Бет базары: "Әбиләр актык киемен сатарга чыга"

Казанның бет базарында сатучылар халыкның кереме кимүен, үзбәкләрнең күбәюен белдерә. Путин белән Медведевның берни эшләмәвен, ә халыкның түзеп яшәргә мәҗбүр булуын сөйли. Азатлык хәбәрчесе бет базарында сатучылар һәм сатып алучылар белән сөйләште.​

Казанның Авиатөзелеш районында, халык телендә Жилплощадка микрорайонында (Беломорский белән Гудованцев урамнары чаты) бет базары эшли. Монда иске-москылар саталар һәм нигездә аз керемле кешеләр йөри. Базар һәр якшәмбе иртәнге 6дан көндезге 1гә кадәр ачык. Аны 1960 елларда компрессор заводы янында оешкан бет базарының дәвамчысы, дип сөйли сатучылар.

Мондый сәүдә урыннары Казанда берничә җирдә бар. Тинчурин мәйданында күбрәк иске китаплар, антиквариат белән сәүдә итсәләр, монда җыен киелгән киемнәр, тимер-томыр, хуҗалык әйберләре, 90нчы елларда чыккан татар җырчылары кассеталары, балалар уенчыклары, китап-газетлар, балык һәм хайваннарга кадәр саталар.

Бет базары Беломорский белән Гудованцев урамы чатында башланып Тэц урамына таба сузыла

"10 литр бензинлык сата алсам, шуңа риза"

Бет базары Беломорский белән Гудованцев урамы чатында башланып Тэц урамына таба сузыла. 100дән артык сатучыны күрергә мөмкин. Алар Татнефтепродукт ягулык станциясе янындагы буш урыннарда, тротуарларда, юл янындагы яшел чирәмдә, агач яннарында 7-8 сәгать буе сәүдә итеп утыра. Беренче очраган сатучылар - иң читтә утыручы ике татар бабае булды. Монда 10 ел чыгалар икән инде. Радик Шәвәлиевка 73 яшь. Казанда яши, Лада Гранта машинасы белән килгән. Ул чүкеч, балтадан башлап, тимер-томырга кадәр сата. Әйберләре кыйммәт түгел. Керосин лампасын ул, мәсәлән, 50 сумга җибәрергә әзер. Ләкин ярты ел инде сатылмый ди.

Радик Шәвәлиев

"Кайбер әйберләрне чүплектән табам, нәрсәдер өйдә тик ята. Шуларны сатырга алып чыгам. Алучылар аз. Халыкның акчасы юк ахыры. Бер тиенсез саткан вакыт та була. 10 литр бензинлык сатсам, шуңа риза инде мин (400-500 сум). Артык акча комачауламый инде. Машинага да, бензинга да, ипигә дә акча кирәк. 15 мең сум пенсия алам ич", дип сөйли Радик Шәвәлиев.

"“Өйдәге артык-портыктан котылыр өчен чыгам. Кеше аз йөри. Хәзер кибеттә әйбер күп. Яңа әйбергә кызыгалар", ди күршесе 72 яшьлек Мәкъсүм Сафин.

Your browser doesn’t support HTML5

"Әбиләр базарга чыгып актык киемен сатарга мәҗбүр"

Бет базарында сатыла торган иң төп әйбер – кием-салым һәм тимер-томыр. Алар адым саен диярлек. Араларында Зөһрә Сәхәбиева һәм башка тышлыксыз пластинкалар да очрады. 90нчы еллардагы татар җырчылары Нәфкать Нигъмәтуллин, Габделфәт Сафин кассеталарын сатучылар бар. Аларны 10 сумга җибәрергә әзерләр. Киемнәр 50 сумнан башланып, 200-300 сумга кадәр җитә. Бер ханым кулланылган пластмас гөл савытларына 50 сум сорый. Күгәреп беткән машина ачкычлары, алюмин кашыклар, казаннар, балалар уенчыкларын 10-20 сумга да бирергә әзерләр.

Татарча гармун тартучы бабай

Татарча гармун тартучы бабайлар да очрый. "Бу Тульский гармун. Яхшысы", дип халыкны үгетлиләр. Әлеге уен коралларын 2-3 меңгә тәкъдим итә. Екатерина вакытындагы чүкеп ясалган сәнәк дип сатучылар да бар. Бер якта этләр өчен сөяк, ит калдыкларының килосын 25 тәңкәгә җибәреп яталар. Тозлы кыярга кадәр очратырга була. Шунда ук хайваннар сатып утыралар.

Биектаудан бер абзый куяннар алып килгән

Биектаудан килгән бер абзый куяннар алып килгән. Бала куян 250 сумнан башлана, зурысын 1 мең сумга җибәрергә әзер. Кыскасы, кем нәрсә сата ала, шуны алып чыга.

"10 мең сум пенсия алганга чыгам"

Күпчелек сатучылар өлкән яшьтәге татар кешеләре. Күбесе видеога төшәргә теләми, исемнәрен дә атамыйлар. Туганнары күрер дип куркалар. Аты юлы белән куып җибәрергә кыенсынмый кайберәүләре. Сиксәнне ваклаган әби ике ел элек сата башлаган. Аз сүзле. Өендә һәм күрше тирәдә җыелган эш киемнәрен сата. Өендә юа, үтүкли һәм 200 сумга җибәрә.

"Нәрсәгә чыкканымны белмисез мени? 10 мең сум пенсия алганга чыгам. Күбрәк булса, чыкмас идем. Кайчагында берни сатмыйм, кайвакыт бер-ике мең сумлык сатам. Этеп-төртеп алалар инде. Ярты бәягә генә сорап, үзбәкләр йөри инде монда", ди әби.

