Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту канунын кабул итүгә бер ел узса да, мәктәпләрдә республика дәүләт телләрен аерым фән буларак укыту мөмкинлеге һаман юк. Азатлык радиосы Русия мәгариф министрлыгыннан республика дәүләт телләрен укыту мөмкинлегенең ни өчен һаман булмавын сорады һәм фән буларак аны кайчан өйрәнеп булачак дип белеште.
Мәгариф министрлыгыннан килгән җавапта Русия республикаларының дәүләт телләрен өйрәнү мөмкинлеге "Мәгариф турында" федераль канунының 11 һәм 14 маддәләре белән гарантияләнә диелә. Шул ук вакытта, 2015 елдан гамәлдә булган федераль белем бирү стандартларында (ФГОС) бары тик туган телләрне укыту бүлеге булуы әйтелә.
Русия мәгариф министрлыгы башлангыч һәм урта белем бирү этапларында яңа федераль стандартлар проектлары карала дип белдерә. Әлеге проектка бәйле киң җәмәгать фикер алышулары оештырылган, интернеттан җиде меңгә якын тәкъдим килгән. Туган телләр һәм республика дәүләт телләренә кагылышлы тәкъдимнәр дә булды, ди министрлык.
Хәзерге вакытта ФГОС проектын тәмамлау өчен комиссия эшли. Федераль стандартларның яңа редакциясе нигезендә эшне 2019 елның 1 декабренә кадәр тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр итә мәгариф министрлыгы.
БУ ТЕМАГА: Татарстан мәктәпләре татар телен дәүләт теле буларак укыта башларга фәрман көтәТатарстанда татар теле дәүләт теле буларак 2017 елның көзендә, прокурор тикшерүләреннән соң укытылмый башлады. 2018 елның июлендә Русия думасы туган телләрне ихтыяри укытуны канунлаштырды. Бүгенге көндә урыс теленнән кала Русиянең башка милли телләрен бары тик "туган тел" дәресе барышында укып була. Мәктәп планнары бу фәнгә нигездә 1, 2, сирәк очракта 3 сәгать аера ала. Милли мәктәпләрдә генә туган телләр фәнен өйрәнүгә күбрәк сәгать бүлеп була.
Канунны кабул итү вакытында республика дәүләт телләрен дә өйрәнү мөмкинлеге булачак, дип әйтелде. Алар да ихтыяри укытылачак, ләкин мәктәпләрнең програм нигезендә аларга сәгать аеру мөмкинлеге булачак, дип ышандырды Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов. Канун кабул итүгә бер ел узса да, мәктәпләрдә әлегә республика дәүләт телләрен аерым фән буларак кертү мөмкинлеге юк.