"Татарстанга читтәге татар кирәкми, ул үз проблемнарына чумган"

Ринат Насыйров

Төмән өлкәсендәге күренекле эшмәкәр һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Насыйров белән өлкәдәге милли тормыш, мәгариф, Русиядә булачак җанисәпкә әзерләнү, Татарстандагы сөтчелек проекты язмышы һәм башкалар турында сөйләштек.

— Сезнең Төмән өлкәсе татар конгрессы җитәкчелегеннән китүегезгә елдан артык вакыт узды. Хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсез?

— Мин Төмән өлкәсе татар конгрессы җитәкчелегеннән китсәм дә, моңарчы бергә эшләгән татарлар белән милли өлкәдәге эшчәнлекне элеккечә дәвам итәбез. Мәсәлән, Төмән өлкәсе татарлары берләшмәсенең, "Бәрәкәт" хәйрия фондының эшен алып барабыз. Татар эшмәкәрләре үзара аралашалар, кайдадыр ярдәм кирәк булганда артык күрсәтми генә булышалар. Төмән өлкәсе татар яшьләренең дә Viber аша үз төркемнәре оешты. Анда ике меңгә якын кеше тупланган. Алар бер-беренә ярдәм итәләр. Мин аны Мәскәүдәге "Татар штабына" охшатам. Шул төркемдә аралашып, кайда нәрсә кирәге турында мәгълүмат алып үзара кәсеп эшләрен дә алып баралар. Кемгәдер тауар алып баралар, кемгәдер нидер алып кайталар, кемдер көпчәкләр, машиналар, җиләк йә чикләвек сата. Башкача мөмкин дә түгел, бүген бөтен нәрсә шулай кәсеп белән бәйләнгән. Интернет акрынлап шул рәвешле оешырга мөмкинлек бирә. Яшьләрнең шулай бер-бере белән аралашуына без бик шатбыз. "Бәрәкәт" фонды "Бездә ятим бала юк" фондын бераз үстерү нәтиҗәсендә килеп чыкты. Ул фонд элекке эшләрен дә алып бара, татарлар белән бәйле спорт чараларына, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итә, юридик ярдәм дә күрсәтә. Өлкә конгрессы җитәкчелегендә минем янда булган кешеләр бөтенесә дә һаман минем янда. Төмән һәм Тубыл татар мәдәни үзәкләре белән хезмәттәшлекне дә дәвам итәбез, күп эшләр алар аркылы эшләнә.

— Төмән өлкәсе татар конгрессының сез җитәкчелектән киткәннән соңгы эшчәнлеген ничек бәялисез?

Федераль үзәк тә Татарстанга читтәге халык белән эшләү мөмкинлеге бирми, Татарстан үзе дә теләми

— Ул татар конгрессы хәзер берни белән дә шөгыльләнми дияргә мөмкин. Ул акрынлап юкка чыгып бара. Анда минем белән бергә эшләгән кешеләр бөтенесе китте. Татарстанның да читтәге татарларның ихтыяҗларын күреп эшли алмавы күренә. Федераль үзәк тә Татарстанга читтәге халык белән эшләү мөмкинлеге бирми, Татарстан үзе дә теләми дип уйлыйм. Без Татарстанның булуын, аның кирәклеген аңлыйбыз. Әмма федерациядә булганда киңрәк карау, читтәге татарлар арасында бераз тамырлар җибәрү мөмкинлеге юк. Бүгенгә бу хәл була алмый.

— Төмән өлкәсе татар конгрессының сездән соң килгән җитәкчесе Нурулла Саттаров каядыр качкан, иминлек оешмалары аны эзли дигән хәбәрләр дә булды.

— Миннән соң килгән дип әйтү дөрес булмас. Ул минем белән мәктәптә бергә укып үскән якын дустым. Ул өлкә конгрессын да җитәкли, Милли шурага да кергән иде. Казан да, Төмән хакимиятләре дә мине конгресстан чыгару кирәклеге турында аңа мөрәҗәгать итте. Мин аңа шунда үзем дә каршы булмавымны белдердем, "мин каршы түгел, әйдә син җитәклә конгрессны" дидем. Шулай итеп алыштык. Әмма кәсеп эшләрендә ниндидер авырлыклар чыккач үзе дә, улы Марат та сентябрь башыннан каядыр качкан дип ишеттем. Шуннан бирле миңа шалтыратканы юк әле. Ул берничә хосусый нефть ширкәтенең оештыручысы, улы шул ширкәтләрнең мөдире иде. Нурулла Саттаровны хәзер зур күләмдә ришвәт бирүдә, улын салымнардан качуда гаелиләр. Нефть һәм гомумән кәсепчелек белән бәйле өлкәләрдә мондый гаепләүләр яки кулга алулар хәзер еш очрый торган күренеш.

