Матбугат иреге рейтингында Русия түбәнгә төште

RSF хокук яклаучыларның Парижда протест чарасы. 2018 елның 13 июне.

Дөньяда матбугат иреге торышын бәяләүче яңа исемлектә Русия бер урынга артка тәгәрәп 149нчы урынга күчкән.

Матбугат иреген яклаучы "Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр" (Reporters Without Borders (RSF) хокук яклау оешмасы дөньяда сүз иреген бозу турында еллык хисап чыгарды. Русия быел рейтингта 180 ил арасында 149-нчы урында урнашкан һәм матбугат иреге кысылган дип бяләнгән дәүләтләр рәтенә кергән. Былтыр Русия 148нче урында иде.

Хокук яклаучылар Русиядә нигезсез кулга алулар һәм тентүләр, бәйсез медиага һәм интернетка басым ясау очракларын санап китә.

Исемлектә матбугат иреклерәк булган беренче өчлеккә Норвегия, Финляндия һәм Нидерланд кергән. Исемлектә иң ахырда исә, кирегә таба санаганда Төркмәнстан, Төньяк Корея һәм Эритрея.

Хокук яклаучылар белдерүенчә, сүз ирегенә бәйле "авыр" яки "бик җитди" вазгыять дөньяның һәр икенче дәүләтендә диярлек күзәтелә. Һәр өченче илдә хәлләр "проблемлы" дип бәяләнә. Нибары 24 процент очракта гына матбугат иреге дәрәҗәсе "канәгатьләнерлек" яки "яхшы" дип санала.

RSF рейтингы 2002 елдан бирле дөнья күрә. Аналитиклар 180 илне цензура булу-булмауга, оппозициянең медиада үз карашын белдерә алуына, журналистларны үтерүләр һәм аларга һөҗүмнәр санына карап хисап ясый.