Төркия баш консулы Исмәт Эрикан: "Казанда үземне өемдә кебек хис итәм"

Төркиянең Казан баш консулы Исмәт Эрикан

1 октябрь Казанда Төркиянең яңа баш консулы Исмәт Эрикан вазифасына кереште. Казанда 1996 елда ачылган Төркия вәкиллегендә Эрикан 12нче баш консул булды. Азатлык Исмәт әфәнде белән очрашып, Татарстан, Казан, татарлар, туган тел, сәнгатькә карата фикерләрен белеште һәм Төркиянең Сүриядә башлаган хәрби операциясенә дә ачыклык кертергә сорады.

— Хөрмәтле баш консул, Казанга хуш килдегез. Татарстан башкаласына эшкә җибәреләчәгегез әйтелгәннән соң, сез нинди хисләр кичердегез, әңгәмәбезне шушы мизгелне искә алудан башлыйк әле?

— Төркия тышкы эшләр министрлыгының мине быел кая да булса баш консул итеп җибәрәчәген белә идем, әмма Казанга билгеләнәчәгемне башыма да китермәдем. Казанга баш консул буларак билгеләнүемне ишеткәч, дөресен генә әйткәндә, бераз дулкынландым. Чөнки география һәм консуллык үз вазифасын башкарачак бу төбәк бик үзенчәлекле бит.

Төркия тышкы эшләр министры Мәүлит Чавушоглуның Исмәт Эриканга бүләк иткән фотосы

Белгәнегезчә, Төркиянең Казан баш консуллыгы — Русиядә 1996 елда ачылган илебезнең беренче баш консуллыгы. Казан шулай ук Төрек һава юллары ширкәтенең дә Мәскәүдән тыш очышларын башлаткан беренче шәһәрләрдән. Халкының шактый зур өлеше мөселман. Тел, дин, тарих һәм мәдәният ягыннан уртак якларыбыз бар.

Безнең охшаш якларыбыз, аерылган нокталарга караганда күбрәк дип әйтер идем. Шуңа күрә бер баш консулның шушындый географиядә эшләргә тиешлеге үзе бик дулкынландыргыч хәл. Миндә дә шуңа дулкынлану булды.

Моңа кадәр Казанга килгәнегез бар идеме?

— Әйе килдем. Ул вакыттагы Төркия президенты Абдуллаһ Гүл делегациясенең Татарстанга ясаган рәсми сәфәрендә катнашкан идем. Хәзер менә баш консул буларак килергә насыйп булды. Кабаттан Татарстан башкаласына килүемә шат булуымны әйтәсем килә.

Казанга, Татарстанга килгәч ниләр кичердегез?

— Мин монда килгәч шунда ук үземне өемдә кебек хис иттем. Төркиядә бер шәһәрдән икенче бер шәһәргә киткән кебек булдым. Ризыклары тәмле, Казан шәһәренең үз тәртибе бар, кешеләр бер-берсенә хөрмәт белән карый.

Казанда студентларның күп булуы да игътибарымны җәлеп итте. Яшьләр күп. Барлык болар кешегә үзеннән үзе энергия бирә.

Килүемә әле бер атналап кына булса да, мин Казанда кешеләрнең безгә карата җылылыгын сиздем. Әйтәм бит, без тормыш иптәшем белән үзебезне 10 көн элек кенә түгел, ә күп еллар элек Казанга килгән кебек тоябыз.

Казанга килгәнче татарлар турында ишетергә туры килдеме?

— Татарлар тирән тамырлы мәдәнияткә ия һәм борынгы тарихы булган милләт. Мин аларны төрекләрнең кардәше булган халык буларак беләм. Моннан алда да әйткәнем кебек, телебезнең уртак яклары бик күп. Татарчаны игътибар белән тыңласам, аңлый алам. Бу мине бик сөендерә.

Татарстан төрле диндәге кешеләрнең бергә матур һәм тыныч яши алуның иң матур үрнәген күрсәтә

Шулай ук дин ягыннан да без бер төрле, ягъни мөселманнар. Аннан соң, мин Казанда төрле диннәрнең һәм төрле мәдәниятләрнең тигез рәвештә бергә яшәгәнен күрәм. Чиркәү белән мәчетләр бергә тыныч кына эшли бирә. Без дә дөньяда шушындый тигезлек булуын телибез.