БУ ТЕМАГА: "Татарстанның эшлекле партнерлары" дистә елда нәрсә эшләгән?

— Төмән татарларының Казан белән бәйләнешләре хәзер ни хәлдә? Элек мәдәни багланышлар шактый җанлы иде, Казан артистлары гел Төмәнгә йөри иде.

— Ул әле дә дәвам итә. Аларның концерт програмнары бер елга алдан язылып куела, ул эшне Фәрит Хәкимов алып бара. Әмма икътисади сәбәпләр аркасында кешедә акча кимеде, кеше дә азрак җыела башлады. Инде элекке кебек зур-зур концертлар куелмый. "Солянка" итеп оештыралар, елга бер тапкыр Филүс Каһиров, Салават Фәтхетдинов килә, әмма инде аларның дәрәҗәсе үзгәрде, кечкенәрәк итеп уздырыла. Хәзер күпләр ризык турында уйлый, күңел ачу теләге кимеде.

— Яшьләр арасында урыс мәдәниятенең көчәюе дә сәбәп була алмыймы?

Зур гына чып-чын татар авылы мәктәбенә якындагы кечкенә урыс авылларыннан балаларны китереп тутырдылар

— Анысы да бар, яңа буын үсеп җитте бит инде. Ассимиляциянең көчәюен бөтенебез дә аңлыйбыз. Түбән Тәүде районындагы Киндерле авылын гына алыйк. Анда оптимальләштерү диеп бу зур гына чып-чын татар авылы мәктәбенә якындагы кечкенә урыс авылларыннан балаларны китереп тутырдылар. Нәтиҗәдә мәктәптә урыс балалары сан ягыннан татар балалары белән тиңләште. Татар теле факультативка калды. Ул инде Киндерледә генә түгел, бөтен җирдә татар телен укыту шундый хәлгә калды. Ә факультатив рәвештә укыту өчен матди-техник нигезе дә, укытучылары да кирәк. Шуңа күрә мәктәп җыелышларында факультатив рәвештә укытуны да бетерергә теләүчеләр артты. Шул вакытта бу уку елында инглиз теленә өстәп, икенче чит тел буларак алман телен укыта башладылар. Ә мондый авыллар шактый. Елдан-ел авыл җирләрендә укучылар да кими, өлкәдә татар телендә сөйләшүче яшь татарлар да кими бара.

— 2020 елда узачак җанисәптә Төмән өлкәсендә татарлар һәм Себер татарлары саны ничек тә булса үзгәрәчәкме?

— Элекке еллардагы белән чагыштырганда, зур үзгәрешләр күрмим. Элеккечә язылырлар дип уйлыйм. Себертатарларның бер өлеше элек ничек аерым милләт булып язылган булса, киләсе елда да шулай язылыр дип уйлыйм, калган татарлар үзләренчә язылыр. Монда бу мәсьәләдә андый каршылык күренми. Бер вакыт бу мәсьәләне куерту булып алды. Әмма бүген Татарстан ягыннан да бернинди кайгырту юк. Татарстан бүген үз проблемнарына чумган. Татарстанда элек мал табу мәсьәләсен кайгырткан булсалар, хәзер ул малны саклап калу турында кайгырталар. Шуңа күрә читтәге татарлар саны мәсьәләсен кайгыртучылар бүген күренми. Бәлки Татарстанда шаулап йөриләрдер, әмма Төмәндә әлегә бу турыда ишеткәнебез булмады.

— Себертатарларның аерым милләт булып язылып асаба халык хокукына, табигать байлыкларын үзләренчә куллану хокукына ия буларга җыенуы турында да сүзләр булган иде.

