Казанда "Татар-дозор" квестында быел мәктәп укучылары гына катнашты

Your browser doesn’t support HTML5

Габдулла Тукай туган көне алдыннан оештырылучы "Мин татарча сөйләшәм" чарасы кысаларында Казанда узган "Татар-дозор" уены беренче чиратта Татарстандагы икетеллелеккә багышланды.

Уенда катнашучылар Бауман урамында мантыйкка, Ирек мәйданында шәхесләргә, Татар бистәсендә сәнгать һәм мәдәнияткә, Казан Кирмәнендә тарихка бәйле биремнәрне үтәде.

Азатлыкка, "Татар-дозор"да катнашу нәтиҗәсендә яшьләр икетеллелеккә игътибар итәргә өйрәнә дип әйткән Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин, "Татар-Дозор" һәм "Мин татарча сөйләшәм" чараларының тагын бер миссиясе яшьләрне иҗтимагый хәрәкәткә җәлеп итү булуын җиткерде.

"Татар-дозор хәзерге вакытта яңа мәгънәгә ия. Чөнки татар теле мәктәпләрдә кимеде. Татар теле белән кызыксындыру чаралары булырга тиеш. Республика мәктәпләреннән бу 40 такымнан кала тагын 150 мәктәп "Мин татарча сөйләшәм" чараларында катнашты. Мәктәпләргә бу тема үтеп керә икән, минемчә, аның мәгънәсе бик зур булачак", дип белдерде ул.

"Татар-дозор"да башка елларда югары уку йортлары укучылары да катнашса, быелгы уенга бары мәктәп укучылары гына чакырылды.

20 апрельдә Чаллыда да "Татар-дозор" уен-квесты үтте. Ул анда беренче тапкыр оештырылды.

Казанда үткән "Татар-дозор" җиңүчеләре 26 апрельдә, Чаллыдагы уен җиңүчеләре 27 апрельдә "Мин татарча сөйләшәм" чараларында игълан ителәчәк.