Сәяси тоткыннарны яклау хәрәкәте: җиңүләр һәм җиңелүләр җәе

Митингка килүчеләр

29 сентябрь, якшәмбе көнне Мәскәүнең академик Сахаров исемендәге проспектында "Отпускай" исеме астында сәяси тоткыннарны эзәрлекләүгә каршы митинг узды.

Көн салкын, яңгырлы булса да, митинг башланырга ярты сәгать кала проспект халык белән тулган иде. Мәскәүнең атаклы "Өч вокзал мәйданы" ягыннан агылган халык полиция кордоны аша уза – тимер коймалар белән әйләндереп алынган проспектка керер алдыннан металл эзләүче турникетлар аша үтәргә кирәк.

Мәйдан буйлап зур колонкалар урнашкан, аларны сәяси сәбәптән тоткарланган шәхесләрнең исемнәре һәм фотолары бастырылган баннерлар бизи. Мәйдан түрендә – сәхнә, анда халык төркеме аеруча тыгыз. Кешеләрнең күбесе плакат күтәргән, плакатсыз килүчеләргә активистлар "Дадин маддәсе" дип аталучы 212нче маддә буенча гаепләнгән 13 кеше фотосы төшерелгән 13 төрле плакат тарата. Сүз уңаеннан, төркемдә плакатларның төрлесе очрый – монда алданган дольщиклар да, студент профсоюзлары да бар, "Яблоко", "Парнас" фиркаләренең әләмнәре җилферди.

Митингка килүчеләр

Сәхнәдә митингны алып баручылар – "Медиазона" сайты мөхәррире Сергей Смирнов һәм "Эхо Москвы" радиосы журналисты Татьяна Фельгенгауэр – бу җәйнең кеше хокуклары өлкәсендә иң зур җиңелүләр һәм иң зур җиңүләр җәе булуын сөйли. Бәйсез депутатларны сайлауга уздырмау, урам җыеннарында катнашкан кешеләрне төрле сәбәпләр аркасында кулга алулар – җиңелү булса, шул ук вакытта кулга алынучыларны яклап чыккан җәмәгатьчелекнең көннән көн арта баруы, кайбер мәхкәмәләрнең уңай якка хәл ителүе – җиңү, дип аңлата Фельгенгауэр.

Беренче булып Мәскәү шәһәр шурасы сайлавына кертелмәгән муниципаль депутат Юлия Галямина чыгыш ясый.

Азат Мифтаховның абыйсы Гадел Фәхриевның чыгышы бик гади һәм эмоциональ: "Энекәш кулга алынгач, без югалып калдык. Балашихада юкка чыккач, тәүлек буе таба алмадык. Шунда беренчеләрдән булып ярдәмгә килгән кеше – Константин Котов иде, ул күңелне төшермәскә кушты, аңа рәхмәт." (Константин Котов хәзер үзе дә сәяси тоткыннар исемлегендә, пикетлар оештыру маддәсе буенча аңа дүрт ел колония бирелгән – ред.)

Гадел Азатка тагылган гаепләүләрнең ясалма булуын сөйли: "Ул Русиядә калып эшләргә теләвен әйтә килде, аны чит илгә качу юлын эзли дип шикләнеп, сигез ай буе ирексез тоталар". Азатның фән белән шөгыльләнә алмавы – тагын бер мәхрүмлек ди ул. "Азатка инглиз телендәге математик хезмәтләрне тапшырырга рөхсәт юк. Әйттеләр бит: рэперлар рэперны хакимият измәсеннән яклап калды, журналистлар – журналистны, артистлар – артистны. Азатны да якларга галимнәр, математиклар чыкса иде, без дә чыгыйк" диде ул.

Алып баручы Сергей Смирнов та Азатның абыйсын кабатлады, Айдар Гобәйдуллинны яклап чыккан МФТИ студентлары, Егор Жуковны яклап күтәрелгән Югары икътисад мәктәбе студентларын мисал итеп китерде.

Митинг шигарләре

Петербурдан килгән депутат Максим Резник Петербур белән Мәскәүнең "мәңгелек тартышуын" искә алып, ике кала арасында аерма эзли торган вакытлар үтте, хәзер "Один за всех, все за одного!" ди, халык бу шигарне аңа кушылып кабатлый – бу гыйбарә митинг барышында берничә тапкыр кабатлана.

