Алабугада мөселман балалары өчен мәктәп ачылачак

Алабугадагы мәктәп бинасы

Алабугада мөселман балалары өчен мәктәп ачылырга тора. Русиядә мөселманнар аерым укый торган мәктәпләр, үзәкләр арта.

Тиздән Алабугада мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар өчен мәктәп ачылачак. Алабуга мөхтәсибе Хәлим Шәмсетдинов әйтүенчә, хәзер документлар эшен төгәлләү бара. "Бәлкем яңа елларга таба ача алырбыз, әле төгәл әйтә алмыйм. Әле бит лицензия алу мәсьәләсен дә хәл итәсе бар", диде ул.

Мәктәп 100 кешегә исәпләнгән. Ул Алабуганың "Шатлык" мәчете янәшәсендә урнашкан. "Мәктәптә дөньяви белем биреләчәк. Дәресләр урыс һәм татар телендә алып барылачак. Алабугада урыс теллеләр күбрәк яши бит инде", диде Хәлим хәзрәт. Аның әйтүенчә, кызлар һәм малайларның туплануына карап аларны аерым яки бергә укыту хәл ителәчәк. "Ун бала гына булса аларны аеруның мәгънәсе юк бит инде", ди Шәмсетдинов.

Мәктәп түләүле булачак. Бу акчалар нигездә укытучыларга хезмәт хакы түләүгә тотылачак. "Укытучыларны бушка эшләтеп булмый бит инде. Утны да бушка бирмиләр", ди Хәлим хәзрәт.​

Мәктәп мөселман балаларына дип ачылса да, дини белемне мәктәптән соң мәчеттә бирәчәкләр. Хәлим хәзрәт сүзләренчә, алар башта башлангыч сыйныфларны укытуга рөхсәт алачак. Анда 20-30 бала укытылачак. "Урта һәм югары сыйныфларны соңрак алачакбыз. Барлыгы 100 бала укыячак", диде ул.

Хәлим Шәмсетдинов

Мәктәп мөселман балаларына дип билгеләнсә дә, Шәмсетдинов әйтүенчә, таләпләрне үтәгән очракта алар башка балаларны да алачаклар. Әмма нинди таләпләр булуын район мөхтәсибе әйтә алмады.

“Тәртип, әдәп-әхлакка басым ясарга телибез”, диде ул.

Ике катлы бинаны Алабугада мөселман халкы бергәләп акча җыеп төзегән. Мөхтәсиб мәктәпне оештыручы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дип әйтсә дә, бу эштә катнашкан мөселманнар моның белән бик килешми.

Мисал өчен, Венера ханым (фамилиясен әйтмәде) Азатлыкка әйтүенчә, мөфтиятнең моңа бернинди дә катнашы юк. "Мәктәп бинасы халык акчасына төзелде. Мөфтият тарафыннан ниндидер иганә акчасы бирелмәде. Шуңа ул хосусый мәктәп буларак барырдыр. Кем төзеде түгел, ә кем укытуы мөһим. Хәзер укытучылар балаларны тәрбияләми бит. Мин хәзер баламның өйдә укуын телим", ди ул.

Венера ханым сүзләренчә, Алабугада мөселман балалары өчен мәктәп булдыру башлангычы белән бер төркем ата-аналар чыккан. Ул ата-аналарның ихтыяри берләшмәсе дип аталган. Моннан берничә ел элек алар балаларын мәктәптән алып өйгә укытуга күчергәч, Алабуганың Җәмигъ мәчете хәзрәтенә килеп балаларны укытуга бина сораган.

"Ул каршы килмәде. Җәмигъ мәчете янында мәдрәсә бинасы бирелде. Шулай итеп репетитор буларак укытучыларны яллап, балаларны укытырга булдык. Мөмкинлекләребезне туплап барлык кирәк әйберләрне сатып алдык. Икенче елга килергә теләүчеләр тагын да артты. Инде берничә сыйныф барлыкка килде һәм анда укытучылар да күбрәк чакырылды. Анда мәчеттә ашханә бар. Балаларны шунда ашатырга йөрттек. Менә хәзер шул балалар яңа мәктәпкә күчә", диде ул.

БУ ТЕМАГА: Татарстан мөфтияте шәһәр үзәгендә тәкъдим ителгән урыннар заманча мәктәп төзү өчен туры килми дип тапкан

Казанда мөселман балалары өчен "Госмания" мәктәбе эшләп килә. Берничә ел элек Әлмәттә "Нур" исемле мөселман мәктәбе эшләп китте. Зәйдә исә мөселман балалары өчен пансионат ачу теләге тормышка ашмады. Татарлар күпләп яшәгән Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында мөселман балалары белемне репетитор үзәгендә ала. Үзәк җитәкчесенә ата-аналардан аны хосусый мәктәп буларак рәсмиләштерергә тәкъдим ителсә дә ул моңа каршы чыга. Чөнки хөкүмәт төрле җитешсезлекләр табып теләсә-кайсы вакытта лицензияне алырга мөмкин дип саный.

Берничә көн элек кенә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә мәктәп ачу өчен Совет районында җир бүлеп бирелүе билгеле булды.