна саен, хәтта кайвакыт атнасына ике дә килгән чаклар булды. Хатлар шулкадәр күп, хәтта аларга җавап биреп тә җитешә алмыйм дигән иде Азат. Туган көне белән котлаучылар күп булды. Хәзерге кырыс шартларда аннан җаваплар килү ничек булыр – белмим.

—​ Азатка карата ачылган эш ничек тәмамланыр дип фаразлыйсыз?

— Әлегә аларның Азатка каршы бернинди дәлилләре юк. Мин монда ике юлны күрәм. Йә алар аны батыру өчен техник яктан ниндидер ялган уйлап табачаклар. Компьютердан имеш язу-арашуларны "уйлап чыгарачак". Башкача Азатны утырту өчен аларның дәлилләре юк. Әмма безнең шартларда оптимист булуы авыр.

Михаил Лобанов, МДУның мехмат факультеты укытучысы

—​ Азат белән туган хәлне ничек бәялисез?

— Ул минем кечерәк хезмәттәшем. Азат өчен бик борчылам һәм кайгырам. Минем өчен иң күңелсез ачыш – илнең куәт оешмаларының нинди дәрәҗәгә төшүе. Элегрәк мин алар төбәкләрдә бик нәзәкатләнеп тормаса да, зур шәһәрләрдә, бигрәк тә Мәскәү университетына бәйле эшләрдә саграк, әдәплерәк кылана дип уйлый идем. Газаплаулар белән бәйле очрак аптыратты. Мин фактлар турында әйтергә әзер түгел, әмма миңа килеп җиткән мәгълүматка күрә һәм тирә-юньдәге сөйләшүләрне ишетеп куәт оешмалары турында начар фикер туды. Бу бик зур проблем һәм җәмгыятькә бу оешмаларда хезмәт итүчеләр белән нидер эшләргә кирәк.

Җәмгыятькә бу куәт оешмалары белән нидер эшләргә кирәк

Азат белән килеп туган хәл җәмгыять игътибарыннан югалмасын иде. Бу эшне күзәтергә кирәк. Аңа басым ясарга тырышу бик үкенечле нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әлбәттә фән эшлеклеләренең бер өлеше, математика укытучылары, МДУдан гына түгел, ә башка уку йорты студентларының да теләктәшлек белдерүенә шатмын. Бу бик мөһим, әмма әле җитәрлек түгел. Хәлнең уңай хәл ителүе өчен яклау эшендә күбрәк кеше катнашырга тиеш.

—​ Хәзерге вакытта МДУда аны яклаучылар күпме?

— Төгәл саннарны әйтүе авыр. Белүемчә, хатлар языла, акчалар җибәрелә. Адвокатка түләү дә шул акчалардан башкарыла. Азат туганнарының адвокат чыгымнарын каплау мөмкинлеге юк, шуңа МДУ студентлары үзләре бу эшкә тотынган.

—​ Сез Азат белән күптән танышмы?

— Мин аның белән үз гомеремдә бары бер тапкыр гына сөйләштем. Бу бик үзенчәлекле килеп чыкты. Гыйнвар азагында мин студентлар янына консультациягә барганда ул мине куып тотты. Күрәсең, күреп алгандыр да килгәндер инде. "Мин сезне күреп беләм, сез профсоюз эшчәнлеге белән шөгыльләнәсез", дип Түбән Нвогородтагы "Опер слил" дигән Телеграм төркемендәге янаулар хәбәрләрен күрсәтергә тотынды. Аны тоткарлаганнар һәм газаплыйлар дигән мәгълүмат таралуын һәм кешеләрне бу куркуга салуын әйтте. Ул моның дөреслеккә туры килмәвен әйтеп, бу хакта укытучыларга, студентларга җиткерергә сорады. Үзе дә берни аңламаганын әйтте. Әле генә Татарстаннан әнисе яныннан килгән, ә аның турында теләсә-нәрсәләр тараталар диде.

Мин аннан диссертациясе турында сорадым. Ул барысы да әйбәт диде. Соңрак билгеле булганча, инде берничә айдан якларга тиеш булган икән инде. Мин ул вакытта кирәк чакта шалтыратсын өчен телефон номерымны бирдем.

—​ Сез аның азат ителүенә ышанасызмы?

Җәмәгатьчелек басым ясаса куәт оешмаларына газаплаулар башкару авыррак булачак

— Әлбәттә ышанам да бит, әмма барысы да җәмәгатьчелек игътибары һәм басымыннан тора. Әгәр академик җәмәгатьчелек басым ясаса, куәт оешмаларына газаплаулар һәм башкаларын да эшләү авыррак булачак, чөнки ул шау-шуның киләчәге күңелсез тәмамланырга мөмкин. Шуңа азат ителүенә ышанам, бу мәсьәлә уңай хәл ителергә тиеш, әмма без моңа җәмәгатьчелек тырышлыгы белән генә ирешә алабыз. Азат өчен көрәш һәм куәт оешмаларының башбаштаклыгына каршы хәрәкәт әле җитәрлек дәрәҗәдә бармый. Безгә дә үз университетыбызда һәм Азатны яклаучы башка җәмгыятьләргә дә мәгълүматны җиткерү өчен тагы да җитдирәк чаралар уйларга кирәк. Халыкка барып җитәргә тиеш.

