Change.org онлайн-платформасында Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәге - Әсәдуллаев йортын саклап калу турында петиция чыкты. Аның авторлары - татар мохтарияте вәкилләре Русия җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итә.
XX гасыр башында татар меценатлары тарафыннан төзелгән Әсәдуллаев йорты 2009 елда Русия президенты Владимир Путин боерыгы белән Мәскәү татар җәмәгатьчелегенә куллану өчен кире кайтарылган иде. Күптән түгел Русия президенты идарәсенең Әсәдуллаев йортын Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятеннән алырга җыенуы мәгълүм булды. Хакимият 49 елга түләүсез арендага бирү килешүен юкка чыгармакчы дип белдерелде. Президент идарәсе килешү шартлары үтәлмәгән дип саный.
Петиция авторлары сүзләренчә, мәхкәмә процессы тәмамланганчы ук бик күп дәгъвалар каралган, хәл ителгән. Аерым алганда татар милли кибете, татар түгәрәкләре, кафелары, сувенир кибетләре ябылган, янгын кисәтү өчен яңа систем куелган.
Петиция авторлары язуынча, татар мәдәни үзәгенең бөтен эшчәнлеге татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән.
"Уйлап чыгарылган сәбәпләр белән килешүне өзү инициативасы Русиянең бөтен халыклары өчен дә шомлы билге", дип билгеләнә петициядә.
6 июньдә петицияне 1500ләп артык кеше имзалаган иде иде.
Әсәдуллаев йорты
Әсәдуллаев йорты 1913 елда эшмәкәр Шәмси Әсәдуллаев акчасына хосусый мөселман мәктәбе буларак төзелә. Мәктәп белән бергә шул ук бинада татар басмаларын чыгаручы типография дә урнаша. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң бина дәүләт кулына күчә. Шулай да 1941 елга кадәр биредә Нариманов исемендәге җиде еллык татар мәктәбе, балалар бакчасы, төрки китапханә, үзешчән театр эшли, татар мәдәни чаралары уза. Сугыш чорында хакимият аны тартып алып анда хәрби һоспиталь урнаштыра, ә сугыштан соң ул тышкы эшләр министрлыгына тапшырыла. Татар җәмәгатьчелегенең дистәләрчә елга сузылган мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә 2003 елда Әсәдуллаев йорты түләүсез кулланып тору өчен Русия президенты идарәсеннән 49 елга Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенә тапшырыла. Биредә төрле татар чаралары, очрашулар, кичәләр уздырыла.