Чара интернетта Русиядәге танылган юморист Руслан Белыйның башкортлардан көлгән чыгышы, Данир Сабировның башкорт биюе турындагы пародиясе уңаеннан гафу үтенергә мәҗбүр булуы, карикатурачы Камил Бузыкаевның татар кызларыннан көлүе сәбәпле чыккан каршылыкларны искә алудан башланды.
Чараның көн тәртибендә интернеттагы ВКонтакте социаль челтәрендә үзен Ишбулды Әбйәлилов дип атаган кешенең хисабында татарлардан көлгән язмалар турында сүз барды. Андагы "татар-яһүд экспансиясе", "татар хАТыннары сөтеннән кымыз ясау" турындагы һәм башка язмалар мисал итеп китерелде.
Икътисад фәннәре докторы, профессор Ринат Гатауллин Әбйәлиловны экстремизмда гаепләде һәм иминлек оешмаларын моңа игътибар итәргә чакырды.
"Мин узган елның 9 мартында бу биттә чыккан "Татарстан Республикасы" дип аталган оешкан җинаятьчеләр төркеме" дигән язмадан мисал китерәм. Анда шулай диелгән: "Татарстан Республикасы" дип аталган милләтчеләр һәм каракларның штаб-фатиры гамәлдән чыгарылырга тиеш. "Элиталары"ның җинаятьләре өчен җаваплы булмаса да, татар халкы депортацияләнергә тиеш. 1990 елдан соң Башкортстанга күчеп килгән татарлар да депортацияләнергә тиеш. Чөнки алар акчасына татар милләтчелеге чәчәк ата. Татар театрлары, газетлары, журналлары, телевидениесе, радиосы, югары уку йортлары гамәлдән чыгарылырга тиеш".
Мин бу өндәмәләр экстремистик дип исәплим һәм аңа дәүләт тарафыннан бәя бирелергә тиеш дип саныйм. "Русия федерациясе прокуратурасы" турында канунга ярашлы, ватандашларның хокуклары һәм ирекләре күзәтелергә тиеш.
Үзен "конституционный националист" дип атаган Ишбулды Әбйәлилов Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовка, татарларны җитәкче урыннарга якын җибәрмәгәне өчен, рәхмәт белдергән. Әбйәлилов Рәхимовны кумиры итеп исәпли. Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең финанс мутлыклары янында Мортаза Рәхимовны "вак кына карак" итеп күрсәтергә тели. "Башкорт бабае татарлардан мәкер һәм кабахәтлек көтәргә генә мөмкин икәнлеген белгән", диде Гатауллин.
БУ ТЕМАГА: Башкорт активистын Мөхәммәдьяр шигыре өчен экстремизмда гаепләмәкчеләрАның фикеренчә, Әбйәлилов җәмәгатьчелек фикерен тудыру максаты белән эшли һәм ул милләтара куркыныч тудыра. "Әгәр аннан дәүләт безне яклый алмаса, безгә бу дәүләтнең кирәге булачакмы? Минемчә, Башкортстан прокуратурасы якламаса, Русиянеке, анысыннан да файда булмаса, Берләшкән милләтләр оешмасына кадәр барып җитәргә кирәк.
Исегездә булса, карикатурист Бузыкаев татарлардан көлгән иде. Мин бу көчләр артында оешкан үзәк тора һәм ул яхшы финанслана дип фаразлыйм", диде Ринат Гатауллин.
Татар мәдәниятен үстерү фонды рәисе Наил Хәкимов Казанга барып Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Миңтимер Шәймиев белән очрашырга чакырды. Аның сүзләренчә, Әбйәлилов битендәге бер язмада Шәймиевкә кара атылган. "Шуңа ул да үз сүзен әйтергә тиеш. Алар безне якламасалар, аларның бәясе дә шул чама булачак", диде Наил Хәкимов.
Ул ВКонтактедагы бу биткә фикерен язып Әбйәлиловны кара-каршы сөйләшергә чакырганлыгын да әйтте.
БУ ТЕМАГА: Данир Сабиров башкорт биюенә пародиясе өчен гафу үтендеЭлекке хөкемдар Радик Рәхмәтуллин ярдәм сорап республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбировка мөрәҗәгать итәргә чакырды.
