"Математиканы татарча укытуның бернинди куркынычы булмавын аңлатырга тырышабыз"

Чаллыдагы Мулланур Вахитов исемендәге 2нче санлы татар гимназиясе

Чаллыдагы татар активисты Тәлгать Әхмәдишиннан 2нче татар гимназиясендә киләсе уку елында өч 4нче татар сыйныфыннан берсен генә калдырмакчылар дигән борчулы хат килде. Ачыклык кертү максатыннан Азатлык гимназиянең мөдире Фирдүсә Әюпова белән сөйләште.

16 май Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе сыйныфларында еллык ата-аналар җыелышы узган. Чаллыдагы татар активисты Тәлгать Әхмәдишин безгә язуынча, гимназия җитәкчелеге шунда өч 4нче татар сыйныфыннан киләсе уку елында берсе генә калдырылачагын игълан итәргә җыенган. Ләкин "татар телендә укытуга каршы юнәлтелгән бу гамәл Чаллы шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе күрсәтмәсеннән соң, җыелыш башланырга берничә сәгать кала билгесез вакытка туктатылды", дип яза Әхмәдишин. Алга таба ул хатын болай дәвам итә:

Тәлгат Әхмәдишин

"Узган ел Чаллы шәһәренең 56нчы балалар бакчасында татар төркемен япмакчылар иде. Әмма ата-аналарның ризасызлыгын журналистлар яктырткач, бакча мөдире тиз арада артка чигенде. Быел исә Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе мөдире Фирдүсә Әюпова төрле сылтау табып, 4нче "Б", "В”" һәм "Д" татар сыйныфларын таркату юлына басты.

Белем шактый көчле бирелгән, урысча гына укысалар мондый нәтиҗәгә ирешә алырлар идеме икән?

Шуларның берсендә - 4 "Д" сыйныфында улым Илхан Әхмәдишин татар телендә белем ала. Анда хәзерге вакытта 20 бала укый. Апрель аенда узган Бөтенрусия тикшерү эшен (ВПР) математика фәненнән 11 укучы бишкә, калганнары дүрткә биргән. "Әйләнә-тирә мохит" фәненнән дә билгеләр шулай ук яхшы: 8 укучы бишле, 11е дүртле, бары тик бер генә укучы өчле алган. Белем шактый көчле бирелгән, урысча гына укысалар, мондый нәтиҗәгә ирешә алырлар идеме икән?

Илхан укыган әлеге сыйныфта математика дәресендә барлык укучылар менә дигән итеп татар телендә җавап бирә. Әгәр 5нче сыйныфта математиканы урысча укыта башлыйлар икән, туган телне белү дәрәҗәсе тәмам аска тәгәрәячәк. Өлгерешкә дә зыян киләчәк. Эш болай барса, башка фәннәрне укыту да урыс теленә күчереләчәге көн кебек ачык.

Фирдүсә Әюпова татар сыйныфларын урысча укытуга күчерү эшен башлап җибәрү алдыннан ата-аналарының социаль хәленә анализ ясаган икән. Һәм, татарча белем бирә башлагач, гимназиягә гади эшче баласыннан тыш, зыялылар арасыннан укытучы һәм тәрбияче балаcы гына укырга керә дигән нәтиҗә чыгарган. Мондый хәл белән ул бер дә канәгать түгел икән. Бу турыда Әюпова 22 мартта Гали Акыш исемендәге 84нче лицейда узган түгәрәк өстәлдән соң белдергән иде. Шул ук вакытта мөдир гимназиядә белем алучы галим балалары, оныклары турында бер сүз әйтмәде. Аның күбрәк бай балалары белән "чиләнәсе" киләдер.

БУ ТЕМАГА: Татар баласы нигә татарча укытылмый?

Әйе, берничә ел элек татарча укыта башлагач, гимназиягә укырга керү конкурсы бетте. Ә бу исә, ришвәтчелек өчен шартлар юкка чыкты дигән сүз. Бу хәл мөдиргә ошамый, күрәсең?

