Мәхкәмә утырышы алдыннан хөкемдар Мифтаховка кисәтү ясады дип яза "Новая газета". Аспирант үзе турында мәгълүматны басып әйтүдән баш тарткан. "Мин басарга җыенмыйм" дигән Азат Мифтахов. Хөкемдар "регламентны бозган өчен" аспирантны чыгарып җибәргән. Соңрак адвокат Светлана Сидоркина соравы белән ул кире утырышка кертелгән.
Адвокат белән сөйләшкәннән соң Мифтахов үзе турында басып сөйләгән.
Тикшерү аспирантны тагын ике айга сак астында калдыруны сораган. "Чикләү чарасын үзгәртмәү өчен нигезләр шул килеш кала. Мифтахов җәмәгать тәртибенә каршы авыр җинаять кылуда гаепләнә. Әлеге җинаять өчен өч елдан артыгракка иректән мәхрүм итү каралаган", дип белдерә тикшерүче.
Мифтахов качып китәргә һәм дәлилләрне юк итәргә тырышырга мөмкин диелә.
Тикшерүче мәгълүматынча, Азат Мифтахов "Народная самооборна" сул радикаль хәрәкәтенең актив әгъзасы, әлеге хәрәкәт "төсле инкыйлаблар" сценарие нигезендә тәртипсезлекләр оештырып, хакимиятне алыштыру максаты куя".
Адвокат Светлана Сидоркина тикшерүчегә каршы төшкән. Ул төп тикшерү эшләре тәмамланды, экспертизалар уздырылды һәм башка дәлилләр көтелми дигән. Адвокат шулай ук Мифтаховның качып китү, шаһитләргә басым ясау яки тикшерүгә киртә кую ихтималына дәлилләр китерелмәде дип белдергән.
Сидоркина сүзләренчә, аспирантның МДУ тулай торагында бүлмәсе бар, йорт сагы билгеләнсә, ул анда диссертациясен язар һәм фәнни эш белән шөгыльләнер иде.
Хөкемдар адвокат фикерләрен исәпкә алмый, тикшерүченең мөрәҗәгатен канәгатьләндереп, Мифтаховны 7 августка кадәр сак астына алу карары чыгарды.
Утырыш алдыннан мәхкәмә янында аспирантны яклап ялгыз пикет та узды. Мондый пикет Русия баш прокуратурасы каршында 3 июньдә дә узган иде.
- 2018 елның 31 гыйнварына каршы төндә Мәскәү читендәге Онежская урамында урнашкан "Бердәм Русия" офисының тәрәзесен ваталар һәм төтен шашкасы ташлыйлар. Нәтиҗәдә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килми. Җинаять эше нигезендә берничә кеше тоткарлана, аларның кайберләре тәртип саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан азаплауларга дучар булулары турында сөйли.
- Мифтаховны 1 февраль тоткарладылар. Әмма тоткарлау беркетмәләре 2 февральдә генә төзелгән һәм адвокаты аның кайда булуын икенче көнне генә белгән. Мифтахов адвокатка сөйләвенчә, тулай торактагы бүлмәсен тентегәннән соң, аны Балашиха полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аннан шартлаткыч ясау турында 2018 елның гыйнварында ачылган җинаять эшендә гаепне үз өстенә алуны таләп иткәннәр.
- Мифтахов белдерүенчә, аны кыйнаганнар һәм, гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар.
- Соңрак Мәскәүнең Головинский районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны 7 апрельгә, аннары 7 майга кадәр сак астында тоту карары чыгарды.
- Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.