11 октябрь көнне Ниагара шарлавыгы Башкортстан байрагы төсләренә керәчәк

Ниагара шарлавыгы

Монреаль татарлары 30 август Ниагара шарлавыгын Татарстан байрагы төсләрендә яктыртканнан соң, Канада башкортлары да Башкортстан көненә шундый бүләк әзерләргә җыена.

11 октябрь -- Башкортстан суверенитеты көнендә Канада белән АКШ чигендә урнашкан Ниагара шарлавыгы Башкортстан байрагы төсләренә керәчәк. Бу хакта Канада башкортлары корылтаеның Instagram битендә хәбәр ителә.

Ниагара шарлавыгы Башкортстан байрагы төсләрендә кичке унда яктыртылачак дип көтелә. Башкортстан вакыты белән ул 12 октябрь иртәнге җидедә була. Тамаша 15 минут дәвам итәчәк.

БУ ТЕМАГА: Ниагара Татарстан әләменә әверелде

30 август шарлавык Татарстан байрагы төсләренә кергән иде. Монреаль татарлары моны республиканың суверенитет көненә бүләк буларак оештырды.

Оештыручыларның берсе Алимә Сәлахетдинова Азатлыкка белдерүенчә, шарлавык янына Оттава, Торонто, Монреаль, Баффоло, Коламбус шәһәрләреннән барлыгы 50ләп татар жыелган, Лондоннан килгән татарлар да булган. Кайбер гаиләләр балалары белән килгән иде дип сөйләде ул. Бу хәлне шарлавыкны карарга килгән күпсанлы туристлар да күргән.

Ниагара Татарстан байрагына кергән көнне Канада башкортлары корылтае социаль челтәргә фотосын куеп "бу Татарстан әләмеме, Италиянекеме?" дип язган иде.