Your browser doesn’t support HTML5
*****
Шушы минутта Морис Джеральд күпсанлы халык каршында басып тора. Аны зур гөнаһта – гаепсез кеше үтерүдә гаеплиләр! Бу чынбарлык микәнни? Әгәр чын булса, аның эше харап. Халык менә шул турыда уйлый. Кайберәүләр аңа кызыксыну белән, кайберәүләр аңламыйча карый, әмма күбесенең карашында – усаллык. Ә менә тагын бер караш. Бу күзләр башкалар сыман карамый. Аларда борчу да, наз да, ышаныч та бар. Бу карашны күпләр сизде, чөнки каретадагы агарынган йөз бик гүзәл иде. Ләкин бу караш нәрсә аңлатканын күпләр сизмәде. Хәтта гаепләнүче үзе дә. Күзләр аңа караса, ул куркыныч хәлен дә оныта иде. Аңсыз вакытта төшенә кергән йөз хәзер аның каршысында. Һәм ул белә – халык арасында аңа мәңге тугры булган дусты бар иде.
Хаким панамасын салды, биш-алты тапкыр тәмәкесен суырып алды һәм сүз башлады:
– Хөрмәтле хөкемларлар! Без монда барыбызга да мәгълүм булган эшне тыңларга килдек. Иң хөрмәтле ватандашларыбызның берсе үтерелде. Бу гамәлне кылуда каршыгыздагы кеше гаепләнә. Минем бурычым – мәхкәмә процедурасы дөрес барганын күзәтү. Ә сез дәлилләрне тикшерергә һәм гаепләүнең гаделме, юкмы икәнен хәл итәргә тиеш буласыз.
Соңыннан гаепләнүчегә гадәти сорау бирделәр:
– Сез гаебегезне таныйсызмы?
– Юк, – диде гаепләнүче.
Аның янында торучы Кассий Колхаун һәм берничә җәллад көлемсерәп куйдылар. Хаким сүзсез генә сигарасын алды. Прокурор гаепләү ягының шаһитләрен сораштыра башлады. Беренче Франц Обердоферны дәштеләр. Аннан исемен, яшен, белемен сорадылар, аннары әлеге эш турында барлык белгәннәрен сөйләргә куштылар. Обердоферның күрсәтмәләре элек сөйләгәннәре белән туры килә иде. Яшь Пойндекстер югалган төндә Морис Джеральд аның кунакханәсеннән төнге уникедән соң киткән. Китәр алдыннан ул яшәгән өчен түләгән. Морис Джеральд өенә – Нуэсес ярларына юнәлгән. Әмма кая барасын әйтмәгән. Шаһит белән араларында дустанә мөнәсәбәтләр булмаган. Шаһит уйлавынча, мустангер куышына киткән, чөнки алдагы көндә аның хезмәтчесе әйбеләрне ташыган.
– Ә үзе белән ул нәрсә алды?
Шаһит төгәл хәтерләми иде. Янында мылтыгы булганмы – белми. Мексиканнар гадәтенчә, ияренә бәйләнгән иде кебек. Әмма ул бершиксез шуны әйтә ала: кобурасында револьвер һәм билендә аучы пычагы бар иде. Джеральдның өстендә, һәрвакыттагыча, мексикалы костюмы, иңнәрендә серапе иде. Шаһиткә мустангерның төнлә китүе сәер тоелган. Өстәвенә, башта ул иртән китәргә теләгән булган. Ул бик ашыга иде, әмма исерек булмаган. Атка утырганда бик ачулы күренгән. Джеральның каян кайтканын шаһит белми, әмма мистер Пойндекстерның плантацияләре ягына барганын белә иде. Соңгы өч-дүрт көн эчендә аны ул җирләрдә еш күргәннәр. Ул анда төнлә дә, көндез дә, җәяү дә, атта да йөргән.
Шаһиттән Һенри Пойндекстер турында сораштырдылар. Ул аның белән таныш булмаган һәм кунакханәсенә төн уртасында килгәч, бик гаҗәпләнгән. Яшь Пойндекстер мистер Джеральдны күрергә теләгән һәм, мустангерның киткәнен белгәч, бик тынычсызланган. Джеральд белән нәкъ менә шушы төндә күрешергә кирәк булуын әйткән һәм ул киткән якка юнәлгән.