"Бу – акылы камил кеше фикерләре түгел. Ул Русиядә милләтара иминлеккә куркыныч тудыра. Ул башкорт-татар арасына гына түгел, Русиянең дәүләтчелеге нигезенә салынган бомба кебек. Моны мотлак республика башлыгы вазифасын башкаручыга һәм прокуратурага җибәрергә кирәк. Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы, иң югары дәрҗәдәге кеше буларак, канунлы юллар белән бу хәлгә карата чара күрергә тиеш. Прокуратура тикшерү үткәреп, җинаять эшен ачу мәсьәләсен карарга тиеш. Тикшерүне яки иминлек хезмәте, яки тикшерү бүлеге уздырырга тиеш. Бу кешене мин башкорт милләте вәкиле димим, ул җинаятьче дигән милләттән", диде Рәхмәтуллин.
Аңа активист Алмаз Хәбибуллин да кушылды.
"Алда Башкортстан башлыгын сайлау тора. Әгәр бу урынга дәгъва иткән Радий Хәбиров тиз арада әлеге мәсьәләдә фикерләрен белдереп татарларны яклап чыкмаса, сайлауда татарларның аны яклап чыгуы шикле. Татарстан республикасының Уфада узган көннәрендә Рөстәм Миңнеханов татарларны Хәбировны сайларга чакырган иде. Рөстәм Миңнеханов та, Радий Хәбиров та безне якларга тиеш. Без шул чакта гына Хәбировка тавыш бирәчәкбез”, диде Хәбибуллин.
Ул шулай ук татарлар җитештергән кымыз шешәсендәге татарча язуга Әбйәлиловның "Иң шәп кымыз – татар хатыннары сөтеннән", дип татар хатыннарын мәсхәрәләвен дә әйтте.
Эчке эшләр министрлыгы ветераны Садыйк Хамаев та нигәдер моны алда торган башлык сайлауга бәйләде.
"Бу әфәнде бик акыллы кеше түгел булса кирәк. Чөнки без хәзерге көндә республика башлыгын сайлау алдында торабыз. Ул шундый чорда хәвефле чыгыш белән тотрыклылыкны какшата. Бу бик куркыныч. Моны сәләтле тикшерүчеләр тикшерергә тиеш. Төньяк Кавказ гына җитми, Урал-Идел буенда да киеренкелекләр кирәк микән?” диде Хамаев.
Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов фикеренчә, Әбйәлилов кебек башкортлар аз түгел.
"Әбйәлилов кебек фикер йөрткән башкортлар аз түгел. Алар уенча, татар белән бергә булсалар, алар татарлашачаклар. Әгәр бергә яшәп булмый икән, димәк, "Кече Башкортстан"нарында бергәләп компактлы яши алалар ич. Демократик юллар белән аерылышырга кирәк булып чыга. Бу фикерне Татарстан татарлары аңламый. Алар башкортлар белән дус булырга өмет итеп, Башкортстандагы башкортлардан күбрәк сандагы татар мәнфәгате турында уйлап та бирмиләр", диде Имаметдинов.
Сөйләшүдә Радий Хәбиров 2020 елны кыргыз халкы елы дип игълан иткәнче, халыклар дуслыгы, тигезлек елы дип игълан итсә, күпкә яхшырак булыр иде дигән фикерләр дә яңгырады.
Чара ахырында карар чыгарылды. Анда әлеге биттәге аерым фикерләрнең халыклар арасында каршылык тудыруы, экстремист рухта булуы сәбәпле, тикшерелеп, авторы җаваплылыкка тарттырылырга тиешлеге язылган. Әлеге документ Башкортстан башлыгы, республика прокуратурасы һәм Татарстан җитәкчеләренә җибәреләчәк.
БУ ТЕМАГА: Интернетта Уфа рәссамын татар кызларын мыскыл итүдә гаеплиләр2017 елның көзендә Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе танылган башкорт җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Исмәгыйловны ВКонтактедагы язмасы өчен 320 мең сум күләмендә штраф җәзасына хөкем итте. Активист 2016 елның язында Ишбдулды Әбйәлилбаш исеме астында башкорт телендә текст һәм урта гасырлар шагыйре Мөхәмәдьярның "Нуры Содур" поэмасыннан өзек элгән диелде. Әлеге язмаларда Казан ханлыгы татарлары кире сыйфатта күрсәтелә. Тикшерү дә, соңрак прокуратура да әлеге текстларда "татарларның гамәлләре агрессив һәм башкортларга каршы юнәлгән" дип күрсәттелә, "материаллар кимсетү сыйфатына ия, аларда милли яктан нәфрәт һәм дошманлык уяту сыйфатлары бар", дип бәяләде.