Татарстан Дәүләт шурасына сайлау алды кампаниясе дәвам итә. Хәзер сәяси фиркаләргә агитация өчен басма матбугатта һәм ТВ-радиода бушлай, ләкин аерым кысаларда чикләнгән чыгыш ясау мөмкинлеге бирелә. Күтәрелгән темаларның күпчелеге социаль-икътисади мәсьәләләргә кагыла. Милли мәсьәләләр, татар теле язмышы бик күтәрелми. Азатлык "Бердәм Русия", КПРФ, ЛДПР, "Гадел Русия", "Русия коммунистлары", "Яблоко" фиркаләренең сайлау алды програмын өйрәнде һәм аларның татар телен ни дәрәҗәдә якларга әзер булуын сорашты. РОСТА һәм Пенсионерлар фиркасе белән элемтәгә кереп булмады.
"Гадел Русия": татар теле мотлак укытылырга тиеш
Татар телен якларга җыенуын рәсми рәвештә бары бер фирка генә ачык белдергән иде. Ул – "Гадел Русия". Гәрчә, татар теленә федераль хакимият һәм прокурорлар тарафыннан һөҗүм барганда әлеге фирка тыныч кына утырды.
Ә хәзер "Гадел Русия" сайлау алды програмында татар телен мәктәпләрдә мотлак укыту мәсьәләсен беренче урынга куйды. Агитация язуларында: "Дәүләт шурасы татар телен укытуны ихтыярига калдырып, үз халкына мөнәсәбәтен күрсәтте. "Гадел Русия" мондый килешүчән позицияне кабул итә алмый. Бүген алар татар телен тыя, иртәгә урыс телен тыярга мөмкин. Урыс теленә гомум дәүләт күләмендә туган тел буларак шактый өстенлек биреп, Русия төбәкләрендәге дәүләт телен укытуны мәгариф програмының мәҗбүри фәннәр өлешенә кертергә кирәк. Шул ук вакытта кеше хокуклары бозылмаска һәм көчләп мәҗбүр итү булмаска тиеш", диелә "Гадел Русия"нең сайлау алды програмында.
Татар телен мәктәпләргә кайтаруны "Гадел Русия"нең Татарстан бүлеге рәисәсе Рушания Билгилдиева республика эчендә хәл итәргә мөмкин дип саный. Депутат булып сайланган очракта, Мәскәү белән сөйләшүләр үткәрмичә дә эшләп була ди ул. Гәрчә, татар телен мәктәптә мотлак укыту федераль кануннар белән тыелган.
"Путин татар теле турында әйтмәде. Ул урыс телен федераль стандартка туры китерегез диде. Федераль стандартларда вариативлык һәм элективлык дигән әйбер бар. Татар телен шунда кертеп була. Балалар беренче алмашта мотлак дәресләрдә белем алалар. Икенче алмашта өстәмә тирәнтен итеп укыйлар. Татар телен шунда кертергә мөмкин.
Татарлар татар телен тирәнтен өйрәнергә тиеш. Безнең ул шулай булды. Татар балалары аерым төркемдә белем алды. Башка милләтләр икенче програм нигезендә укырга тиеш", дип белдерде Билгилдиева Азатлыкка.
Билгилдиева сүзләренчә, хәзер республикада татар теле мәсьәләсенә багышланган тагын бер киңәшмә үткәрергә кирәк. "Депутатларны, укытучыларны, зыялыларны җыярга кирәк. Бергә утырып, яңадан програмнар карап, өстәмә дәресләр куярга кирәк", ди ул.
"8 сентябрьдә "Гадел Русия"гә тавыш бирүче кешеләр – татар телен һәм татар халкын яклаучылар, дигән шигарь белән чыктык" дип сөйләде Раушания Билгилдиева Азатлыкка.
БУ ТЕМАГА: "Бу депутатлар халык хәтерендә кара тап булып калачак"Бердәм Русия: "Яклыйбыз-яклыйбыз" һәм вәссәлам
"Бердәм Русия" фиркасе програмында татар теле турында ачык берни язылмаган. Бары "күптелле мәгариф мохитенә ярдәм итү һәм аны үстерү" дигән сүзләр генә бар фирканең төп өстенлекле юнәлешләрен билгеләүче документта.
Бу Татарстан дәүләт киңәшчесе, Яңарыш фонды җитәкчесе Миңтимер Шәймиевнең полилингваль – өч телле мәктәпләр төзү проекты кысаларында гына калу дигәнне аңлата.
Азатлык "Бердәм Русия" әгъзасы, Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова белән элемтәгә керде. "Яклыйбыз-яклыйбыз. Ләкин хәзергә зурлап сөйли алмыйм", дип кыска тотты сүзен Римма ханым.