Обердоферның күрсәтмәләре Джеральд өчен бер дә кулай түгел иде. Китү сәгатен кинәт үзгәртүе аеруча сәер булып тоелды. Ни өчен Һенри Пойндекстер да тынычсыз булган? Нигә ул Джеральдны куып җитәргә ашкынган? Шаһит ике егет ачуланышкандыр дигән фикер әйтергә теләде.
Тагын берничә шаһитны чакырдылар. Әмма аларның күрсәтмәләре гаепләнүче файдасына иде. Алар әйтүенчә, гаепләнүче һәм вафат кешенең мөнәсәбәтләре дусларча булган.
Ниһаять, эшне бөтенләй башка якка борган күрсәтмәләр бирүче шаһит чакырылды. Бу капитан Кассий Колхаун. Аның сөйләгәне тикшерү барышын тәмам үзгәртте. Ул үтерүнең мотивын гына ачып калмый, ә җинаятьнең авырлыгын да арттыра. Колхаун бакчада булган очрашу, анда әрләшү булганлыгы, Джеральдның китүе (шаһит әйтүенчә, янап китүе) хакында әйтте; Һенриның мустангер артыннан чабуы турында сөйләмәде.
Бу хурлыклы хәлләр халыкны шаккаттырды. Хаким, хөкемдарлар, халык – барысы да гаҗәпсенеп калды. Кешеләр пышылдаштылар, кычкырдылар. Каршыларындагы кеше хәзер бер түгел, ике җинаятьтә гаепләнә. Ул Пойндекстерның улын гына үтермәгән, ә кызын да хурлыкка калдырган. Шулвакытта авыр ыңгыраш ишетелде. Бу кайгыга баткан Пойндекстерның тавышы иде. Халык аңа игътибар итмәде, бер гаепләнүчегә, бер каретадагы Луизага карады.
Кинәт нидачының тавышы ишетелде:
– Луиза Пойндекстер!
Слова и выражения
- күпсанлы халык каршында – перед многочисленным народом
- гаепсез кеше үтерүдә гаеплиләр – обвиняют в убийстве невиновного
- эше харап – дело плохо
- кайберәүләр – некоторые
- усалык – злость
- борчу – беспокойство
- наз – нежность
- ышаныч – доверие/вера
- агарган йөз – побледневшее лицо
- мәңге тугры булган дусты – вечно верный друг
- хаким – судья
- хөкемдарлар – присяжные, судьи
- барыбызга да мәгълүм булган эшне – известное всем нам дело
- ватандаш – гражданин
- гамәлне кылуда – в совершении поступка
- дәлилләрне тикшерергә – проверить доказательства
- хәл итәргә – решить
- Сез гаебегезне таныйсызмы? – Вы признаёте свою вину?
- берничә җәллад көлемсерәп куйдылар – несколько головорезов усмехнулись
- гаепләү ягының шаһитләрен сораштыра башлады – начал допрашивать видетелей обвинения
- кунакханәсеннән – из гостиницы
- Нуэсес ярларына юнәлгән – направился к берегам Нуэсес
- дустанә мөнәсәбәтләр – дружеские отношения
- куышына – к хижине
- Мексиканнар гадәтенчә, ияренә бәйләнгән иде кебек. – По обычаю мексиканцев, кажется, был привязан к седлу.
- аучы пычагы – охотничий нож
- кулай – выгодно
- күрсәтмәләре – его показания
- куып җитәргә ашкынган – стремился догнать
- эшне бөтенләй башка якка борган күрсәтмәләр – показания, повернувшие дело совсем в другое направление
- тикшерү барышын – ход следствия
- җинаятьнең авырлыгын – тяжесть преступления
- янап – угрожая
- хурлыкка калдырды – опозорил
- ыңгыраш – стон
- нидачы – глашатай
*****
Луиза Пойндекстер экипаждан чыкты, шаһитләр урынына килде һәм халыкка борылды.
