13 апрель Кырымның Карасубазар (Белогорски) шәһәрендә кырымтатар язучысы Певат Зетиның 80 еллыгына багышланган чара узды. Шәһәр музеенда узган чарада мәктәп укучылары, Акмәчеттән килгән язучылар, галимнәр, шушы шәһәрдә яшәүче кырымтатарлар катнашты.
Кырымтатар милли хәрәкәте вәкилләре Певат Зети һәм Эльдар Шабанов Кырымга 70нче елларда ук, хакимиятләр кырымтатарларны Кырымга кертмәгән чакта килеп урнашучылардан. Карасубазарда яшәүче Эльдар Шабанов Украина чорында Корылтайның ревизия комиссиясе рәисе булган чакта Мәҗлес җитәчелеген дә каты тәнкыйть итүчеләрнең берсе иде. Ул хәзер дә милли хәрәкәтнең иң актив вәкилләренең берсе булып кала. Телевидениедә берничә тапкыр туры эфирда катнаштыруны сораган, ләкин аңа мондый мөмкинлек бирелмәгән. Шул турыда ул кичәдә ачынып сөйләде.
Your browser doesn’t support HTML5
"Минем безнең редакцияләргә, аеруча телевидениегә бик зур соравым бар. Әгәр сезгә ниндидер тыю кертәләр икән, сез моны халыкка сөйләгез, халык белән булыгыз, халык күтәрелер, халык сөйләр. Мисал китермәсәм бәлки мине аңлап бетермәссез. Ничек инде без бу фәрман турында фикер алышмаска тиеш? (2014 елның 21 апрелендә Путин имзалаган кырымтатарларны реабилитацияләү турында фәрман - ред.) Безне соңгы чиккә кадәр түбәнсеткән, ялган фәрман бу! Ә безнең тарафдарларыбыз шушы түбәнсетүгә булыша. Ни өчен дәшмичә утырабыз, кая безнең зыялылар? Мин моны аңламыйм. Әйдәгез, бу фәрманны "мактыйк" алайса, ул фәрман бар, ләкин ул ялган, без бу фәрман хакында сөйләргә тиешбез, аны фаш итәргә, бу хакта сөйләргә кирәк.
Милли-мәдәни автономиягә ризалашкан "арзаннар" табылды. Минем халкымны диаспора белән тиңләделәр!
Ни өчен бу фәрман нигезендә мин әлегә кадәр сәяси яктан акланмадым? Сәяси яктан булмаган реабилитация безгә кирәк түгел. Безнең арабыздан да милли-мәдәни автономиягә ризалашкан кайбер "арзан" кешеләр табылды. Аңлыйсызмы? Мине, минем халкымны диаспора белән тиңләделәр! Гафу итегез иптәшләр, мин монда галимнәр, язучылар булганга, бу форсаттан файдаланам. Мин сөйләгәннәр хакында уйлап карагыз, уйлагыз, бу хакта фикер алмашуны ничек оештырырга?
Без белмибез, сез нинди хәлдә хәзер, сезгә нәрсәләрне тыялар, нәрсәләргә рөхсәт бирәләр. Юллар табып, эфирга чыгып, бу мәсьәләдә дискуссия башларга кирәк. Әгәр бездә дәүләтчелек булмаса, сез телебезне ничек кенә якласагыз да, аны яклый алмаячаксыз. Мин сезгә бу хакта дистәләрчә мисаллар китерә алам.
Вакыты килер, йөз ел үтәр, без Польша татарлары, Литва татарлары, Төркия татарлары хәленә калачакбыз. Төркиядә 5 миллион татар бар диләр, чынлыкта анда бер генә татар да юк!" дип сөйләде кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Эльдар Шабанов.
БУ ТЕМАГА: "Дүрт ел узды, кырымтатарларны реабилитацияләү фәрманы үтәлми"Эльдар әфәндедән реабилитация турындагы фәрманның конкрет нәрсәсе ошамый дип ачыклык кертергә сорадык.
Сәяси реабилитация сөргенлккә хәтле булган җирләрдә милли дәүләтчелекне торгызырга тиеш
"Карагыз, Путин реабилитацияне игълан итте. Ләкин бу фәрмән мин нәрсәдә реабилитацияләнгәнемне аңлатмый миңа. Мин фәрманга бәйле өстәмә кануннар, "подзаконный актлар" эзләдем, ләкин аларны тапмадым. Миңа аерым кеше буларак реабилитация кирәкми, миңа бар халыкның реабилитациясе кирәк. Сәяси реабилитация кирәк. Ә сәяси реабилитация ул сөргенлккә хәтле булган җирләрдә милли дәүләтчелекне торгызырга тиеш. Менә бу хакта беркем сөйләми, аңлатмый, дискуссия алып барылмый. Мин шул турыда сөйләмәкче булам, әмма күпме тырыштым төрле кешеләребез аркылы туры эфирга телевидениегә чыгарга, мине кертмиләр анда" дип аңлатты Азатлыкка Эльдар Шабанов.
2014 елда Мәскәү Кырымны аннексияләгән көннәрдә Русия президенты Владимир Путин кырымтатар халкын реабилитацияләү хакында фәрман имзалаган иде. 21 апрельдә аңа биш ел була. Кырымтатарлар бу фәрманга башта өмет баглаган булса, хәзер күбесенең күңеле кайтты, ул фәрман кәгазьдә генә калды, ул эшләми диләр.