Татарстан мөфтияте карамагындагы мәктәп төзүгә җир бүлеп бирелгән

Казанда мөселман мәктәбе өчен җир кишәрлеге

Мөселман мәктәбе 500 балага исәпләнәчәк, аның бинасы 12-15 мең дүрткел метр тәшкил итәчәк. Җир Казанның Совет районында бүлеп бирелгән, элегрәк Гагарин урамындагы мәйдан турында сүз бара иде.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте карамагындагы мәктәп проектын тормышка ашыру өчен Казанның Совет районында җир кишәрлеге бүлеп бирелгән. Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге җир кишәрлеге "Молодежный" торак комплексы районындагы Ноксага төшү урамында урнашкан. Аның мәйданы 2,2 һектар тәшкил итә, белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен бөтен мөмкинлекләре булган заманча бинаны сыйдыра ала диелә. Казанның генераль планына ярашлы, әлеге җир кишәрлеге мәктәп төзелеше өчен билгеләнгән булган.

Хәбәрдә әйтелүенчә, мәктәпнең (барлык ярдәмчел корпусларның һәм биналарның) гомуми мәйданы 12-15 мең дүрткел метр тәшкил итәчәк һәм 500 укучыга исәпләнәчәк. Татарстан мөфтияте карамагындагы мәктәптә милли-дини компонент булачак, малайлар һәм кызлар аерым укыячак.

Казанда татар мөселман мәктәбе төзеләчәге хакында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин KazanSummit кысаларында Russia Halal Expo күргәзмәсе ачылышында сөйләгән иде.

"Ким дигәндә 1000 кешелек мәктәп кирәк. Безгә өч җир тәкъдим ителде. Без Гагарин урамындагысына тукталдык. Бу бюджет акчасына төзелмәячәк. Хосусый мәктәп булачак. Анда укыту татар телендә барачак, ә чит тел буларак инглиз һәм гарәп теле кертелер дип ниятләнә. Бушлай булмаячак. Яхшы укытучылар килсен өчен түләүле белем бирү булачак. Мисал өчен, 10 мең сум", дигән иде мөфти.

Былтыр "Казанның "Зәңгәр" мәчете янында урнашкан "Мозаффария" кызлар башлангыч мәктәбе ачылырга тиеш иде. Әмма ел ахырында Камил Сәмигуллин "Мозаффария"не башлангыч мәктәп итеп төзекләндерү тукталып тора, Казанда мөселман урта белем бирү мәктәбе ачарга мөмкинлек туды дип белдерде.