Барысы да аңа карады. Кемдер сорау белән, кайберсе җирәнү белән, күбесе сокланып карады. Әмма бер кеше генә аңа башкалар кебек карамый иде. Аның карашында назлы мәхәббәт һәм чак кына сизелерлек борчу бар иде. Бу гаепләнүче үзе. Тик кыз аңа карамый. Карашы ике туган абыйсы Кассий Колхаунга төбәлгән. Әйтерсең, карашы белән аны юк итәргә тели.
– Мисс Пойндекстер, энегез юкка чыккан төндә кайда идегез? – дип сорады кыздан прокурор.
– Өйдә, әтиемнең асиендасында.
– Сорарга рөхсәт итегез. Ул төндә бакчага чыктыгызмы?
– Әйе.
– Сәгатен әйтерлек мәрхәмәтле булмассызмы?
– Уникедә, ялгышмасам.
– Сез ялгыз идегезме?
– Гел түгел.
– Димәк, күпмедер вакыт сезнең янәшәдә кемдер булган?
– Әйе.
– Сез мәхкәмә белән шулкадәр ачык, мисс Пойндекстер, бәлки аның кем булганлыгын да әйтерсез?
– Әлбәттә. Алар икәү иде. Берсе энем. Икенчесе – мин яшермим – мистер Морис Джеральд иде. – Тагын тавыш күтәрелде.
– Сорарга рөхсәт итегез: бу күрешү очраклы гынамы, әллә алдан сөйләшенгәнме?
– Алдан сөйләшенгән.
– Мин сезгә уңайсыз сорау бирергә мәҗбүрмен. Гафу итегез мине, мисс Пойндекстер. Очрашуыгызның максаты нинди иде?
Шаһит кыз халыкка битараф караш ташлады һәм:
– Мин бернәрсә дә яшерергә җыенмыйм. Бакчага мин яраткан кешем белән күрешер өчен чыктым. Мин аны хәзер дә яратам, сезнең каршыгызда гаепләнүче буларак басып торса да. Хәзер, сэр, сез канәгатьтер дип уйлыйм.
– Юк, моның белән генә тәмамланмый, – дип дәвам итте прокурор.– Минем сезгә тагын бер сорау бирәсем бар, мисс Пойндекстер... Сезгә кадәр сораштырылган шаһит нәрсә дигәнен ишеттегезме? Сезнең энегез һәм гаепләнүче дошманнар булып аерылышканнарын белә идегезме?
– Дөрес.
Бу җавап халыкны тагын да катырак дулкынландырды. Җавап Колхаун күрсәтмәләрен дәлилли иде. Үтерүнең сәбәбе ачык. Халык шаһитнең аңлатуларын көтмәде. "Асарга! Хәзер үк асарга!" – дигән сүзләр ишетелде.
– Энем аның артыннан ачу белән китмәде. Ул гафу үтенергә теләде...
Берничә сораудан соң хаким Луиза Пойндекстерны җибәрде. Ул каретасына кайтты; халык аңа җирәнеп карый иде. Кыз күрсәтмәләре белән гаепләнүчегә дә, үзенә дә зыян китергәнен аңлады.
Колхаунны тагын чакырдылар. Ул ялган күрсәтмәләре белән гаепләнүчегә карата тагын да көчлерәк нәфрәт уятты. Аның барлык күрсәтмәләре – ялган, әмма чынбарлык кебек күренәләр иде. Тагын "Асарга!" дигән сүзләр ишетелде. Әмма хәзер сүзләргә хәрәкәтләр дә кушылды. Ир-атлар киемнәрен салдылар, эшләпәләрен күккә чөйделәр. Луиза үзен гаепле дип саный иде. Халыкның ачуын арттырдым, дип уйлады ул.
Берничә минуттан Морис-мустангерны имән ботагында асачаклар. Халык менә шуны теләде. Бәхеткә каршы, башка фикердә булган кешеләр дә бар иде. Алар күп түгел, әмма алар моңа юл куймаска булдылар.
– Ватандашлар! – дип кычкырды хаким. Мәхкәмә кануны таләпләренә буйсынырга кирәк. Техас башка штатлардан аерылмый. Үзегез дә беләсез. Үзен аклар өчен кешегә бер сүз дә әйтергә бирмәссезме?! Бу гаделсез, бу җинаять булыр иде!
– Ә ул җинаять кылмадымыни? – дип кычкырды берсе.