Фирдүсә Әюпова Русия һәм Татарстан Конституцияләренә каршы килүче яңа федераль мәгариф кануннарына сылтап, гимназия сыйныфларын урысча укытуга күчерү омтылышы ясады. Моның белән ул татарча белем бирүгә каршы көрәш үрнәге күрсәтте. Бу татар мәгарифе өчен үтә дә аяныч булырга мөмкин!

18 майда 2нче гимназия мөдире урынбасары Нурзия Сәлимҗанова "Татар-информ" агентлыгына сыйныфларны урысча укытуга күчерү сәбәбен аңлаткан. Анда ул: "Әти-әниләр белән татар классларында укыту буенча эш алып барабыз. Әти-әниләр рус телендә укытуны сорап йөри. Без татар телендә укытуны калдырырга тырышабыз", дигән. Югыйсә, киресенчә, башта мөдир Фирдүсә Әюпова татар гимназиясе ата-аналары арасында "математиканы урыс телендә укытырга телисезме?" дип сорашу уздырган булып, ата-аналарны урысча укыту ягына борды - Ильминский һәм Лука Конашевич кебек, татар мәгариф системына каршы чыкты. Мөдирнең әлеге гамәлләре турында Нурзия Сәлимҗанова журналистка хәбәр итмәгән, үз җитәкчесен бары тик акларга тырышкан.

Ата-аналарга таратылган сораштыру кагазе (Тәлгать Әхмәдишин җибәрде)

Республиканың иң зур шәһәрләре Чаллы һәм Казанда татар телендә белем бирүче шул ике татар гимназиясе бар. Мондый уку йортлары республикада башка юк. Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә бары тик башлангыч сыйныфларда татар телендә белем бирелә. Аның мөдире Фирдүсә Әюпова элегрәк фәннәрне 7нче сыйныфтан урысча укытуга күчерәбез дисә, хәзер ул киртәне 5нче сыйныфка кадәр төшермәкче. Ә менә Казан шәһәренең 2нче татар гимназиясе мөдире Камәрия Хәмидуллина үзе җитәкләгән уку йортын урысча укытуга күчерү турында бер дә сүз кузгатмый" дип йомгаклый Тәлгать Әхмәдишин.

* * *

Тәлгать Әхмәдишинның шушы хаты белән танышканнан соң без Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе мөдире Фирдүсә Әюпова белән дә сөйләшеп алырга булдык.

Фирдүсә Әюпова

"Бернинди дә гариза җыю оештырылмады. Безнең 4нче сыйныфлардан өч төркем математиканы татарча, икесе урысча укый. Киләсе уку елында алар бишенче сыйнфыка күчә. Киләсе елдан без бишенче сыйныфта инглиз телен һәм математиканы тирәнтен укытуны оештырырга җыенабыз. Киләсе елда 5нче сыйныфлар инглиз телен яки математиканы тирәнтен өйрәнүне үзләре сайлап бүленергә тиеш булачак. Бу урыс төркемнәренә дә, татар төркемнәренә дә кагыла. Бары шундый юнәлешләр генә бирелә. Математиканы татарча укып килгән сыйныфларны урысча укытуга күчерү дигән нәрсә юк", ди Фирдүсә Әюпова.

Гимназиядә инглиз теленнән һәм математикадан тестлар уздырылган. Математикадан белемнәре сай булган балаларның әти-әниләре белән сөйләшеп ул балаларга инглиз телен тирәнтен өйрәнү сыйныфларын сайларга тәкъдим итәләр.

Фирдүсә Әюпова әйтүенчә, ата-аналардан математиканы урысчага укытуга күчүне сорап гаризалар килгән.

Your browser doesn’t support HTML5

Фирдүсә Әюпова: "Математиканы русча укытуны сораган әти-әниләр бар"

"Әмма бездә андый мөмкинлек юк, шуңа күрә балаларын татарча укытырга теләмәгән ата-аналар башка мәктәпләргә күчәргә карар итә", ди Фирдүсә ханым.