Бет базары

Икенче бер татар апасы киелгән чалбарлар, кофта, күлмәкләр сата. Заманында ул Казанның 130нчы мәктәбендә урыс телен укыттым дип сөйли. Инде биш елдан артык бет базарына чыгарга мәҗбүр.

"Сатыла, Аллага шөкер. 500лек саттым. Алганнарына да аптырыйм. Пенсиям дә бар. Кызык өчен чыгам. Монда мин ял итеп кайтам. Үз йортымда яшим. Танышларны да очратам. Безнең халык тимер-томырга дип килә. Кием салымны үзбәкләр ала. Ярый әле алар бар. 2-3 мең сум сатсам, бер атна ашарга җитә. Янга да кала әле. Ә үземә артык кием алмыйм", дип сөйләде ул.

Бет базары

Араларында үзләре әйбер ясап сатучылар да бар. Нәкыйф абый тимер-томырлардан төрле мич, мангал, казаннар ясый.

"5 ел сатам инде. Тишек-тошык ямарлык акчасы бар. Буш та кайтып китәсең. Бүген мең ярымга бер мангал саттым. Якында гына яшим. Пенсия җитмәгәч чыгам. Хөкүмәтебез бай бит безнең", ди ул.

"Сатып алучыларның 80 проценты – үзбәкләр"

Сәүдә итүчеләрнең һәммәсе сатып алучылар арасында үзбәкләрнең күбәюен сөйли. Өченче ел сатучы урта яшьтәге Рәфис әфәнде (фамилиясен әйтергә теләмәде) базардагы вазгыятьне тасвирлап бирергә тырышты.

Рәфис әфәнде

"Элгәре безнең халык күп иде. Хәзер сатып алучыларның 80 проценты үзбәкләр. Үзбәкстаннан бик шома егетләр килә. Монда алар Совет берлегендә ясалган электр моторлары, тегү машинасы, балта, чүкеч эзли. Күпләп төяп Үзбәкстанга алып китәләр. Бу алар өчен зур бизнес.

Ә җирле халыктан монда хәерче эшмәкәрләр килә. Кибеттән алырга акчасы булмаган кешеләр. Без 1 киловатлы моторны 1 мең сумга сатабыз, ә кибеттә ул, әйтик, 8 мең тора. Кемдер станок ясый, монда ул редуктор, мотор таба ала. Хәерчелектән киләләр инде. Бер бик бай кешенең килгәнен дә беләм. Аның илле Камазы эшләп тора, ләкин ул монда килеп сатып ала", дип тәгаенләде Рәфис әфәнде.

Бет базары

Үзбәк, таҗиклардан тыш, сатып алырга килүчеләр арасында татарча гына сөйләшүче урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр дә шактый күренде.

"Монда аяк киемнәре дә, киемнәр дә бар. Мөмкинлек булуга шушында чыгам. 300 сумга яхшылап киенеп кайтам моннан", ди урта яшьтәге бер сатып алучы.

Сатып алырга килүчеләрнең күбесе Жилплощадка, Северный бистәсендә яшәүчеләр. Бу җирләрдә хәзер дә заводта эшләүче кереме аз булган халык яши.

Бет базары

"Айга бер-ике чыгам. Бәлки үземнең хуҗалыкка кирәкле әйбер булмасмы дип. Монда бөтен әйберне табып була бит. Кибеткә сирәк йөрим", ди сатып алучы Равил.

"Монда башлы кешеләр йөри. Иске яхшы әйберләрне монда табалар. Менә уенчык пистолет бар. Очсызлы сыйфатлы әйбер. Кибеткә караганда биш тапкырга арзанрак монда. 13 мең сум пенсия алам. Акча күп булса, кибеттә йөрер идем", ди исемен әйтергә теләмәгән абый.

"Путин белән Медведев берни эшләми, ә халык түзә"

Бет базары кайчан барлыкка килгәнен төгәл генә әйтүче юк. Без аралашкан сатучыларның күпчелеге базарга соңгы ун елда кушылган. Ул 15-20 ел эшли диючеләр күп. Ленинград урамы янындагы базарны юк иткәч, халык шушында җыела башлаган. Кемдер 90нчы елларда ук саталар иде ди.

Сәүдә итүчеләрдән аренда түләттермиләр. Яңа килгән кешеләргә дә сүз әйтмиләр. Нинди дә булса урам кагыйдәләре белән "крышевать" итүчеләр дә юк диләр. Үз вакытында ягулык станциясе каршында утыручыларны полиция куып йөргән. Яшел зонага, тротуарга кермәскә кушканнар. Ләкин вакыт белән сатучылар барыбер ягулык станциясен чорнап алган. Базарны күчерергә җыеналар дигән сүзләр дә йөргән. Ләкин сатучылар моңа ышанмый.

Бет базары

"Иске әйберләрне кая куим соң? Ташлыйсым килми. Әз-мәз булса да акча керә. Әгәр дәүләт комиссионкалар оештырса, шунда гына алып барыр идем. Менә шулай яшибез инде", ди урта яшьтәге ханым.

"Халыкның хәерчеләнгәнен Путин да, Медведев та белә. Ләкин бернәрсә дә эшләмиләр. Пенсионер әбиең массаж салонына барыр урынга монда актык трусигын сатып утыра. Ипи алырга акчасы юк. Бөтен халык җылый, шыңшый, тик түзә", дип сөйләде Рәфис әфәнде Азатлыкка.

Бет базары