Татарстанда төрле диннәр кардәш кебек яши алганын күргәч, дөньяда төрле диннәргә караган кешеләрнең бер-берләре белән сугышуын берничек тә аңлый алмыйм. Татарстан дөньяга төрле диннәргә караган кешеләрнең бергә матур һәм тыныч итеп яши алуның иң матур үрнәген күрсәтеп тора.

Сез моңа кадәр үзегез эшләгән кайсы да булса берәр илдә Татарстандагы кебек хәлне күрә алдыгызмы?

— Тайваньда күрдем Татарстандагы кебек хәлне. Тайваньның 23 миллион халкы бар. Шуларның 600 меңе мөселман. Христианнар, буддалар бар. Анда да кешеләрнең диннәре тикшерелми. Кешеләр үз диннәрен ирекле итеп тота ала.

1985-1990 еллларда Болгарстанда эшләгәндә анда вазгыять үзгә иде. Ул чорда Болгарстандагы коммунист хакимияте илдәге төрекләргә каршы ассимиляция эшчәнлеге алып бара иде.

Америкага килгәндә исә, анда да Татарстандагы кебек төрле диндәгеләрнең татулыгын булдыру күздә тотыла, әмма тулысынча тормышка ашырыла алмый. Матбугаттан үзегез дә ишетеп күреп торасыз, йә чиркәүләргә, йә мәчет яисә синагогаларга һөҗүмнәр булып тора.

Әмма барлык боларның сәбәпләренә карарга кирәк. Ягъни ил хакимиятләренең ялгыш сәясәт алып баруы нәтиҗәсендә, үзгә дин тоткан кешеләргә тынычлык эчендә яшәүне күрсәтү урынына, дошманлыкны пропагандалаудан килеп чыга. Югыйсә хакимиятнең иң беренче вазифасы үз территориясендә яшәүче кешеләрнең, нинди дингә яисә милләткә карамасын, барлык кешеләрнең дә тынычлык һәм хозур эчендә яшәүләрен тәэмин итү булып тора.

БУ ТЕМАГА: Төркиянең Казандагы яңа консулы Исмәт Эрикан: "Татар телен өйрәнәсем килә"

Исмәт әфәнде сез инглиз, француз, болгар телләрен беләсез. Күптән түгел Казанда күргәзмә ачылышында сез татарчаны да өйрәнергә телим дип әйттегез. Татарчаны кайчан өйрәнә башларга җыенасыз?

— Әле килгәнемә атна-ун көн генә. Ләкин өйрәнергә тырышачакмын. Үзем вазифа башкарган илдәге телне һәрвакыт өйрәнергә теләдем. Мөкәммәл дәрәҗәдә өйрәнәчәкмен дип әйтә алмыйм. Ләкин көндәлек тормышымны җиңеләйтәчәк дәрәҗәдә өйрәнергә теләр идем. Татар теле төрекчәгә якын бер тел булганга күрә аны өйрәнү җиңелрәк булыр дип уйлыйм. Болгарча белгәч, урысча ниләр әйтелгәнен аңлый алам. Казанда яшәү татарча һәм урысчаны берьюлы өйрәнү өчен миңа зур өстенлек бирер дип уйлыйм.

— ​Тел дигәннән, сез Татарстанда үз туган телләрен белмәгән татарлар булганын ишеткәнегез булдымы?

— Кайда гына булмасын, кеше үзенең туган телен, төрекчә әйткәндә, ана телен өйрәнергә тиеш. Мин моны бары тик татарчага гына бәйләп әйтмим. Беренче чиратта туган телеңне өйрәнергә һәм аннан соң үзең яшәгән җәмгыятьтәге телне дә өйрәнәчәксең.

Туган тел — ул, әйткәнемчә, ана теле. Ана кеше үз телен белсен, баласы булгач үз баласына бу телне беренче чиратта ул өйрәтсен. Нәтиҗәдә ул бала анасының телен киләсе буынга өйрәтәчәк. Һәм телләр шушындый рәвештә исән кала ала.

Без үз гаиләбездә үзебезнең ана телендә сөйләшмибез икән көннәрдән бер көнне безнең ана телебез юкка чыгыр. Мин бу әйткәннәремне гомумиләштереп әйтәм, бары тик татарчага гына кагылмый бу. Башка чит телләрне белгән бер кешенең үзенең туган телен белмәвен кабул итү бик авыр.

