Активист Рәис Хәбировны психиатрия хастаханәсенә япканнар

Рәис Хәбиров ялгыз пикетта

7 июньдә Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) әгъзасы Рәис Хәбировны психологик-психиатрик мәхкәмә экспертизасы уздыру өчен психиатрия хастахәнәсенә салганнар.

Рәис Хәбиров бу хакта көндезге сәгать икеләр тирәсендә "Idel.Реалии"га хәбәр иткән. Активист сүзләренчә, ул тикшерүче чакыруы белән тикшерү комитетына барган һәм шуннан аны хастаханәгә алып киткәннәр. Бераздан активистның телефоны сүнгән.

Май аенда да Рәис Хәбировны психиатрия хастаханәсенә алып киткәннәр иде.

Аны корал яки корал буларак кулланылган әйбер ярдәмендә аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салуда" гаеплиләр. Совет районы мәхкәмәсе тикшерүчеләрнең Хәбировны "стационарда психологик-психиатрик мәхкәмә тикшерүе уздыру өчен" психиатрик хастаханәгә ябу турында мөрәҗәгатен канәгатьләндергән.

Ләкин соңрак температурасы күтәрелү сәбәпле, аны ул көнне хастаханәгә салмадылар. Тикшерүче температура төшкәч хастаханәгә килергә кушкан.

Июнь башында активист Совет районы мәхкәмәсенең психиатрик хастханәдә экспертиза уздыру карарын Татарстан югары мәхкәмәсенә шикаять итте.

Хәбиров исә оппозиция вәкиле булган өчен үзенә басым ясалуы турында белдерә.