Казанда кырымтатар сөргененә багышланган пикет узачак

Казанда кырымтатар сөргененә багышланган пикет, 18 май 2018

Хакимиятләр белән килешетерлгән пикет Казанның Ленин бакчасында 18 майда узачак.

Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) 18 майда Казанда кырымтатар сөргенен искә алу пикеты уздырачак. Шәһәр башкарма комитеты белән килештерелгән чара Ленин бакчасында, сәяси репрессияләр корбаннары һәйкәле янында узачак.

Оештыручылар белдерүенчә, пикетта 15 кеше катнашачак.

ТИҮ мондый чараны ел саен уздырып килә. Былтыр алар "кырымтатар республикасын торгызуны", "Русиянең 1944 елда кырымтатар халкының геноцидын рәсми тануын" таләп итте һәм 18 майны Кырымтатар геноциды корбаннары һәм башка репрессияләнгән халыкларны искә алу көне дип игълан итүен сорады.

Узган атнада Латвия Сеймы кырымтатарларны депортацияләүне геноцид дип таныды.

Белешмә: Кырымтатар халкы сөргене

1944 елның 11 маенда совет җитәкчесе Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.

18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.