Әлки районы түрәсе: "Имтихан тапшыру өчен балаларыгызны урыс мәктәбенә бирегез"

Иске Салман авылы мәктәбе

Әлки районының Иске Салман авылында 9 еллык татар мәктәбе ябылырга мөмкин. Авыл халкы белән җыенда район мәгариф идарәсе башлыгы Артем Савинов ата-аналарга балаларын татар мәктәбенә түгел, урыс мәктәбенә бирергә киңәш биргән.

Азатлыкка билгеле булганча, Татарстанның Әлки районы хакимияте Иске Салман авылында 9 еллык татар мәктәбен ябарга җыена. 14 май район түрәләре бу хакта авыл халкы җыенында игълан иткән.

Азатлыкта авыл җыеныннан беркетмә документы бар. Аннан күренгәнчә, Әлки районы мәгариф идарәсе башлыгы Артем Савинов ата-аналарга балаларын "имтиханнарны яхшырак тапшыру өчен" урыс телендә белем биргән мәктәпкә күчерергә киңәш иткән.

"Сезнең балаларыгыз урта гомуми белем бирүне туган телләрендә алырга хокуклы. Моның өчен сездә балаларны Алпар мәктәбенә илтү мөмкинлеге бар, анда укыту татар телендә бара. Ләкин сезнең балаларыгыз өчен кулай вариант – Яңа Салман мәктәбе. Анда укыту урыс телендә бара, ОГЭ, БДИга әзерләнү өчен бу яхшырак булыр", дип сөйләгән ул.

Беркетмәдән күренгәнчә, Әлки районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Нуруллина да, аның сүзләрен куәтләп, югары уку йортларына кергәндә урыс телен белү әһәмиятен ассызыклаган. "Сез балаларыгызны Яңа Салман авылына җибәрергә курыкмагыз, чөнки югары уку йортларына кергәндә урыс телен белү мөһим", дигән ул.