Татарлар җирле халык булырга тиеш түгел дигән сәясәт алып барыла

— Хәзерге хакимият булганда себертатарлар берничек тә, беркайчан да асаба халык хокукын ала алмаячак, азсанлы җирле халык буларак теркәлә алмаячак. Хәзер бит татарлар җирле халык булырга тиеш түгел дигән сәясәт алып барыла. Себертатарларның шәһәр һәм өлкә күләмендәге милли-мәдәни мохтариятләре бар. Әмма аларның җир мәсьләсендә хокуклар өчен көрәш алып барырлык җитәкчеләре күренми. Элекке җанисәп вакытында аларның мәгълүмат бюллетеньнәре чыгып килгән, аерым халык булып язылыйк дигән сүзләр алга сөрелгән булса, хәзер әлегә андый хәл күренми. Җанисәп нәтиҗәләренә килгәндә, өлкәдә татарларның да, себертатарларның да саны 2010 елгы белән чагыштырганда бераз гына кимрәк булып чыгар дип уйлыйм.

БУ ТЕМАГА: Ринат Насыйров: "Кытайга иң кыска юл – андагы татарлар аша эш итү"

— Сезнең Татарстанда сөт җитештерү ширкәте ачу проектыгыз ни сәбәпле ябылды? Зур гына терлекчелек копмлексы ачу эшен башлавыгыз турында хәбәрләр булган иде.

Федераль үзәк Татарстан мондый сөтчелек проекты кирәкми дип белдерде

— Без әлегә бу эшне туктатырга мәҗбүр булдык. Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә бу эшләрдә хөкүмәт ярдәме үзгәрде. Эшне федераль дәрәҗәдә, Мәскәү аша алып барырга кирәк, чөнки хәзер андый проектларны Русия авыл хуҗалыгы министрлыгының раславы зарур. Шуңа күрә бүген кем федераль дәрәҗәдәге түрәләргә чыга ала — шуларның проектлары гына раслана. Ферма булдыру өчен безнең җирләр дә, төзелеш рөхсәтләре дә алынган иде. Бөтен нәрсәләр әзер иде, әмма Русия авыл хуҗалыгы министрлыгының бу проектны расламавы сәбәпле аны әлегә туңдырып торырга туры килде. Бу проектны тормышка ашыру өчен Татарстан үз ягыннан министрлык дәрәҗәсендә дә, район башлыгы дәрәрәҗәсендә дә күп нәрсәне эшләде, әмма федераль үзәк Татарстан мондый сөтчелек проекты кирәкми дип белдерде. Алар мондый проектлар өчен ташламалы кредитны кайсы өлкәдә бирү кирәклерәк булуын үзләре хәл итә.

— Төмән өлкәсендә башлап җибәргән сөтчелек эшләрегез ничек бара?

Русия үз халкын ризык белән юк итә

Акрын гына бара, җиңел түгел, көндәшлек зур. Кайвакыт салым хезмәте яки башка дәүләт оешмалары белән кыен чаклар булып ала, әмма әлегә батмыйбыз. Төмән өлкәсеннән сөт хәзер читкә китә, кайсыдыр ширкәт Кемерово өлкәсенә, кайсыдыр Омскига ташый. Шул ук вакытта Русиядә пальма маен куллану да елдан ел арта бара. Алга таба да шулай артачактыр әле. Чөнки "Рособоронэкспорт" бу юнәлештә бик нык тырыша. Пальма маен Русия базарына кертә торган төп ширкәт "Рособоронэкспорт" дияргә мөмкин. Чөнки Русия коралларын Индонезия, Малайзия кебек илләргә башкача сата алмыйлар. Андый илләр, әгәр дә безнең пальма маен алмасагыз, без сезнең коралларны түгел, Американыкын алабыз, әгәр бедән пальма мае алсагыз, без сезнең коралларны алырга риза дип әйтәләр. Шул сәбәпле Русиягә пальма мае кертү артканнан арта бара. Хәзер Русиядә кая карама пальма мае, сөт ризыкларында, сырда гына түгел, инде ит ризыкларына да пальма мае куша башладылар. Хәзер Русия үз халкын ризык белән юк итә. Табиблар да яман шешнең һәм башка авыруларның артканнан-арта баруы турында чаң суга.