Каждый день мы куда-то бежим: на работу, с работы, на деловую встречу, к друзям, домой... А как ты обычно добираешься? Бывает ли так, что надо спросить дорогу или помочь кому то? Как выстроить диалог в поезде с попутчиками, с таксистом? Ответы на эти вопросы найдем, изучив данный урок!
Итак, мы с вами уже научились говорить, куда поехать, в каком направлении и на каком виде транспорта, помните 16 урок курса для начинающих?
Прежде чем сесть в общественный транспорт, нужно узнать точки отправления маршрутки, узнать прямой маршрут или с пересадками, выбрать правильную остановку и, конечно же, узнать стоимость проезда. Допустим, мы хотим погулять по дендрарию, но не знаем как туда добраться. Следующие слова-выражения помогут нам быстро найти дорогу:
- Юлның теге ягы – другая сторона дороги
- Юл билеты – проездной
- Юл бәясе – проезд
- Күчеп утырмыйча – без пересадки
- Туры бара торган – прямой маршрут
- Күчеп утырырга – пересаживаться
- Мин адаштым ахрысы. – Похоже, я заблудился.
Кайда кыйммәтрәк? – Где дороже?
В некоторых странах цена за проезд с первого взгляда не кажется такой уж огромной, но если ездить приходится много, то это выльется в крупную сумму. Познакомимся со статистикой:
1. Мюнхенда юл бәясе – $3.24
2. Һельсинкида юл бәясе – $3.28
3. Сиднейда юл бәясе – $3.43
4. Стокһольмда юл бәясе – $4.52
5. Ослода юл бәясе – $5.12
Нәтиҗә: Ослода (Норвегия) юл бәясе кыйммәтрәк.
Мы всегда советуем запоминать новую лексику с привязкой к другим словам, которые вы уже знаете. Так вы сразу учитесь применять слово на практике. Поэтому, для закрепления нашей новой лексики составим несколько предложений:
- Дендрарийга моннан нинди транспорт йөри? – Какой транспорт едет до дендрария?
- Дендрарийга моннан туры бара торган транспорт бармы? – Есть ли прямой транспорт отсюда до дендрария?
- Дендрарийга күчеп утырмыйча ничек барып була? – Как поехать до дендрария без пересадок?
- Юл бәясе ничә сум? / Юл бәясе күпме? – Сколько стоит проезд?
- Миңа күчеп утырырга кирәкме? – Мне надо пересаживаться?
- Миңа кайда күчеп утырыга кирәк булачак? – Где мне надо пересаживаться?
- Миңа юлның кайсы ягында утырырга кирәк? – На какой стороне дороги мне сесть?
- Юлның теге ягына чык. – Переходи на другую сторону дороги.
Дөрес сөйләшәбез (Говорим правильно)
Разбираем распространенную ошибку путаницы "кая" и "кайда". Запоминаем:
- Кайда? – Где?
- Кая? – Куда?
- Син кайда хәзер? – Ты где сейчас?
- Син кая барасың? – Ты куда едешь?
Потренеруемся:
- Как вы спросите о том, где твоя машина?
- Как вы спросите о том, куда тебе надо ехать?
- Как вы спросите о том, где он(а)?
- Как вы спросите о том, куда пошел Динар?
- Как вы спросите о том, куда пойдет Нафиса в выходные?
Для закрепления материала послушайте следующий диалог:
ДИАЛОГ: ЛӘЙЛӘ АДАШКАНМЫ?
- Ләйлә: Самат, сәлам! Нихәл син? Мин бизнес-тренингтан чыктым, Резеда әйткән савыт-саба кибетенә барып киләм. Миңа хәзер кая барырга кирәк?
- Самат: Сәлам! Яхшы, эштә. Савыт-саба беткән мени өйдә?
- Ләйлә: Әлбәттә, берәү дә калмаган. Моннан ул кибеткә туры бара торган транспорт бармы?
- Самат: Такси ал да бар.
- Ләйлә: Ә автобуслар йөрмиме?
- Самат: Йөри, такси белән тизрәк бит.
- Ләйлә: Мин бит ашыкмыйм. Картадан гына карап әйт әле, телефонда зарядка беткәнче.
- Самат: Хәзер юлның теге ягына чык. Анда зур сәгать тора, күрәсеңме? Шуның янында тукталыш, анда 10 нчы номерлы автобус йөри.