– Бу әлегә дәлилләнмәгән. Без барлык күрсәтмәләрне дә тыңламадык. Икенче якның шаһитләре нәрсә әйткәнен тыңларга кирәк... Нидачы! Яклау ягы шаһитләрен чакырыгыз.
Нидачы Фелим О’Нилны чакырды. Мустангер хезмәтчесенең каршылыклы, урыны белән чынбарлыкка охшамаган хикәясе хуҗасына бер дә булышмый иде. Икенче шаһит – аучы Зебулон Стумпны чакырдылар. Стумп сүзне башта егеткә бирергә тәкъдим итте. "Минем күрсәтүләрем аның хикәясенә дәлил булыр", – дип белдерде. Бу мәхкамәнең формаль ягына каршы килү иде, әмма хаким шаһитнең үтенечен кире какмады.
Слова и выражения
- җирәнү – презрение
- чак кына сизелерлек борчу – еле заметное беспокойство
- ике туган абыйсы – двоюродный брат
- караш төбәлгән – направлен, устремлён
- Сәгатен әйтерлек мәрхәмәтле булмассызмы? – Не будете ли так любезны сказать время?
- сезнең янәшәдә – рядом вами
- алдан сөйләшенгән – заранее договорённый
- битараф караш ташлады – бросил равнодушный взгляд
- яшерергә җыенмыйм – не собираюсь скрывать
- дулкынландырды – взволновало
- дәлилли – доказывает
- сәбәп ачык – причина ясна
- зыян китергәнен аңлады – поняла,что навредила
- моңа юл куймаска булдылар – решили не допустить этого
- күрсәтмә – показание
- шаһитнең үтенечен кире какмады – не отвергнул просьбу свидетеля
*****
Гаепләнүче алга чыкты. Һавада тынлык урнашты.
– Хаким әфәнде, хөкемче әфәнделәр! – дип сүз башлады Джерольд. – Сөйләргә мөмкинлек биргәнегез өчен бик рәхмәтлемен.
Минем хикәям сәер булып тоелыр, шулай да сезгә кайбер нәрсәләрне аңларга ярдәм итәр. Сез монда ишеткән барлык сүзләр дә хак түгел. Күрсәтүләрнең өлеше – ялган. – Гаепләнүче күз кырые белән Кассий Колхаунга карады.
Мин чыннан да мисс Пойндекстер белән очраштым. Күрешүебез сер булганлыгы һәм яныбызда мистер Пойндекстер булганлыгы да дөрес. Безнең ачуланышканыбыз, дөресрәге, аның миңа ачулануы да ялган түгел. Әмма соңыннан безнең ачуыбыз яңармады. Киресенчә, яңадан күрешкәч, Һенри Пойндекстер миннән гафу үтенде. Ә минем исә аңа карата хисләрем бик дусларча иде. Аны сөймәскә мөмкин түгел иде. Ачулы вакытта чыккан сүзләрен кичердемме мин? Минемчә, монда шик була алмый – мин бу татулашуга чын күңелемнән шат идем.
– Димәк, татулашу булды? – дип сорады хаким. – Кайда булды ул?
– Үтерү булган җирдән якынча дүрт ярд ераклыкта.
Хаким һәм хөкемдарлар сикереп тордылар. Моңарчы үтерү булганлыгы һәм җинаять урыны турында әйткән кеше юк иде. Һавада тавыш күтәрелде. Иң көчле булып Вудли Пойндекстерның тавышы ишетелде. Ул шушы мизгелгә кадәр улы исән булуына өметләнә иде. Шушы минутка кадәр улының үлеменә дәлилләр юк иде...
– Димәк, сез Һенри Пойндекстерның үлемендә шикләнмисез? – дип сорады прокурор.
– Һич шигем юк. Әгәр сез мин күргәнне күрсәгез, соравыгыз никадәр файдасыз икәнен аңлар идегез.
– Димәк, сез мәетне күрдегезме?
