Пенза өлкәсенең татарлар күпләп яши торган Урта Әләзән авылында да мәктәпләрдә яулык бәйләүгә каршы хәрәкәт башланган. Азатлыкка үз чыганаклары белдерүенчә, апрель урталарында прокуратура вәкилләре килеп кисәтү ясаган. Мәктәп мөдиренә укытучылар арасында яулыкларны салуны таләп итеп аңлату эшләре алып барырга кушылган. Мөдир документта аңлату эшләрен алып баруын әйткән, укытучылар да "безнең белән сөйләштеләр" дигән кәгазьгә имза куйган. Әлеге хәлдән соң яулыкны салуны таләп иткән рәсми документ булмаган. Шуңа да карамастан яулыклы укытучылар һәм укучылар борчуга калган. Гәрчә мәктәп нигезнамәсендә хиҗап түгел, ә милли кием буларак яулык бәйләү рөхсәт ителгән.
БУ ТЕМАГА: Урта Әләзән – дөньяда иң зур татар авылыАвылдагы мөселманнарның кайберләре Мордовиядәге хәлләрдән соң кайчан да булса барыбер басым башланачак дип, һәм дә мәктәп тәрбиясе белән канәгать булмыйча, өч ел элек акрынлап балаларын өйдә укытуга күчерә башлаган. Әлеге хәлне күздә тотып Пенза өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте каршында репетитор үзәге булдырырга карар кылганнар. Моңа кадәр авылда инде алты ел ял итү үзәге (досуговый центр) эшләп килә.
Бу үзәкләрнең хәзерге җитәкчесе Гөлсем Бибарсова Азатлыкка әйтүенчә, репетитор үзәге балалар яхшы белем алып, киләчәктә имтихан тапшыра алсын өчен эшләнгән.
"Бездә яулыкларны салдырырга теләү рәсми түгел, ә яшертен генә эшләнә. Укытучыларны кайбер оешмаларга чакырталар, "ябынуыгызны туктатыгыз" диләр. Рәсми рәвештә беркем дә басым ясамый кебек, имеш барысы да яхшы. Шул ук вакытта яулыклы баланы олимпиадага җибәрмичә, фотосын стендка куймыйча җафалыйлар.
Беренче елны репетитор үзәгенә кабул иткән балаларыбыз хәзер 3нче сыйныфта укыйлар. Былтыр алтынчы сыйныфларны да алдык, хәзер алар җиденче сыйныфта белем ала. Җиңел түгел, әмма тырышабыз. Кайбер балалар Урта Әләзән мәктәбенә, кайберләре онлайн мәктәпләргә теркәлгән. Шунда аттестация узалар. Без белемнәрен даими тикшереп торабыз. Мәктәп белән чагыштырганда нәтиҗәләре яхшырак. Безнең үзәктә мәктәп белән чагыштырганда укучылар аз һәм укуга игътибар күбрәк. Уку мохите ярдәм итә. Хәтта балалар ярышып укый. Мәктәптә бит гадәттә артык акыллы баланы башка балалар яратмый торган була, бездә киресенчә.
Ата-аналар да бик риза, балалар да яратып йөри. Коръән бәйгеләре, семинарлар уздырабыз, балаларга лагерьлар оештырабыз, спорт чараларыбыз да бар", ди Бибарсова.
Бары хөкүмәт кенә әлеге үзәкнең эшен өнәп бетерми икән. Тикшерүләр белән килгәннәре дә булгалаган.
"Дәүләт мәктәпләрен үстерергә кирәк" диләр. Әлеге үзәкләрне яба алмыйлар, чөнки салымнар түләнә һәм барысы да кануни эшли. Шуңа да карамастан нәрсәдер казыналар. Үземне дә чакырттылар. Яныбызда мәчет. Экстремизм дип тә әйткәләп карадылар.
