Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы милләтчеләре бар фәннәрне туган телдә укытырга өнди


Чаллыдагы Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясе директоры Фирдүсә Әюпова чыгыш ясый
Чаллыдагы Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясе директоры Фирдүсә Әюпова чыгыш ясый

Чаллыда 90нчы елларда ачылган дистәдән артык татар мәктәпләре кабаттан урысча укытуга кайтып калды. Татар милли хәрәкәте вәкилләре Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясендә кабаттан бар фәннәрне татарча укыту мәсьәләсен күтәрде.

Уку елы башлангач, инде сентябрь аеның икенче яртысына кергәч, әлеге гимназиядә беренче сыйныф укучылары ата-аналарының җыелышы узды. Әлеге җыенда милли хәрәкәт активистлары Фаик Таҗиев, Тәлгат Әхмәдишин да катнашып, үз сүзләрен әйтте.

Җыелган әти-әниләр каршында чыгыш ясап, гимназия директоры Фирдүсә Әюпова, биредә төп юнәлешне татарча укытуга бирәчәкбез, диде һәм бу сүзләрне шушы фикерләр белән ныгытты:

– Мәктәбебезнең йөз елдан артык булган тарихы бар. Менә шушы яңа бинада белем бирә башлауга быел 25 ел тулды. Татар гимназиясе буларак, биредә татар милләтеннән булган балалар гына белем ала. Бездә соңгы вакытларда ел саен мәктәпкә тәүге килүчеләр өчен дүрт сыйныф ачыла, туплана. Балалар математиканы урыс телендә, калган фәннәрне татар телендә укыйлар.

Ата-аналар җыелышында
Ата-аналар җыелышында

Гомумән, милли мәгарифтә зур үзгәрешләр бара. Без инде акрынлап яңа буын стандартларга күчәбез. Шуңа бәйле дәреслекләребез үзгәрә, яңара. Балалар өчен татарча уку әсбаплары җитәрлек. Безнең гимназиягә укырга керү өчен төп шарт булып баланың татарча белүе зарур. Бу – бала татар телендә сөйләшергә, татар телендә аралашырга тиеш дигәнне аңлата. Үзегез аңлыйсыз, дәреслекләр татар телендә булгач, өйрәтелгән, аңлатылган материалны укучы төшенергә, сорауларга җаваплар кайтара белергә тиеш. Өй эшләрен дә әти-әни белән бергә эшләргә тиеш.

Җыелышта чыгыш ясап Тәлгат Әхмәдишин шулай диде:

Тәлгат Әхмәдишин
Тәлгат Әхмәдишин

– Без Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиевка да хатлар яздык. Чаллыда саф татар телендә генә укыта торган милли сыйныфлар булырга тиеш. Менә шундый сыйныфка үземнең малаемны да бирәм. Бар фәннәрне дә татарча гына укыту сыйныфын булдыру буенча инде берничә кеше белән фикерләштек тә. Монда килгән ата-аналарны да балаларын шундый сыйныфка бирергә чакырам. 90нчы елларда татар мәктәпләре бик күп ачылса, бүген инде аларның барысын да да урысча укыталар. Татар теле югала. Тел югалгач, милләт урыслашу юлына баса. Инде хәзер урамнарда да татарча сөйләшкән балалар бик сирәк очрый.

Татарныкы дип саналган мәктәпләргә керсәң дә, ана теле юк дәрәҗәсендә. Әгәр татар мәктәбендә бер генә фәнне урысча укыта башлыйсың икән, татарча белгән бала да урысчага күчә. Моңа мисаллар җитәрлек, моны инде күрдек, уздык. Шуңа, телебезне сакларга кирәк дип саныйм, барлык фәннәр дә, беренче сыйныфтан башлап, унберенче сыйныфка кадәр татарча укытыла торган сыйныфлар кирәк дип саныйм. Гимназия җитәкчелеге моңа каршы түгел, чөнки совет заманнарында да бу мәктәптә татар телендә белем биргәннәр. Инде математиканы урыс телендә укыта башладылар. Без бу күренешкә каршы. Шушы фәнне дә ана телендә укытуны кайтарырга тиешбез. Бала бит математиканы урысча укый башласа, аннан, ике-икең ничә була дип сорасаң, дүрт була дип әйтә алмаячак. Чөнки аның уй-фикер сөреше инде урысча булачак.

