Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Айрат Дилмөхәммәтовны янә сак астында калдырды

Айрат Дилмөхәммәтов

Апелляция шикаятендә Дилмөхәммәтовның адвокаты сәясәтчене сак астына тоту нигезле түгел дип белдергән иде, әмма Башкортстанның Югары мәхкәмәсе дәлилләрне игътибарга алмады.

Башкортстаның Югары мәхкәмәсе оппозициядәге сәясәтче һәм публицист Айрат Дилмөхәммәтовның апелляция шикаятен канәгатьләндермәде һәм 6 июльгә кадәр сак астында калдырды.

Активистны Уфаның Киров районы мәхкәмәсе 29 апрельдә аны сак астында тотуны 6 июльгә кадәр озайткан иде. "Дилмөхәммәтовның җинаятен беренчел тикшерүне тәмамлау өчен мәхкәмә-психиатрик экспертиза һәм биш комплекслы психологик-лингвистик экспертиза алу кирәк" дип аңлатылды.

Район мәхкәмәсе карары републиканың Югары мәхкәмәсенз шикаять ителде. Апеляция шикаятендә Дилмөхәммәтовның адвокаты сәясәтчене сак астына тоту нигезле түгел дип белдерде.

"Дилмөхәммәтовның Уфада даими торыр урыны, балигъ булмаган улы, өлкән яшьтәге әнисе бар, белдерелгән гаепне таныды. Кагыйдәләргә ярашлы, аны йорт сагында тотарга да була иде. Җинаять кодексының 280нче һәм 205.2нче маддәләре нигезендә гаепләү белдерелмәгән, әлеге эпизодларга бәйле аннан бер тапкыр да сорау алмаганнар. Киров районы мәхкәмәсендә 29 апрельдә узган утырыш беркетмәсендә дә җитди хилафлыклар барлыгын күрсәттек. Әмма Югары мәхкәмә безнең дәлилләрне игътибарга алмады", дип сөйләгән Idel.Реалиига активистның адвокаты Алексей Захаров.

Адвокат сүзләренчә, Башкортстанның Югары мәхкәмәсе карарын кассация тәртибендә шикаять итүнең мәгънәсе юк.

"Безгә хәзер "Мемориал" оешмасы белән Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять әзерләргә кирәк", ди Захаров.

Дилмөхәммәтовны 14 мартта тоткарладылар. Аның фатирында тентү дә булды. Соңрак Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны 6 майга кадәр сак астына алу карары чыгарды. Аны Русиянең бөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыруда (Җинаять кодексының 280.1 маддәсе) гаеплиләр. Дилмөхәммәтов интернетта сепаратизмга чакыручы видео таратуда шикләнелә.

17 апрель активистка 280нче (экстремистик гамәлләр кылуга өндәү) һәм 205.2 (террорчылык гамәлләре кылуга өндәү, матбугат чараларында, шул исәптән интернетта террорчылыкы аклау яки пропагандалау) маддәләре нигезендә яңа җинаять эшләре ачылган.

"Мемориал" хокук яклау оешмасы күптән түгел Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

Активистны "Яблоко" фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе, "Азат Идел-Урал" хәрәкәте, "Чуулһн - ойрат-калмык халкы җыены" башкарма комитеты яклап чыкты.

Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе Агиләш Дилмөхәммәтова улын азат итүне сорап, Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм ФСБга видеомөрәҗәгать белән чыкты.