Русия халыклары конгрессы үз вәкиленә басым булуын белдерә

Русия халыкларының Демократик конгрессы логотибы

Кабарда-Балкар республикасы башлыгына язган мөрәҗәгатьтә оешма үз вәкиленә федерализм мәсьәләсенә конференция үткәрүе өчен басым ясалганы турында хәбәр итте һәм моны туктатырга чакырды.

Узган ел оешкан Русия халыкларының Демократик конгрессы Кабарда-Балкар республикасында федерализм мәсьәләсендә түгәрәк өстәл оештырган Мартин Кочесоковка басым ясалганы турында белдергән. Моның хакта конгрессның рәсми сәхифәсендә Кабарда-Балкар республикасы башлыгына мөрәҗәгатьтә әйтелә.

Мөрәҗәгатьтә язылганча, Кабарда-Балкар республикасы вәкилләре 25 май Мәскәүдә узган Русия халыкларының Демократик конгрессы җыенында финанс булмау сәбәпле катнаша алмаган, шуңа Нальчик шәһәрендә 16 май көнне федерализм мәсьәләсенә багышланган үз конференциясен үткәргәннәр. Түгәрәк өстәлгә урынны "Хабзэ" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мартин Кочесоков оештырган, чарада галимнәр, иҗтимагый активистлар катнашкан.

Демократик конгресс белдерүенчә, чарадан соң Кочесоков өенә район администрациясе вәкилләре килгән, аның "ниндидер дәүләткә каршы эштә" гаепләгәннәр, аңа һәм әти-әнисенә басым ясалган. Социаль челтәрләрдә дә Кочесоковка карата яла ягу күренешләре барлыкка килгән.

Мөрәҗәгатьтә Кабарда-Балкар республикасы башлыгы Казбек Коковка фән эшлеклеләре һәм иҗтимагый активистларны ял ягу һәм басым ясаудан яклау таләбе куела. Хатны Кабарда-Балкар республикасыннан 9 кеше имзалаган.

БУ ТЕМАГА: Русия төбәкләрендә телләр канунына каршы чаралар уза

Русия халыкларының Демократик конгрессы 2018 елның 21 май көннендә, Мәскәүдә туган телләргә багышланган түгәрәк өстәл барышында оешты. Аңа төрле милли оешмалар, активистлар, галимнәр керә. Оешма туган телләрне ихтыярый укытуга калдыра торган канунга каршы көрәш дулкынында барлыкка килде.

25 май көнне Демократик конгресс Мәскәүдә икенче җыелышын үткәрде. Ул федерализм проблемнарына багышланды.