Самарда мәхкәмә "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә биш татарстанлыга хөкем карары чыгарды

2017 елда Әлмәттә тоткарланган биш мөселман 13 елдан алып 18 елга кадәр кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде.

Самардагы Идел буе хәрби мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" бүлекчәсе оештыруда һәм анда катнашуда гаепләнгән биш татарстанлыны озак вакытка ирекләреннән мәхрүм итте.

Әнәс Гыймазетдинов һәм Ирек Мөхәммәтовка 18 ел кырыс тәртипле төрмә җәзасы бирелде, тагын бер елга ирекләре чикләнәчәк.

Ринат Ханнанов, Азат Заһиев һәм Эмиль Шәнгәрәев 13 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде. Бу хакта Интерфакс яза.

Гыймазетдинов, Мөхәммәтов һәм Заһиев Русиядә террорчы дип танылган оешма эшчәнлеген оештыруда, Ханнанов һәм Шәнгәрәев шундый оешмада катнашуда гаепләнә.

"Мемориал" хокук яклау оешмасы аларның бишесен дә сәяси тоткын дип атады.

Әнәс Гыймазетдинов, Ирек Мөхәммәтов, Азат Заһиев, Ринат Ханнанов, Эмиль Шәнгәрәев, Марсель Сәлахетдинов, Рәсим Мамедов, Раил Хәмидуллин 2017 елда Әлмәттә тоткарланды. Аларга Русия Җинаять кодексы 205.5нче маддәнең беренче һәм икенче өлеше нигезендә гаепләү белдерелде. Җинаять эше Идел буе бүлгесенең хәрби мәхкәмәсенә тапшырылды. Мөселманнар Татарстаннан Самар тикшерү изоляторына җибәрелгән иде.

Сәлахетдинов, Мамедов, Хәмидуллинга карата җинаять эше туктатылды​.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.