Ә Дәүләт шурасы рәисенең башка бер урынбасары Татьяна Ларионова исә, алтынчы чакырылыш депутатларына татар телен укыту мәсьәләсен хәл итәргә туры киләчәк дип белдергән иде. "Федераль кануннарга үзгәрешләр кертеп, дәүләт телләрен укыту хокукларын билгелисе иде. Мондый хәлдә бер без генә түгел, Башкортстан да шулай ук. Милли телләре булган бөтен республикаларның да балаларга дәүләт телләрен укыту ихтыяҗы бар", диде Ларионова.
Шул рәвешле, Дәүләт шурасында иң күп урыннарны биләп килгән әлеге хакимият фиркасе татар телен якларга җыенмый. Ни дисәң дә, үзе федераль канун нигезендә татар телен укытуны тыйган бу фиркадән башкага өметләнергә дә кирәкмидер.
КПРФ татар телен мотлак укытуны хупламый
КПРФның Татарстан бүлеге сайлау алды програмында татар теле, милли мәсьәләләр турында бер сүз дә язылмаган. Анда социаль һәм икътисади өндәмәләр генә бар.
Фирканең республика бүлеге башлыгы Хафиз Миргалимов исә Азатлык хәбәрчесенә, киресенчә, татар теленә зур урын бирелүен әйтте. Алар сайлау алды платформасын, өндәү кәгазьләрен, газетын татарчага тәрҗемә иткән. Моны алар Актаныш, Мөслим, Сарман, Арча кебек татар телле районнарда кулланачак.
"Ленинның әйткән сүзләрен истә тотып, бер телгә дә өстенлек бирергә ярамый. Барысы да тигез булырга тиеш. Аеруча, туган телләрне өйрәнү. Мәктәпме, эш урынымы, оешмаларда телне белү һәм документларны шул телдә алып бару зарур эш дип уйлыйм", диде Миргалимов Азатлыкка.
"КПРФ татар телен мәктәпләрдә мотлак укыту яклымы?" дигән сорауны Миргалимов бу инде хәл ителгән мәсьәлә дип җаваплады.
"Русия мәгариф министры бу мәсьәләне карады ич. Анда телне өйрәнү ата-аналардан һәм балалардан тора дип әйтелгән. Безнең Миңтимер Шәрипович әйткән кебек, ата-аналар арасында агарту эшен алып бару, укыту програмын җиңеләйтү һәм сөйләшә ала торган балаларга белем бирү зарур. Балалар бакчасы, мәктәп, гаиләдә бергәләп эшләгән вакытта... Мәҗбүри укытканда аның сыйфаты әллә ни булмаячак дип уйлыйм. Карагыз, француз, алман, инглиз телен укучыларның берничәсе генә камил белә. Ә менә 9-нчы сыйныфны бетергәннәргә татар теленнән БДИ кирәкми", диде Хафиз Миргалимов Азатлыкка.
Русия коммунистлары: "Татар теле турында сөйләргә ирек бирмиләр"
Икенче коммунистлар – "Русия коммунистлары" фиркасе сайлау програмын бөтенләй әзерләмәгән. Бары интернетта кыска видеоязмалар гына чыгарып киләләр. Анда Иосиф Сталин һәм Куба инкыйлабчысы Фидел Кастроның фотосурәте астында агитацион язулар язылган.
Фирканең идеологик мәсьәләләр өчен җаваплы сәркатибе Роберт Садыйков сүзләренчә, алар 2014 елда Дәүләт шурасы сайлавы өчен язылган програмны кыскартып чыгарганнар.
"2014 елда язылган програмны калдырдык. Анда татар теле турында да бар. Мәсәлән, читтә яшәгән татарларга шул төбәк хакимияте ярдәм итәргә тиеш дигән сүзләр бар", диде Садыйков Азатлыкка.
"Татар телен мотлак итеп укытуны яклыйм. Татар мәктәпләре булырга тиеш. Анда белем бирүне татарча алып барырга, урыс телен аерым фән буларак укытырга кирәк. Ә урыс мәктәпләрендә татар теле яңа методика белән өйрәтелергә тиеш" ди ул.
Ләкин ул бу фикерләрен Татарстан матбугаты һәм телевидениесе аша җиткерә алмавын әйтте. Садыйков әйтүенчә, татар теле мәсьәләсен күтәрү рәсми булмаган тыю дәрәҗәсендә.
Инфляция, бәяләр, халыкның яшәү дәрәҗәсе, татар теле кебек иң кирәкле темалар бөтенләй юк
"Безнең реклам белән шөгыльләнергә мөмкинлек юк. Дәүләт биргән бушлай вакытта исә аларча гына сөйләшергә кушалар. Бездә бит демократиянең "д" хәрефе дә юк. Әйтик, телевидениедә сөйләргә 1 минут вакыт бирәләр. Аларның алдан ук 19 тема билгеләп куелган. Инфляция, бәяләр, халыкның яшәү дәрәҗәсе, татар теле кебек иң кирәкле темалар бөтенләй юк. Тәнкыйть итәргә ярамый. Сөйләгәндә бүлә башлыйлар. Бу нинди демократия инде? Сайлау вакытында фиркаләрне тәнкыйтьләргә ярамый", дип белдерде Садыйков Азатлыкка.