- Ләйлә: Күчеп утырырга кирәкме?
- Самат: Юк.
- Ләйлә: Нинди тукталышта төшергә әле? "Ветеренария институты"мы соң? Баштан чыкты.
- Самат: Юк, күчеп утырырга кирәк түгел. Әйе, шул тукталыш.
- Ләйлә: Аннан кая барырга?
- Самат: Ләйлә, телефоныңнан үзең карачы. Ашыгыч эшем бар.
- Ләйлә: Ярар, рәхмәт.
- Самат: Исән-сау йөр.
Your browser doesn’t support HTML5
Ответим на несколько вопросов:
- Ләйлә кайда?
- Ләйлә кая барырга җыена?
- Савыт-саба кибетенә ничәнче номерлы маршрут йөри?
- Ләйләгә автобустан күчеп утырырга кирәкме?
- Рим ни өчен ашыга?
Мы выбираем общественный транспорт из принципа “уңайлы – удобно”:
- Во-первых, тиз – быстро.
- Во-вторых, арзанрак – дешевле.
- В третьих, машина куярга урын эзлисе юк – не надо искать парковку, чтобы поставить машину.
- А если мы едем на личном транспорте то, потому что это уңайлы – комфортно, удобно .
УСТРАИВАЕМСЯ В ПОЕЗДЕ НА ТАТАРСКОМ
Собираетесь в отпуск на поезде? Нужные вам слова для того, чтобы завязать общение или поддержать разговор с попутчиком:
- Бу Анапага бара торган поездмы? Этот поезд до Анапы?
- Бу поезд кайчан кузгала? Когда этот поезд отправляется?
- Бу поезд Анапада ничәдә була? Когда этот поезд прибывает в Анапу?
- Анапага кадәр поезд озак барамы? Как долго идет поезд до Анапы?
- Гафу итегез, кереп китим әле? Извините, разрешите пройти?
- Бу минем урын иде бугай. По-моему, это моё место.
- Мин аскы/өске урында йоклыйм әле? Можно, я буду спать на нижней/верхней полке?
- Поезд соңга каламы әллә? Поезд что, опаздывает?
- Мине сәгать унда уятырсыз әле зинһар? Разбудите меня в 10.00, пожалуйста.
Настало время диалога для закрепления фраз:
ДИАЛОГ “ПОЕЗДДА”
- Фаил: Гафу итегез, кереп китим әле?
- Яшь кыз: Әлбәттә.
- Фаил: Ялгышмасам, бу минем урын иде бугай.
- Яшь кыз: Ничек инде? Хәзер билетны карыйм.
- Фаил: Карагыз әле, минем билетта сез утырган урын язылган.
- Яшь кыз. Гафу итегез, әлбәттә сезнең урын икән. Мин бутаганмын (перепутал).
- Фаил: Куркыныч түгел. Мин – Фаил, ә сез?
- Яшь кыз: Алинә булам. Бик шатмын.
- Фаил: Алинә, поезд соңга калдымы әллә? Чөнки бу тукталышта ул 15.45 булырга тиеш иде. Хәзер инде Уфада ничәдә булабыз икән?
- Яшь кыз: Әйтә алмыйм, ләкин моннан Уфага бер сәгать егерме минут барасы.
- Фаил: Аңлашылды, мин әзрәк черем итеп алам (вздремну), барып җиткәч уятырсыз әле мине.
- Яшь кыз: Ярар.
Your browser doesn’t support HTML5
Проверьте понимание содержания текста методом "Әйе/Юк":
1) Фаил билетны дөрес алмаган.
2) Фаил белән поездда Тимерхан бара.
3) Тимерхан Фаилнең урынын бирми.
4) Тимерхан барып җиткәч уятырга сорый.
Ответы: 1 – юк, 2 – әйе, 3 – юк, 4 – юк.
ЕДЕМ НА ТАКСИ, ГОВОРЯ НА ТАТАРСКОМ
Изучив таблицу татарских фраз и выражений с переводом на русский, вы сможете выстроить любую беседу или же объяснить любое ваше пожелание:
- Мин юлны белмим, беренче баруым. – Я дорогу не знаю, еду первый раз.
- Туры. – Прямо.
- Монда уңга/сулга борылабыз. – Здесь повените направо/налево.
- Бу борылыштан соң туктагыз. – После этого поворота остановитесь.
- Мин бик ашыгам. – Я очень тороплюсь.
- Мин беркая да ашыкмыйм. – Я никуда не тороплюсь.
- Зинһар әкренрәк барыгыз әле. – Пожалуйста, езжайте помедленнее.
- Зинһар әз генә көтеп торыгыз. – Пожалуйста, подождите чуть-чуть.
- Миндә вак акча юк. – У меня нет мелочи.
- Калганы үзегезгә калсын. – Сдачу оставьте себе.
- Мине шушы адрес буенча илтеп куегыз әле зинһар. – Довезите, пожалуйста, вот по этому адресу.
Таксист белән нәрсә турында сөйләшеп була? (О чем можно говорить с таксистом?)
1. Поговорим о погоде:
– Ай-яй һава торышы бозылды... – Ай-яй как испортилась погода.
– Иртәгә боз явачак диләр әле. – Завтра град обещают.
2. Пожалуемся на тех, кто нарушает:
– Карагыз әле, нишли ә! – Смотрите что делает ведь!
– Башсызлар! Ашыгалар һаман... – Бестолковые! Торопятся как всегда...
3. Похвалим таксиста:
– Урамда салкын, ә сезнең машинада шундый җылы. Алайса без туңган идек! – На улице так холодно, а у вас в машине так тепло. Тогда мы так замерзли!
– Җилтерәтеп китереп куйдыгыз, рәхмәт Сезгә! – С ветерком довезли, спасибо Вам!
Даже если данная лексика в целом нам знакома, закрепить её не помешает. Представляем вашему вниманию три диалога с таксистом. Выделите из них:
- Самого доброго пассажира.
- Невнимательного таксиста.
- Прекрасного собеседника.
ДИАЛОГ №1
Your browser doesn’t support HTML5
– Әкренрәк барыгызчы зинһар? Мин бер кая да ашыкмыйм.
– Юл тыгымында утырасыгыз киләме? Минем килми, шуңа кыска юллардан Сезне җилтерәтеп илтеп куячакмын.
– Юл тыгымы булса булсын, әкренрәк барыгыз, миңа сәламәтлек кыйммәтрәк.
- Юл тыгымы – пробка (на дороге)
ДИАЛОГ №2
Your browser doesn’t support HTML5
– Тәрәзәне ачсам, сез каршы түгелме?
– Сезгә эссе булса, кондиционер кабызам.
– Рәхмәтле булыр идем.
– Әлбәттә. Урамда бик эссе. Кондиционерны кабызып-сүндереп торам, салкын тияргә мөмкин сезгә дә миңа да.
– Рәхмәт, сез бик игътибарлы.
ДИАЛОГ №3
Your browser doesn’t support HTML5
– Миннән ничә сум?
– 124 сум булды.
– Миндә вак акча юк икән, менә 500 сум. Калганы үзегезгә калсын.
– Бу бик күп бит инде. Рәхмәт.
БЕЛӘ ИДЕГЕЗМЕ? – А ВЫ ЗНАЛИ?
- Canal Taxi (Таиланд) – зур, көчле тавышлы көймәләр төрле су каналлары буенча йөри. Көненә йөзләгән туристны Тайланд белән таныштыра.
- DUKW (Бөек Британия) – җирдә дә , суда да йөри торган амфибия-автобусы.
- Агач лифт (Вальпараисо (Чили) – туристлар бөек тауларга менеп, табигать матурлыгына сокланалар (восхищаются).
- Бамбуклы поезд (Камбоджи) – электр двигателле бик экономияле транспорт.
- Трицикл GoCar (Испания) – икенче төрле “җырчы такси”. Аның төп функциясе туристларны Барселона шәһәре белән таныштыру. Машина GPS навигаторы буенча үзе йөри, сөйли. Туристларга күңелсез булса мәзәк сөйли яки җырлый ала.
*****
На этом наш урок подошел к концу. Надеемся, что он был лёгким и интересным, и позволил вам выучить много нового и интересного!
Предлагаем пройти тест для закрепления полученных знаний:
Это курс "Разговорный татарский для продолжающих". Если вы только начинаете изучать татарский, то вам поможет наш курс "Татарский для начинающих".
Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Так же мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.
Встретимся на следующем занятии. Сау булыгыз!