"Мондый хәл килеп чыгуы бик кызганыч. Әмма мәсьәләләрне, шул исәптән халыкларның телләрен һәм мәдәниятен саклау өлкәсендәгене алай хәл итәргә ярамый", диде "Взгляд" газетасына "Русия фин-угыр халыклары берлеге" башлыгы Петр Тултаев.
Аның фикеренчә, гомумән милли мәсьәләләр һәрбер халык, бигрәк тә азчылык халыклар өчен бик авыр кабул ителә.
"Әмма мәсьәләне болай хәл итәргә ярамый – телләрне, мәдәниятләрне саклау белән шөгыльләнүче шактый гына җәмәгать оешмалары бар
Шуны аңларга кирәк - без күпмилләтле илдә яшибез. Һәм монда үз карашыңны яклау һәм башкаларга җиткерү өчен барысын да үлчәп эшләргә һәм җаваплы булырга кирәк. Удмурт халкының әлбәттә проблемнары бар. Башка халыкларныкы да бар. Шул ук вакытта милли-мәдәни иҗтимагый оешмалары һәм хакимият вәкилләренең карашлары туры килми. Һәм хәтта милли-мәдәни оешма вәкилләренең үз арасында да каршылыклар була. Удмуртларның бу хакта һәм бу кешегә карата да еш кына бәхәсләре тууын беләм", дип өстәде Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы вәкиле Тултаев.
"Русия халыклары фин-угыр халыклары берлеге" башлыгы сүзләренчә, Разинның гамәле аңлашылмый, чөнки удмурт теле республика мәктәпләрендә өйрәнелә һәм укытыла.
"Аларның башка халыкларга үрнәк булырлык күп кызыклы әйберләре эшләнә. Милли телевидениеләре, милли програмнары һәм тапшырулары бар... Әмма нәрсә генә булса да даими начарлыкны гына күрүче кискен карашлы кешеләр бар", ди Тултаев.
Ул Разинны кемдер үз максатында кулланган булырга мөмкин дип саный. Удмуртия хакимиятенең җирле халык фикерләренә битараф түгеллеген әйтә.