Төмән татарлары: рәис хакимияткә түгел, халыкка файдалы булсын

Корылтайда катнашучылар

Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең хисап-сайлау җыелышында яңа рәис сайланды. Әмма кайбер татарлар яңа рәисне хакимият куйган кеше дип канәгатьсезлек белдерде.

3 октябрь Төмәндә өлкә татар милли-мәдәни мохтариятенең VIII корылтае узды. Әлеге җыелышны уздыруны татар милли-мәдәни мохтариятенең район һәм шәһәр рәисләре күптән көтте. Чөнки мохтариятнең соңгы шурасы 2012 елда сайланды. Аның вәкаләте дүрт елга гына исәпләнгән. Шул сәбәпле район мохтарияте рәисләре шураның вәкаләте чыкты дип кичекмәстән җыелыш уздыруны таләп итте. 2019 елның май аенда федераль татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдиновка хат та язды. Әлеге хатта алар өлкә җитәкчелегенең, аерым алганда милләтләр эшләре комитетының җыелыш уздыруга киртә куыюннан зарлана.

Хаттан өзек

Алар шулай ук әлеге хатта өлкә мохтариятенең рәисе Ришат Җиһаншинның эшеннән канәгатьсезлек белдерә. Аерым алганда аның райондагы татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчеләренең мөрәҗәгатьләрен игътибарсыз калдыруы әйтелә. Шулай ук 20 елга якын эшләп мохтариятнең хәтта бинасы булмавы да тәнкыйтькә тотыла.

Ришат Җиһаншин өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте белән 2004 елдан бирле җитәкчелек итә. Киләсе елга аңа 80 яшь тулачак. Шуңа өлкәдәге татарлар Җиһаншинның эшеннән канәгатьсезлек белдереп, мохтарият эшендә үсеш булмауга сылтап, бу вазифага яшьрәк кешенең килүен сорадылар. Шулай ук алар Милләтләр эшләре комитетының татарлар эшенә кысылуына зарланып өлкә губернаторы Александр Моорга да хат язды.

Өлкәдә вазгыять кискенләшә барганда, мохтарият корылтаен Сабантуй бәйрәменнән соң уздырырга килешәләр. Шул ук вакытта "Новый День" басмасы язуынча, ул һәрвакыт кичектерелеп килә һәм моның сәбәбе Төмән өлкәсе хакимиятенең рәислеккә Җиһаншин кебек күндәм намзәтне таба алмауда була. "Хәзер мондый намзәт табылган кебек. Бу "Тюменское время" телеканалының "Яңа сулыш" тапшыруын алып баручы Ләйсән Хөрмәтуллина", дип яза басма.

3 октябрьдәге корылтайда 36 кешедән торган яңа шура сайлана. Һәм әлеге шура Ләйсән Хөрмәтуллинаны бертавыштан рәис итеп сайлап куя. Бу корылтайга Илдар Гыйлметдинов та килә. Шуңа күп кенә татарлар бу чарада катнашырга ашыга. Ләкин барысына да бу мөмкин булмый.

Азатлыкка исемен әйтергә теләмәүче бер татар (аның аудиосы редакциядә саклана) өлкәдәге "иң зур кеше" үзенә бу чарага бармаска "киңәш итүләрен" әйтте.

"Бөтен татарлар рәис итеп башка кешене күрергә теләде, хакимият бу кызны куярга булды. Мин Төмән районы Матмас авылы имамы Руслан Садретдиновны рәис итеп кую яклы идем. Ул элек Җиһаншинның урынбасары да булды, бик гадел, сабыр кеше. Аның намзәтен милләтләр эшләре комитетына да белгерттек. Әмма комитет аны исемлектән алып, үз намзәтен тәкъдим итте. Шуннан шурага кергән 46 кешене кыскарттылар. Шурада 36 кеше калды. Алар бертавыштан Ләйсәнне сайлады. Канәгать булмаучылар ул шурага кертелмәде", диде ул.

Луиза Шәмсетдинова

Милли-мәдәни мохтарият җыелышында катнашкан Төмән өлкәсе Тубыл районы "Мирас" оешмасы җитәкчесе, "Искер җыен"ын уздыручы Луиза Шәмсетдинова Ләйсән Хөрмәтуллина беренче чиратта өлкәдәге татар иҗтимагый оешмалары белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиеш дип саный.

"Иң мөһиме җитәкче халыктан аерылмаган булырга тиеш. Кайберәүләр үзләрен түрә итеп хис итеп, халыктан аерылган була. Мондый очракта оешмаларның эше ничек кенә тырышсалар да нульгә әйләнә. Хакимияттән ерак булу әле куркыныч түгел, чөнки халык арасында бизнесменнар да, төрле проектлар белән чыгучылар да була. Аларга өметләнергә мөмкин.

Ләйсәннең төп эше – телевидение. Ул эш сәфәрләренә еш чыга. Мохтарият эшенә вакыты калмаска мөмкин. Милләтләр эшләре комитеты: "Болар белән эшлә, тегеләр белән эшләмә" дигән таләпләр куймасмы? Халык һәм хакимият белән тигез эшли алырмы?