ФБК (Коррупциягә каршы көрәш фонды) рәисе Иван Жданов фонд хезмәткәрләрен гаепләү язмаларының, фонд рәисе Леонид Волков өстеннән язылган беркетмәләрнең бер үк уйдырма гаепләүдән башлануы хакында сөйли, ФБКны якларга чакыра.

Адвокат Мария Эйсмант чыгышы да мәйданны ваемсыз калдырмый, Константин Котов һәм Евгений Жуковның адвокаты хәзерге чорда иң оста адвокатларның да хакимият каршында чарасыз булуын сөйли. "Синең гаебең табылмады, өеңә кайта аласың!" дип әйтәсе урында "Синең гаебең юк, ләкин син монда каласың инде" дип клиентыңны СИЗОда калдырып чыгып киткәндә елыйсылар килә, үзеңнең нинди чарасыз икәнлегеңне, хокук системының нинди җитешсез булуын аңлыйсың" ди ул. Эйсмант искәртүенчә, Конституция мәхкәмәсе 212нче маддә ("Дадин маддәсе" – ред.) буенча эш кузгатуларны хата дип тапса да, мондый эшләр һаман кузгатыла тора, димәк, Конституция бозыла. Чыгышын ул суд системында реформа ясау кирәклеген әйтеп тәмамлый.

Алып баручыларга ияреп, халык митингның төп шигарләрен күтәреп ала: "Сәяси тоткыннарга – иреклек!", "Җибәр!"

Сергей Смирнов һәм Татьяна Фельгенгауэр

"212нче маддә тоткыннары" Алексей Миняйло, Данила Конон, Владислав Барабанов, Валерий Костенок сәхнәгә чыккач, проспекттагы халык аларга "Афәрин!" дип кычкыра.

Кичәге тоткыннарның һәрберсенең үз шигаре:

  • Барабанов: "Хокукларны бирмиләр, хокукларны яулыйлар".
  • Конон: "Минем урында сезнең теләсә кайсыгыз була алыр иде. Барлык тоткыннарны азат иткәнче торачакбыз."
  • Костенок: "Игътибар итегез, минем кроссовкалар шнурсыз, СИЗОга кергәндә ул шнурларны алалар. Ләкин алар ирек хисен, курыкмау хисен ала алмыйлар. Иреккә чыгуның икенче көнендә мин әле һаман тоткында калучыларны яклап пикетка чыктым. "Курыкмыйсыңмы?" дип сораучылар булды. Мин кулга алынудан түгел, эндәшми калудан куркам. Алты кеше инде иректә. Тагын 13 кеше һаман шик астында. Без эндәшмәсәк, алар шунда калачак."
  • Миняйло: "Куркуга бирешмәгән кеше СИЗОда да ирекле, якты, тулы тормыш белән яши. Сезнең аркада алты кеше инде иректә, һәм мин моны сезгә хат аша түгел, сәхнәдән әйтәм."

Митинг шигарләре

Татьяна Фельгенгауэр митингтан соң Сахаров үзәгендә узачак хәйрия кичәсендә тоткыннарга ничек ярдәм итәргә икәнен өйрәнергә чакыра.

Чыгыш ясаучы Илья Азар күп санлы тоткыннарның берсенә аеручы игътибар итәргә чакыра, ул – бердәнбер твиты өчен биш елга хөкем ителгән Владислав Синица. Азар Росгвардия башлыгы Золотовның Синицага тагын 3,5 ел төрмә өстәргә чакыруын искә төшерә, халык бу җөмләне "Хурлык" дип каршы ала.

Митингтагы чыгышлар музыкаль төркемнәр чыгышы белән үрелеп барды. "Хадн Дадн" төркеменең "Рязань" җырында "кыйнамагыз мине, башыма сукмагыз" юллары бар, алар быел гади халыкны кыйнап дан казанган полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать төсле яңгырый. Митингта катнашучыларны куәтләргә дип танылган "Несчастный случай" төркеме солисты Алексей Кортнев та килгән. "Митинг – яхшы әйбер, ләкин бу суыкта әзрәк селкенеп тә алырга кирәк" дип ул үзенең җырларын башкара, халык музыкантларга кушылып җырлый, сәхнәгә тагын да ныграк тартыла.