Саша Запольская, Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган, социолог

—​ Сез ни сәбәпле Азатны яклау эшендә катнашырга булдыгыз?

— Минем ирем университетта укыта. Ул Азат белән килеп туган коточкыч хәл турында сөйләде. Ике айдан артык инде бу мәхшәрне күзәтәбез. Бернинди дәлилләр булмаган килеш ул дәлилләрне көч кулланып алырга тырышу – бу инде барысы да уйлап чыгарылган икәнен күрсәтә. Кинәт кенә бер елдан соң кайдандыр аны күргән шаһит килеп чыга икән. Бу гаепләүләрнең мәгънәсезлеге ярылып ята. Һәм моны торган саен күбрәк кешеләр аңлый бара.

—​ Сез Азатны яклау эшендә катнашкач, МДУ студентлары белән дә аралашып торасыздыр. Алар бу хәлгә ничек карый?

— Студентлар Азатның тыныч кына фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә алмавы, диссертация язарга мөмкинлеге булмавына гаҗәпләнәләр. Азатның фәнни мәкаләләре бар, МДУ студентлары өчен аның фән белән шөгыльләнүе бик мөһим фактор.

Шунысы кызык, озак вакытлар Азатка гадәти дәреслек (задачник) бирмичә тотканнар. Хәзер диссертация язу өчен бернинди шартлар да юк, ә мондый озак тәнәфестән соң гадәти эшкә кайтуы бик авыр.

—​ Азатны якын арада җибәрерләр дип ышанасызмы?

— Мин ниндидер вакыттан соң алар хаталарын аңлар һәм аны җибәрерләр дип ышанам. Бу бит башбаштаклык.

Мария Меньшикова, Югары икътисад мәктәбе аспиранты, Азатны яклау чарасын оештыручыларның берсе

—​ Азатны яклау чарасын нинди максаттан оештырган идегез?

— DOXA журналына математика җәмгыяте Азатны яклап хат җибәрде. Бу Азатны газаплаулар турындагы мәгълүматтан соң булды кебек. Шуңа бу темага игътибар бирергә булдык, чөнки бу инде шактыйдан бара торган вакыйга һәм бер-ике атнадан гына бетә торганга ошамаган.

Мария Меньшикова (сары күлмәктән) чыгыш ясый

Тиз генә тәмамлану көтелмәгәч акча җыю һәм мәгълүмати яктырту белән даими шөгыльләнергә кирәк. Һәрбер мөмкинлекне файдалану зарур. Җәмәгатьчелек ягыннан игътибар күбрәк булган саен, Азатка СИЗОда утыру җиңелрәк булачак. "Сети" белән булган газаплауларга да башта ышанмадылар. Шуңа газаплауларны туктатуга ирешү уңай нәтиҗәләрнең берсе.

—​ Азат белән килеп туган хәл уңай тәмамлануга ышанасызмы?

— "Медуза" сәхифәсендә язма бар иде. Анда фараз бик яхшы түгел. Әмма без барыбыз да беләбез, кайвакыт көтелмәгән хәлләр дә булып куя. Өметләнәбез.

Иван Александров, Югары икътисад мәктәбе студенты

—​ Сез DOXA журналында Азатка теләктәшлек белдерү чарасында катнаштыгыз. Мондый чаралар аңа ярдәм итә дип ышанасызмы?

— Азат һәм аның кебек хәлләргә эләгүчеләр һәрвакыт үзләренә теләктәшлек белдерүчеләр барлыгын, аларны онытмаганнарын сизәргә тиешләр. Бу аларга көч өсти. Узган кичә Азатка сак астыннан котылырга ярдәм итәр дип ышанып әйтә алмыйм, әмма һичьюгы алар ялгыз түгеллекләрен беләчәк.

—​ Уңай нәтиҗәгә өмет итәсезме?

— Минем белемем – сәясәт белгече. Шуңа монда мәсьәлә төрлечә хәл ителә ала дип уйлыйм. Кремль бу карарларга теләгәнчә тәэсир итә ала. Без аларның ничек эшләгәнен фаразлый алмыйбыз.

* * *

Азат Мифтахов "Бутырка" тикшерү изоляторында утыра. Facebookта МДУ инициатив төркеме язуынча, ул ялгыз камерага күчерелгән.