Иҗтимагый оешмалар белән эшчәнлекнең конкрет програмы булмаганда барлык эшләрне бер татар милли-мәдәни мохтарияте генә тартып алып бара алмаячак. Барлык иҗтимагый оешма җитәкчеләрен мохтарият шурасына кертергә кирәк иде. Тагын бер җыелып әле өстәмәләр кертүгә соң түгелдер. Без барыбыз да татарлык өчен эшлибез. Шуңа аңа сабырлык телим", ди Шәмсетдинова.

Ул мохтариятнең элекке җитәкчелеге яңа рәис эшчәнлегенә кысылып, аның эшчәнлегенә комачауламасмы дигән сорау да куя.

"Менә ул җитәкчелек мохтарият җыелышына хәтта иҗтимагый оешма вәкилләрен дә чакырмады. Без чакырмаганга үпкәләмәдек, татарлыкта кайныбыз, шуңа чакырмыйча да килдек.

Безгә сүз бирмәделәр икән, ярар, бирмәсеннәр. Бу проблем түгел. Алар бары яхшыны гына сөйләде. Хисап-сайлау конференциясе дип аталса да, сайлавы узды, хисап өстән-өстән генә булды. Ревизия комиссиясе дә хисап тотмады. Финанс өлкәдә дә төгәллек булмады. Теләгән бар кешегә сүз дә бирелмәде. Әгъзалык бик уставта язылмаган. Шуңа һәр теләгән кеше мохтарият әгъзасы була ала.

Тубыл районында бик күп татарлар яши, ә аннан мохтарият шурасына бары тик бер генә кеше керде. Җыелышка килгән татарларга "сез бит әгъза түгел, ник килдегез" диделәр. Мохтарияткә кертелмәсәләр дә Тубыл татарлары эшне бергәләп дәвам итәргә килеште”, ди Луиза Шәмсетдинова.

Ләйсән Хөрмәтуллина

Азатлык Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең яңа рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина белән телефон аша элемтәгә чыгып, аның белән әңгәмә оештырырга теләде. Хөрмәтуллина вакыты юклыгын әйтеп, сорауларны язмача җибәрүне сорады. Без аңа киләчәк максатлар, Татарстан белән эшчәнлек, 2020 елда узачак җанисәпкә әзерлек һәм башка сорауларны юлладык.

Хөрмәтуллина Ришат Җиһаншин кебек төбәктәге татарлар арасында мәртәбәле шәхеснең тәкъдименнән соң бу вазифага керешүен әйтте.

"Әйе, соңгы вакытта барысы да тотрыклы булмады. Кемдер нигезне какшатырга теләде. Әмма Җиһаншин тәрбияле һәм акыллы кеше буларак бу хәлдән чыгу юлын тапты. Мин якынча тугыз ел, инде телевидениегә килгәч үк аның командасында эшләдем. Өлкәне бергәләп йөреп чыгып, һәрбер татар чарасында булдык", диде ул.

Хөрмәтуллина сүзләренчә, Төмән өлкәсе татарлары мохтарияте өлкәдәге иң зур иҗтимагый оешма. Аның әгъзасы булып 12 район һәм шәһәрдән йөздән артык кеше һәм башка иҗтимагый оешма җитәкчеләре тора.

"Киләчәк програмга килгәндә, оешма әгъзалары арасында конструктив диалог булдыру, вайбер, ватсапта төркемнәр, Вконтакте, Одноклассники социаль челтәрләрендә битләр булдыру, сайт ачу максаты куела. Бюджет акчаларын җирле мохтарият ихтыяҗларына карап бүлү, җирле һәм шәһәр мохтариятләренә ярдәм итү, Аксакаллар шурасын эшләтү (аның җитәкчесе итеп Ришат Җиһаншин сайланды) һәм аның тәҗрибәсенә таяну карала. Мөслеман лидерлары белән татар милли-мәдәни мохтарият эшчәнлеген көчәйтеп җибәрү, яшь кадрдарны җәлеп итү, чараларны яңа форматта уздыру юлларын эзләү, өлкәнең татар этномәдәни компонентлы мәктәпләрен яклау, этнотуризмны үстерү һәм башкалар күздә тотыла”, дип яза ул.

Ләйсән ханым сүзләренчә, шура кварталга бер җыелачак.

Өлкәдәге кайбер татарларны мохтарият рәисенең Татарстан һәм шул ук вакытта өлкә комитеты белән эшне ничек алып баруы борчый. Чөнки кайбер мәгълүматларга караганда, комитет Татарстанга караганда күбрәк үзләренә буйсынуны таләп итә.

"Татарстан белән килешү бар. Хезмәттәшлек итәргә уйлыйбыз", ди ул. Милләтләр эшләре комитетын һәрвакыт ярдәмгә әзер торган партнер дип атый.

"Безнең максатыбыз – халык файдасына эшләү, телне үстерү, традицияләр турында онытмау. Без хәзер 2020 елгы програмны эшлибез. Аның өлгесен тикшерү бара", диде Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина.