Дөнья башкортлары корылтае "Эхо Москвы"ның Уфа редакциясеннән 10 млн сум таләп итә

Дөнья башкортлары корылтае җыены, 28 июнь

Дөнья башкортлары корылтае "Эхо Москвы в Уфе" радиостанциясеннән мәхкәмә аша 10 млн сум таләп итмәкче. Шикаять оешманың намусын һәм абруен яклау максатыннан тапшырылган диелә. Радиостанция аптырашта, ул корылтай көннәрен яктыртканда бернинди хилафлыклар булмады дип белдерә.

Дөнья башкортлары корылтае Башкортстанның Арбитраж мәхкәмәсенә шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Корылатай "Эхо Москвы в Уфе" радиостанциясеннән 10 млн сум таләп итә. Гаризаны 26 сентябрьдә караячаклар. Эш материаллары Арбитраж мәхкәмәсе сайтында бар, ләкин дәгъваның эчтәлеге бирелми.

"Эхо Москвы в Уфе" радиосы мөдире Руслан Вәлиев та Азатлыкка Дөнья башкортлары корылтаеның радиога нинди дәгъвалары булуын белмибез дип әйтте.

"Әлегә без бары тик мәхкәмәгә гариза 3 сентябрьдә бирелгәнен һәм беренче утырышның 26 сентябрьгә билгеләнгәнен генә беләбез.

Корылтайның нинди дәгъвалары бар, нәрсә белән канәгать түгелләр – билгесез. Фаразлый гына алабыз. Безнең радио Дөнья башкортлары корылтае көннәрен киң яктырты, аерым экспертларны эфирга кунакка чакырды, әмма журналистика ягыннан бернинди хилафлык булмады", диде Вәлиев.

Башкорт оешмасыннан аңлатмалар юк. Азатлык шалтыратуларын алмадылар. "Коммерсантъ в Уфе" Дөнья башкортлары корылтае рәисе Искәндәр Юлдашев белән сөйләшә алган. Юлдашев шикаять оешманың намусын һәм абруен яклау максатыннан бирелде дигән. Әмма нинди материалларга дәгъва белдерелүен хәбәр итүдән баш тарткан.

28-29 июнь Уфада Дөнья башкортларының V корылтае узды. Анда "Башкорт" оешмасы активистларын куып чыгару, тоткарлау белән бәйле җәнҗал туды. Әлеге хәлдән соң Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров "Башкорт" лидерлары турында "Бу кешеләргә рәхимсез булачакмын" дип белдерде.