Гәрчә башлаганда без Пензаның мәгариф министрына бардык, сөйләдек. Алар эшче төркем булдырды һәм барысын да карады һәм раслады. Аннары эчләре поша башлады. "Без сезнең эшегезгә каршы түгел, әмма башкалар да күреп мәктәпләрдән китә башлаячак, без шуңа борчылабыз" дип әйттеләр. Мәктәптән күп кеше китүен теләмиләр. Бер елны бер сыйныф тулаем мәктәптән китте", ди Гөлсем Бибарсова.
Аның әйтүенчә, мәктәптән алып балаларын әлеге репетитор үзәгенә бирергә теләгән ата-аналар аз түгел. Алар беренче чиратта балаларына яхшы белем белән беррәттән дини тәрбия бирергә тели. Әмма әлегә үзәкнең мөмкинлекләре чикле.
"Бу үзәкләр түләүле, әмма ата-аналар түләгән акча гына үзәкне тотуга җитми, шуңа иганәчеләр булыша. Без тырыш балаларны гына алабыз. Белем өчен тырышмаган кеше безгә кирәкми. Бинабыз бик зур түгел. Аны безгә хәйрия оешмасы бушка бирде”, ди Бибарсова.
Башта ата-аналар Бибарсовага хосусый мәктәп ачарга тәкъдим иткән булган.
"Берничә ел элек ачып та маташкан идек. Әмма лицензия бирмәделәр. Бер ишектән икенче ишеккә йөрттеләр дә йөрттеләр. Лицензия бирсәләр дә берәр гаеп табып яба алалар", ди ул.
Бибарсова сүзләренчә, алты ел элек авылда ял үзәкләре ачылуын күргәч, хөкүмәт шүрләп калып тизрәк балалар бакчасы ачкан.
Бибарсова әйтүенчә, болар барысы да ата-анага булышу өчен оештырыла.
"Балаларга төрле чаралар да уздырабыз, ата-ана дини тәрбия булуын да тели. Мәчетләргә йөртәләр, балалар гарәп телен өйрәнәләр. Салымнар түлибез, барысы да рәсми. Бары мәктәп статусы гына түгел. Имтиханга әзерлибез, булышабыз.
Мәктәп укытучыларына бездә эшләү тыелган. Шуңа без нигездә белем алып кайткан яшьләрне эшкә алабыз. Алар безнең хезмәткәр булып санала. Үзләре индивидуаль эшмәкәрлекне теркәүчеләр дә бар. Алар бездә фәннәр укыта.
Биология укыту өчен мөмкинлекләр булдырдык. Җиһазлар алдык. Киләчәктә иганәчеләр лабораторияләр дә ачырбыз дип ышандырдылар. Ата-аналар акчасына спортзал да ясалды. Монда белем алгач алар аннары түгәрәкләргә дә китә. Мәктәптә укымаган баланың социальләшүе булмый диләр. Бездәге ата-аналар аны үзләре оештыра. Гаиләләр төрле сәфәрләргә чыгалар, чаралар уздыралар. Ата-ана бу өлкәдә бик актив", ди Гөлсем Бибарсова.
Хәзерге вакытта Урта Әләзәндә 10 меңләп кеше яши. Аларның күпләре үз хуҗалыкларын тота. Авылдагы кирәк-яракларны да алар үзләре юнәтергә мәҗбүр. Хөкүмәттән әлләни ярдәм булмавын әйтәләр.
* * *
Күптән түгел Пензаның Октябрьский районы прокуратурасы Пензаның 20 мәктәбендә хиҗап киюне тыйды. Әлеге хәбәр Пенза өлкәсе прокуратурасы һәм Русия прокуратурасы сайтларында да чыккан иде. Әмма алар соңрак алып куелды.
"Экстремистик эшчәнлеккә каршы торуның нигез принципларын үтәү, балигъ булмаганнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау максатыннан әлеге мәктәпләр мөдирләренә район прокуроры күрсәтмәләр җибәрде. Алар каралды һәм канәгатьләндерелде. Укучыларның тышкы кыяфәтенә кагылышлы таләпләр кануннарга яраклаштырылды", диелгән прокуратура белдерүендә.