Мәскәү мәхкәмәсе Азат Мифтаховны декабрьгә кадәр сак астында тоту карарын гамәлдә калдырды

Азат Мифтахов

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп тоткарланган яшь галим Азат Мифтаховны декабрьгә кадәр сак астында тоту карарын гамәлдә калдырды. 

Прокурор утырышта Мәскәүнең Головинский мәхкәмәсе моңа кадәр чыгарган карары дөрес, Азат җәмгыятьткә куркыныч тудыра дип сөйләгән. Адвокат Светлана Сидоркина җинаять эшендә яңа дәлииләр юк, Азат үзен анархист икәнен яшерми, шуңа күрә эш сәясәткә корылган дип белдерде. Бу аспирантның конституцион хокукларын бозу ди адвокат һәм Мәсәкү дәүләт университеты тулай торгына йорт сагына чыгаруны сорый. Хөкемдар түбәнрәк дәрәҗәдәге мәхкәмә карарын үз көчендә калдыра дип хәбәр итте DOXA Telegram-каналы. Киләсе утырыш декабрьдә генә булачак.

5 сентябрьә булган мәхкәмә утырышыннан соң Азатның туганнары өметләр сүрелә бара дип белдергән иде.

  • 25 яшьлек Азат Мифтахов Мәскәү янында "Бердәм Русия" фиркасе офисына һөҗүм итүдә шикләнелеп февральдә кулга алынды. Ул тоткарлангач полиция кыйнаулары турында да белдерде. Аны сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды.
  • Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.