Шулай ук Роберт Садыйков "Тишков тәкъдим иткән "россиян" дигән милләт атамасына без каршы чыгабыз. Андый милләт элек тә булмаган, киләчәктә дә булмаячак" дип өстәде.
ЛДПР: "Татар мәктәпләренең барысыннан да файда юк"
Дәүләт шурасы сайлавына ЛДПР махсус програм әзерләмәгән. Алар фирканең федераль програмы нигезендә эшлиләр. "Русия урыслар өчен" кебек шигарләр белән чыгучы фирка агитация кәгазьләрен дә бер телдә – урысча гына бастырып тарата.
"Татарстанда бүген бик күп татар мәктәпләре, татар балалар бакчалары, татар институтлары, татар милли-мәдәни оешмалары бар. Нәрсә генә юк? Ләкин аларның бөтенесеннән дә файда юк. Мин ЛДПРның Татарстандагы җитәкчесе булсам да, зур түрәләр белән татарча сөйләшәм. Алар мине аңламый, татарча сөйләшми. Моннан ни файда? Татарстанда яшәүчеләрнең яртысы татар, яртысы православ динендә. Ни өчен аларны мәҗбүри татар теленә өйрәтергә? Миңтимер Шәймиев полилингваль мәктәпләр эшлибез диде. Монысы дөрес. Кем тели – шулар барсын", диде ЛДПРның Татарстан бүлеге координаторы Марсель Габдрахманов.
"Татар теленең дәүләт теле булуына мин каршы түгел. Ләкин без бит Русиянең бер өлеше. Монысы – бер. Икенчедән, шартнәмәне озайтмадылар. Бүген булган Дәүләт шурасы бөтенләй кирәкми. Татар телен яклый, шартнамәне озайта алмады. Салымнарның 80 проценты Мәскәүгә китә. Берсен дә эшли алмаган парламент нәрсәгә кирәк ул? Кечкенә генә канун актларын министрлыклар да эшли ала. Дәүләт шурасы бернәрсә эшләмәде", диде Габдрахманов Азатлыкка.
"Яблоко": "Татар телен аланнарда гына укытырга кирәк"
"Яблоко" татар теленең Конституция нигезендә укытылуын яклый", дип белдерде "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин Азатлыкка. Әмма хикмәт шунда ки, әлеге фирка Дәүләт шурасы сайлавына фирка исемлеге тәкъдим итмәде. Алардан бары бер мандатлы бүлгедән бер генә намзәт катнаша. Ул – Вера Керпел.
Вера Керпел Идел буе сайлау бүлгесендә катнаша. Әлеге бүлгенең төп өлеше Яшел Үзән районы җирлегенә карый. Керпель, экоактивист буларак, сайлау програмында чүп яндыру заводын төзүгә каршы көрәш максатын куя. Татар теле мәсьәләсен ул халыкта ихтыяҗ булган очракта гына күтәрәчәген әйтте.
"Без укыганда татар телен начар өйрәтәләр иде. Һәркемнең татар телен уку мөмкинлеге, укыту кызыклы һәм нәтиҗәле булырга тиеш. Белемем белән мин иврит теле белгече. Ул телне кире кайтарган кебек, татар теле белән дә шулай эшләргә була. Кызганыч, кечкенә телләр, шул исәптән, татар теле юкка чыгып бара. Бу – факт. Татар телендә тулы белем бирмиләр. Берәр фәнне татарча укытсагыз, бик авыр булачак, чөнки терминнары юк. Татар теле академиясе булдырырга мөмкин. Анда яңа сүзләр уйлап чыгара алырлар иде", диде Керпел Азатлык хәбәрчесенә.
"Татар теле мотлак укытылырга тиешме?" дигән сорауга Вера Керпел болай диде:
"Миңа элек укытылганы да, хәзергесе дә ошамый. Иске методика белән укытуны калдырырга ярамый. Хәзер дә иске програм калды. Мин Татарстанда татар телен укытуны мотлак итеп калдырыр идем. Ләкин башка форматта оештырырга кирәк. Мин биш көнлек укытуга күчүне карарга кирәк дип саныйм. Күп кенә төбәкләрдә биш көн белем алалар. Бездә, татар теле күп булганга, алты көн укыттылар. Ә татар телен бу биш көн эчендә укытмыйча, аланнарда өйрәтергә булыр иде. Чөнки бөтен балалар аланнарга йөри. Мин шундый шартларда татар телен укытыр идем", диде Вера Керпел.