Май аенда нәрсә карыйбыз?

Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме чираттагы ай премьераларын тәкъдим итә. Русия май башында, гадәттәгечә, кинотеатрларны хәрби-патриотик фильмнарга күмә, әмма башка төр фильм яратучылар да үз киносын таба алачак.

Джон Уик. Өченче бүлек
(John Wick: Chapter 3 - Parabellum)

Ялланып кеше үтерүченең бөтен дөньяга каршы булуы турында өченче, соңгы фильм. Киану Ривз башкаруындагы Джон Уикны тоту өчен 12 млн доллар тәкъдим итәләр, һәм бу акчаны алырга теләүчеләр гаять күп була.

Фильм аудиториясен күз алдына китерү авыр булса да, ул яхшы касса җыя алыр дип фаразлана. Аңа Киану Ривз җанатарлары белән бергә җиңел триллер яратучылар теләп барыр дип көтелә. Бу юлы актерлар арасында Һолли Берри белән Лоренс Фишберн да бар.

Русия кинотеатрларында 16 майдан күрсәтеләчәк. Фильм R рейтингын алган, шуңа игътибар итегез: биредә кан кою күренешләре мулдан булачак.

Кемгә карарга: триллер жанрын яратучыларга.

Галәветдин
(Aladdin)

Дисней 2019 елда үзенең танылган мультфильм ремейкларын дәвам итә. Әле күптән түгел генә чыккан "Дамбо"дан соң тагын бер анимация классикасын чын тормыш сурәтләре белән күреп булачак. Майда кинода "Галәветдин" фильмы премьерасы уза.

Фильм сюжеты күбесенчә 1992 елгы мультфильмын кабатлый. Галәветдин исемле гади егет шаһзадә булу турында хыяллана, ул Жасмин исемле шаһбикәгә өйләнергә тели. Шулвакыт Җәгъфәр исемле вәзир үз кулына барлык хакимиятне алырга тели, моның өчен аңа тылсымлы лампа кирәк. Явыз ниятле вәзир гади һәм самими Галәветдинне эшкә җигәргә тели.

Фильмны 23 майдан күрсәтә башлыйлар.

Кемгә карарга: балачакны сагынучыларга, тылсым турында хыялланучыларга.

БУ ТЕМАГА: Галәветдин һәм сихерле лампа (Аладдин и волшебная лампа) — I

Мумбай кунакханәсе
(Hotel Mumbai)

Һиндстан. Мумбай. "Таҗ Маһал Палас" исемле биш йолдызлы кунакханә. Бик имин урын. Биредә һәр кунак - бай кеше. Ләкин бер көндә бу гүзәллек, байлык һәм комфорт дөньясы чәлпәрәмә килә. Өч көн үлем, өч көн яшәеш өчен көрәш.

Фильм сюжеты чынбарлык вакыйгаларга нигезләнә. 2008 елның ноябрендә бер төркем террорчылар "Таҗ Маһал Палас" кунакханәсен үз кулларына ала. Атыш нәтиҗәсендә дистәләрчә турист һәлак була, күп кеше яралана.

Күрәсең, хәрби тематика булгач, Русиядә фильм 9 май көнне чыга. Башка илләрдә аны инде яз башында карап өлгерделәр.

Кемгә карарга: чынбарлык турында фильмнар җанатарларына.

Покемон. Детектив Пикачу
(Pokemon. Detective Pikachu)

Сәеррәк фильмнар яратучыларга майда тагын бер кызыклы премьера тәкъдим итәбез. Покемоннар исемле япон аниме-мультфильмнарын хәтерлисезме? Балалар өчен берничә проект белән танылган режиссер Роб Леттерман бу мультфильмны да фильм форматында әзерләгән. Әмма аның сюжеты мультфильмнарга бөтенләй бәйле түгел.

Танылган детектив Һарри Гудман югалгач, аны эзләүгә 21 яшьлек улы Тим тотына. Һәм әтисенең элекке дусты, детектив Пикачу һич көтмәгәндә аңа ярдәмгә килә. Алар бер-берсе белән аралашуны аңлагач, һиперреалистик уен экшны дөньясына чумалар.

Кайбер кинотәнкыйтьчеләр инде "шизофреник проект" дип атап өлгергән бу фильмда төп геройны Райан Рейнольдс тавышландыра. Кинотеатрларга 16 майда чыга.

Кемгә карарга: уен дөньясы, Покемоннар яратучыларга.

Йорт хайваннарының серле тормышы 2
(The Secret Life of Pets 2)

Май тәкъдимнәрен балалар өчен мультфильм белән тәмамлыйбыз. Җәйге каникулларга туры китереп, 30 майда экраннарга "Йорт хайваннарының серле тормышы" анимацион фильмының дәвамы дөнья күрә. Беренче фильм кассаларда шактый уңышлы булган иде.

"Кеше иртән нигә шулкадәр озак йоклый? Нинди тәмле ис бу? Бир әле миңа, бир, бир! Аһ, ә бу нәрсә? О, туп-туп-туп!". Йорт хайваннарын нәрсә борчый? Фильмны әзерләүчеләр шул серләрне ачарга вәгъдә итә.

Кемгә карарга: балаларга һәм ата-аналарга.