Дөньякүләм танылган татар галимнәре мәктәпләрдә ана телендә белем алган, укыган. Шуларның берсе Роальд Сәгъдиев. Андый мисаллар күп. Урыс мәктәпләрендә укыган татар балаларыннан әдәбиятчылар да, композиторлар да, бөек галимнәр дә чыкмаячак. Шуның өчен шушы татар гимназиясендә барлык фәннәрне дә татар телендә укыта торган сыйныф ачарга тәкъдим итәм һәм бу фикергә кушылырсыз дип уйлыйм.

Менә бүген гимназия җитәкчелеге, укытучылары тарафыннан төзелгән анкета таратылды. Анда беренче маддә итеп “математиканы урысча укытырга телим, калганнарын татарча итеп” диелгән. Минемчә, әти-әнигә тәкъдим ителгән бу анкетаның җавабы алдан ук әзер. Шуңа күрә уйлагыз. Менә мин күрдем, бик күпләр инде анкетаның шушы өлешенә “риза” дигән тамгалар куеп утыралар.

Милли хәрәкәт активисты Фаик Таҗиев:

– Математиканы күпмедер вакыт татар телендә укыткач, урысча укыта башларга кирәк дигән фикерләр еш ишетелә. Аңлагыз, математика Русиядә тумаган. Математика грекларда, гарәпләрдә туган. Безнең мәдрәсәләребез әллә кайчан математиканы татарча укыткан.

Фаик Таҗиев
Фаик Таҗиев

Әле чыгыш ясаган Тәлгат Әхмәдишин Иж-Бубыйдан. Андагы данлыклы мәдрәсәдә дә математика татар телендә укытылган. Мин дә, ул да совет чорында математиканы татарча укыдык. Мин математиканы татар телендә укыткан профессор Назыйм Габбасовка да моннан 20 еллар элек мөрәҗәгать иткән идем. Аннан: “Мәгариф җитәкчеләре бүгенге көндә югары сыйныфларда укучыларның төгәл фәннәрне, математиканы, физиканы урыс телендә укыту фикерен алга сөрәләр. Бу күренешкә сезнең фикерне ишетәсе иде”, дип сорадым. Ул, “Татар баласы математиканы гыйльми дәрәҗәдә өйрәнсен дисәк, аны беренче сыйныфтан алып аспирантура бетергәнче шушы телдә укытырга кирәк. Чөнки фикерләү кешенең яшәү рәвешенә, теленә, холкына бәйләнгән”, дип җавап бирде ул.

Бик камил, бик төгәл телебезне ташлап, нигә без урысча гына укуга күчәргә тиеш? Әлбәттә, без урыс телен дә белергә тиеш. Мактанмыйм, үзем дә урыс телендә мәкаләләр язам. Әмма без татарча фикерләсәк кенә чын кеше була алабыз. Әгәр монда килүчеләр арасында татар телен белмәүчеләр бар икән, шуны сорыйм, балаларыгызны ана теленнән мәхрүм итмәгез. Ичмаса, алар чын татар кешеләре булып үссен. Татар теле урысныкыннан бер генә ягы белән дә ким түгел, диде.

Гимназиягә балаларын беренче сыйныфка бирүче ата-аналар тарафыннан әлеге чыгышлар әллә ни яклау да тапмады кебек, бер генә хуплау сүзе әйтелмәде, алкышлар ишетелмәде, күренмәде, шул ук вакытта каршы чыгучылар да булмады. Шулай да әти-әниләр уйлануда. Инде әлеге җыелышка кадәр үк кайбер ата-аналар биредә татарча укытуга игътибар буласын ишетеп, балаларын урыс мәктәпләренә күчергәннәр.

Тагын бер күренешне искәртик. Җыелыш алдыннан гына гимназиянең уң як дивар-баганасында 2014 саннары тора иде. Инде чыкканда бу саннар 2410га әйләнгән булып чыкты. “Бу гимназиядә математиклар бар. Әнә бит, шул саннарның урыннарын алыштырып куеп нидер әйтергә дә теләгәннәр”, дип шаяртучылар да булды.

XS
SM
MD
LG