Бүген ике президент Казан кирмәнендә эшлекле очрашу оештырачак, шуннан соң киңәйтелгән рәвештә зур сөйләшүләр планлаштырылган. Машиналар төзү, нефтехимия, мәгариф өлкәсендә килешүләр имзаланачак, дип көтелә.
Моннан тыш Бирдемөхәммәдов Татарстан президенты белән бергә бүген Казанда уза торган Сабантуйда да катнашырга, спорт ярышларын карарга җыена.
БУ ТЕМАГА: "Төрекмәнстан халкы да спорт чарасы вакытында бик куанган иде, әмма хәзер..."Төрекмәнстан президенты Казанга узган елның җәендә дә килгән иде. Ул чакта Азатлык сораштырган белгечләр Татарстан белән Төрекмәнстан хезмәттәшлеген югары бәяләгән, ләкин икътисад проблемнары сәбәпле Төрекмәнстанда тормыш авырлаша баруын искәртте.
Төрекмәнстан табигый газ ятмалары күләме белән дөньяда дүртенче урында тора, Русиядән тыш газны Кытайга һәм Иранга сата. Ләкин шул ук вакытта, БМО мәгълүматларына караганда, Төрекмәнстанда халык фәкыйрьлектә яши. Хокук яклаучылар Бердымөхәммәдовны оппозицияне бастыруда һәм сүз иреге булмауда гаепли.