Алексей Навальный

Иң көтеп алынган нотыкчы – Алексей Навальный. Алып баручылар "Без аның исемен атарга курыкмыйбыз!" диюгә халык арасыннан аның фамилиясе яңгырый башлый. Навальный митингны саклаучы хәрбиләрне утка тота: "Быелгы сезонның символы – кара төстәге, ике тишек тишелгән чаңгычылар башлыгы. Шундый башлыклар киеп, алар безнең офисларга һөҗүм итә, тентү ясый, митингта хәтта кызларга кул күтәрә. Алар фикеренчә, без куркырга тиеш, янәсе, аларны халыкның 84%ы яклый. Яклагач, ник йөзегезне күрсәтергә куркасыз? Ник дусларыгызга кызларны кыйнаганыгызны сөйләргә куркасыз? Чөнки сезнең гамәлләрне беркем дә хупламаганын беләсез, сезгә якыннарыгызның берсе дә "афәрин, егет" димәячәк. Безне митингларда камералар төшерәчәк, һәркемнең шәхесен ачыклый торган техника кулланылачак, дип куркыталар. Әйтегез, куркасызмы?" – "Курыкмыйбыз!" дип җавап бирә халык. "Бу җинаятьләрне башына кара чаңгы башлыгы кигән полиция эшләми, боларны оештырган кеше ил башында утыра" дип өсти Навальный. Тыныч кына утырмаска, гаепсез тоткарланган кешеләр турында соцчелтәрләрдә язарга, очрашкан саен түрәләргә туры сораулар бирергә чакыра. Халык аның исемен кабатлап кычкырып озата.

Алып баручылар сәхнәдән сәяси тоткыннарның исемнәрен, аларга тагылган гаепләрне атый. "Хәтта Мәскәүгә таба юл тоткан шаман!" ди Смирнов. Сүз уңаеннан, шаман темасы митингка килгән халык арасында да бик популяр иде – төрле җирдә төрле плакатлар, шаман бүрегенә охшаган башлыклар, шөлдерле барабаннар күренде. Фельгенгауэр әйтүенчә, Мәскәүдән ераграк булган саен, гаепсезгә кулга алу, кешеләрнең хокукларын бозу, кулга алынучыларны газаплау очраклары ешрак очрый.

Митингта 23 меңнән артык кеше катнашкан дип хәбәр ителә

Митингның ахырына салкын яңгыр да туктый. Алып баручылар митинг тәмамланса да, тоткыннарны яклау сәясәте тәмамланмавын искәртә. Фельгенгауэр: "Митинг бетте, хәзер нишләргә? Тоткындагыларга хат язарга, мәхкәмә утырышларына килергә, яклау акцияләренә чыгарга, туктаусыз көрәшергә! Иртәгә Мәскәү мәхкәмәсе! Килегез, көч бирегез!" (30 сентябрь Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә Сергей Фомин эше карала, Павел Устинов, Никита Чирцов, Иван Подкопаев эшләрендә апелляция утырышлары уза – ред.)

Ашыкмый гына чыгышка таба юнәлгән халыкны полиция хезмәткәрләре бераз ашыктыра, митинг вакыты беткәнен искәртә. Шулай да бу ыгы-зыгыда бернинди киеренкелек сизелми, алып баручылар аерым билгеләп үткәнчә, митинг чыннан да дөрес оештырылган, тәртип саклаучылар да, митингта катнашучылар да үзләрен тыныч тота. Бушый башлаган проспект буенда яңа плакатлар күренә, мәсәлән, бер койма буенда "Хизб ут-Тәхрир" эше буенча "Уфа төркеме", "Казан төркеме", "Әлмәт төркеме"нең кулдан ясалган плакатлары тезелгән, кызыксынып килүчеләргә хөкем ителүчеләрнең гаилә әгъзалары бу эшнең асылын аңлата.

Халык санын алучы хезмәтләр Сахаров проспектындагы митингта 23 меңнән артык кеше катнашуын хәбәр итә.