– Мин татулашу турында сөйли идем һәм аның кайда булганлыгын әйттем. Хәзер ник ул нәкъ менә шунда булганлыгын аңлатырга телим. Мисс Пойндекстер һәм аның энесе янынан киткәч, мин елганы йөзеп чыктым. Кунакханә миңа бик ошамый иде, шуңа шул ук төндә Аламога китәргә булдым. Алданрак хезмәтчемне дә җибәрдем. Әмма Каса-дель-Корвода булган хәл мине мөмкин кадәр тизрәк китәргә мәҗбүр итте. Мин тиз бармадым, ашыгырга сәбәп юк иде. Артымнан кемдер килгәнен дә белмәдем. Рио-Грандеда тояк тавышлары ишеттем. Шулай да җайдакны күрә алмадым. Әмма ул минем якка зур тизлек белән килә иде. Аның максаты яхшы түгеллеген аңладым һәм агачлар арасына качтым.
Күптән түгел генә ачуланышкан кешене күргәч гаҗәпләнгәнемне белсәгез! Ачуланышу дигәндә мин үземне түгел, ә аны күз уңында тотам. Аның нинди кәефтә булганын мин беләм. Ул апасы янында гына тыелып калгандыр һәм миннән үчен алырга килгәндер дип уйладым. Шулай уйладым, яшермим. Мин качып тормаска булдым, чөнки намусым чиста иде. Мин аның апасын бар күңелем белән, иң чиста, иң назлы хис белән сөйдем. Хәзер дә шулай ук сөям...
Каретада утырган Луизаның кайгысы шатлык белән алмашынды. Мустангер бу сүзләрен курыкмыйча әйткәненә ул бик бәхетле иде.
*****
Соңгы сүзләрдән соң халык кабат күтәрелде. Джеральдны хөкем итү теләге көчәйде. Әмма хаким кычкыручыларны тиз туктата алды. Сүз тагын гаепләнүчегә бирелде.
– Мин агачлыктан чыктым һәм атымны туктаттым. Шактый якты иде, һәм ул мине таныды. Көтелгән ачулы мөнәсәбәт урынына мин бик дустанә мөнәсәбәт сиздем. Ул миңа кулын сузды һәм гафу үтенде. Бу дустым кулы икәнен тойдым. Ә бәлки, киләчәктә туганым кулыдыр! Арабызда булган әңгәмәне сөйләп вакытыгызны алмыйм. Мәхкәмә барышына моның катнашы юк. Без бераз бергә бардык, туктап сигара тарттык. Аннары эшләпә һәм плащларыбызны алмаштык һәм саубуллаштык...
Аламога юлымны дәвам итәргә инде теләмәдем. Бу урын минем өчен бик кадерле булды. Мин аттан төштем һәм агач төбенә ятып йокыга талдым. Ике минут та узмады, мине мылтык аткан тавыш уятты. Атым тынгысыз иде. Мин тордым һәм тыңлый башладым. Тавышлар тынды. Ат урмандагы җәнлек тавышын ишеткәндер, ә ату тавышына мин ботак сынган тавышны охшатканмындыр дип уйладым. Мин янә йокларга яттым, әмма мылтык тавышы һаман да колагымнан китмәде. Мин түзмәдем һәм тавышлар чыккан якка киттем. Тавышлар Һенри киткән яктан ишетелә иде. Я, Ходам, нәрсә күрдем мин! Минем алдымда...
– Башсыз җайдак! – дип кычкырды кемдер. Барысы да борылдылар.
– Башсыз җайдак! – дип кушылды биш йөз тавыш.
– Әнә ул! Әнә ул! Тегендә! Тегендә!
– Юк. Ул монда килә! Карагыз! Ул нәкъ фортка таба килә!
Слова и выражения
- һавада тынлык урнашты – в воздухе повисла тишина
- татулашу – примирение
- мәет – труп
- тояк тавышлары – звуки копыт
- җайдак – всадник
- зур тизлек белән – с большой скоростью
- тыелып калгандыр – вероятно, сдержался
- үчен алырга килгәндер – пришёл отомстить
- хөкем итү теләге – желание судить
- таныды – узнал
- көтелгән ачулы мөнәсәбәт урынына – вместо ожидаемого злобного отношения
*****
Ну и как вам, понравилось? Предлагаем вам также обратить внимание и на эти произведения:
- Шерлок Һолмс маҗаралары (Приключения Шерлока Холмса)
- Карт һәм диңгез (Старик и море)
- Ике капитан (Два капитана)
Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:
Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.
Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!