Казанда Татарстан әләмнәре һәм тасмалар таратылды

Татарстан әләмнәрен тарату

30 августта Азатлык татар яшьләр берлеге активистлары Казанның Бауман урамында суверенитет көне уңаеннан Татарстан байрагы төсендәге 50 мең тасма һәм 10 мең кечкенә әләм таратты.

Чара 30 август - Татарстанның суверенитет декларациясе кабул ителгән көнгә багышланды.

Тасма таратучыларның берсе, “Азатлык” татар яшьләре берлеге активисты Наил Нәбиулллин 30 август бернинди Шәһәр көне дә Республика көне дә түгел, бу Татарстан дәүләтчелеге көне дип белдерде.

“Дәүләтчелек көнендә дәүләт байраклары тарату бик мөһим. Без мондый тасмалар тарата башлауга быел 10 ел булды. Шушы ун ел эчендә 840 мең тасма тарата алдык. Бу 420 чакрым булып чыга. Бу ара Казаннан Болгарга барып кайтуга тиң. Таратылган барлык тасмаларны исәпләсәң, Татарстан парламентын бер мең тапкыр урап чыгарга мөмкин, 47 тапкыр Эверестка менәргә мөмкин, 7 мең тапкыр Сөембикә манарасы биеклегенә сузып була”, дип сөйләде ул.

Тасма тарату

Нәбиуллин бу көндә тасмаларны республиканың сигез район һәм шәһәрендә - Әлмәт, Лениногорски, Буа, Биектау, Түбән Кама, Саба, Чаллы һәм Казанда таратуларын әйтте.

Нәбиуллин элегрәк тасмалар бик авыр таратыла иде, хәзер бер мең тасманы бер минутта таратып бетереп була диде.

Аның сүзләренчә, тасмаларны алган кешеләр аларны горурланып машиналарына, киемнәренә, букчаларына эләләр. Рәсми бәйрәмнәрдә Татарстан түрәләре дә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та түшенә әлеге тасмаларны тага башлаган.

Наил Нәбиуллин Азатлыкка алга таба да Татарстан республикасы һәм татар халкының истәлекле көннәрендә тасма таратуны дәвам итәчәкләрен җиткерде.