Гимназиянең "юл харитасында" математиканы беренче сыйныфтан 6нчы сыйныфка кадәр татарча укыту каралган, 7нчедән 9нчы сыйныфка кадәр татарча һәм урысча, ә 10нчыдан 11нчегә кадәр урыс телендә укыту каралган. Әлегә балалар менә шушы "юл харитасы" нигезендә 5нче сыйныфка килеп җитте ди ул.

Гимназия җитәкчесе әйтүенчә, әгәр дәреслекләр белән тәэмин итү көтелгәнчә булса, алар 5нче һәм 6нчы сыйныфта да математиканы тулысынча татар телендә укыячак. Әлегә гимназиягә андый бер дәреслек тә килмәгән.

Гимназия математикадан татарча дәреслекләр сорап мөрәҗәгать итсә дә, алар әлегә юк. Булу-булмаячагы да әлегә билгеле түгел. Татарчага тәрҗемә ителгән математика дәреслекләре федераль дәрәҗәдә расланган дәреслекләр исемлегенә кертелмәгән. Гимназиянең ул расланмаган дәреслекләр белән укыткан очракта укучыларга аттестация бирү хокукы юк.

БУ ТЕМАГА: Татарның мәгариф сәясәте бөтенләй юк

Апрель аенда Татарстан дәүләт шурасы һәм мәгариф министрлыгы һәм Чаллыдагы башка мәктәпләр вәкилләре катнашында гимназиядә узган утырышта бу дәреслекләр мәсьәләсе күтәрелгән, республика җитәкчелеге бу турыда хәбәрдар.

Гимназия җитәкчесе әйтүенчә, гимназиядә математиканы алга таба да татарчага тәрҗемә ителгән дәреслекләр нигезендә укытырга җыеналар.

Татар сыйныфларын таркату өчен махсус бернинди эш тә алып барылмый

"Татар сыйныфларын таркату өчен махсус бернинди эш тә алып барылмый. Безнең андый эш алып барырга вәкаләтебез дә, теләгебез дә юк. Монда бөтен нәрсә әти-әниләрдән тора. Әгәр әти-әниләрнең теләге (математиканы татарча укытырга - ред.) булмый һәм әгәр 20 бала укый торган сыйныфта 5-6 бала кала икән, без андый сыйныфларны берләштерергә мәҗбүр булабыз. Чөнки әти-әниләрнең 5нче сыйныфта балаларына математиканы татарча укытырга теләкләре юк. Шуңа күрә күп кенә әти-әниләр математиканы урысча укыта торган мәктәпләрне сайлый. Без аларны тотып тора алмыйбыз. Шуңа күрә балалар саны кимү сәбәпле сыйныфларны берләштерү куркынычы бар. Безнең тарафтан математиканы урысчага күчерү сәясәте берничек тә алып барылмый. Азатлыкка килгән хаттагы сүзләр белән берничек тә килешә алмыйм", ди Фирдүсә Әюпова.

БУ ТЕМАГА: Милли мәгариф: министр сүзенә кем каршы?

Гимназия җитәкчесе әйтүенчә, укытучылар да, ул үзе дә ата-аналар белән аерым да, җыелышларда да сөйләшеп, математиканы татарча укытуның бернинди куркынычы булмавын аңлатырга тырыша. Алар математиканы татарча укыган балаларның төрле илләрдә нинди уңышларга ирешүен, 1нче сыйныфта татарча начар белгән балаларның 4нче сыйныфта бу телдә ничек иркен сөйләшүен күрсәтергә тырыша.

"Ата-аналар балаларын башлангыч сыйныфларда татарча укытуга каршы түгел, укыту сыйфатыннан да, тәртип, тәрбиядән дә алар тулысынча канәгать. Ләкин 5нче сыйныфтан башлап имтиханнардан курку башлана.

Гимназиядә 5нче сыйныфка кадәр барлык фәннәр дә татарча алып барыла. 5нче сыйныфта тарих һәм география кебек фәннәр татар һәм урыс телләрендә укытыла башлый. Урыс телле сыйныфлар бөтенләй юк", дип сөйләде Азатлыкка Чаллыдагы 2нче санлы татар гимназиясе мөдире Фирдүсә Әюпова.