Исмәт Эрикан сәнгать китабы белән таныштыра

Америкада эшләгән вакытта әти-әнисе төрек булып та балалары төрекчә белмәгән төрек балаларын күрергә туры килде. Мин үз теләкләре белән төрекчә өйрәнгән америка кешеләрен беләм. Сезнең балагыз төрекчә белгән америкалы белән төрекчә сөйләшә алмас хәлгә килә. Бу оят түгелме, дип әйтә идем бу балаларның ата-аналарына.

Минемчә, һәр өйдә беренче чиратта туган тел, мәдәният, гореф-гадәтләр өйрәтелергә һәм болар киләсе нәселләргә җиткерелергә тиеш.

— ​Берничә тел өйрәнгән кеше буларак, тел өйрәнгәндә ниләргә игътибар итү кирәк дип саныйсыз?

— Тел өйрәнү өчен иң беренче чиратта теләк кирәк, аннан соң тырышлык кирәк. Тел ул математика кебек. Математика мәсъәләсен ничек чишәсез, минус белән плюс тамгаларын ничек өйрәнәсез икән, тел дә шушылай өйрәнелә. Телнең билгеле кагыйдәләре бар һәм шул кагыйдәләр нигезендә тел өйрәнелә.

Миңа монда төрекчәне бик матур итеп өйрәнгән татарларны күрергә туры килде. Шундый чиста һәм дөрес итеп өйрәнгәннәренә шаккаттым.

Телне өйрәнү өчен хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар бит. Интернет ярдәмендә көннең 24 сәгатендә үзегез теләгән теләсә кайсы тел курсына түләүсез ирешергә мөмкин. Теләгегез генә булсын.

Ләкин, синең туган телең, сиңа чит тел була алмый берничек тә. Ягъни үзеңнең туган телең, соңыннан өйрәнеләчәк тел була алмый. Һәр кеше өчен туган тел — ул туган тел, икенчесе исә чит тел булыр. Мин моңа басым ясап әйтер идем.

— ​Исмәт әфәнде, сезнең иң зур хоббиларыгыз ниләр?

— Сез мине моннан ары Казанның музейларында, күргәзмәләрендә, концерт заллларында еш очрата алырсыз дип уйлыйм. Җирле сәнгать әһелләре белән танышуны түземсезлек белән көтәм. Язучылар, рәссамнар, шагыйрьләр белән дуслашырмын дип уйлыйм. Сәнгать эшчәнлеге белән шөгылләнү минем иң зур хоббиларымның берсе диер идем.

Исмәт Эрикан сәнгать китабы белән таныштыра

— ​Фотога төшерергә дә яратасыз ахры?

— Әйе, фото шөгылемнең ике ягы бар. Берсе үзем өчен фотога төшерү булса, икенчесе — фотолардан коллекция җыю. Бигрәк тә XIX гасыр Госманлы географиясенең фотоларын җыям. Алар арасында 1870нче елларда төшерелгән фотолар да бар. Шулай ук рәсем коллекциясе белән мавыгырга да яратам. Кайберләрен Казанга да алып килдем. Эш бүлмәсенең диварына элеп куйдым.

—​ Фотога төшергәндә күбрәк ниләргә игътибар итәсез, кешеләрме, тарихи урыннарнымы яисә табигать күренешләренәме?

— Мин күбрәк кеше белән табигатьне берләштерергә яратам. Ягъни ул мизгелне үлемсезләштерүне өстен күрәм. Биналарны аны икенче көнне дә килеп төшерергә була. Әмма паркта уйнап йөргән баланы биш секундтан соң шул рәвешле төшерү мөмкин түгел.

—​ Үзегез төшергән фотоларны социаль челтәрләргә куясызмы ?

— Юк.

Ни өчен?

— Шәхси социаль медиа белән мин дус түгел. Чөнки минем иң беренче чираттагы эшем дипломатлык. Үз эшемдә башкарган эшчәнлекләр тиешле дәрәҗәдә социаль медиада урын ала. Баш консуллыкның Твиттер, Фейсбук, Вконтакте адреслары бар. Әле генә Инстаграм битен дә ачтык. Бу уңайдан укучыларыбызга безнең социаль челтәрләргә язылып безнең эшләрне күзәтеп барырга чакырам.

— ​Казандагы күргәзмә ачылышында сез үткәнне белмичә киләчәкне төзеп булмый дип әйткән идегез. Тарихта Төркиядә дә эз калдырган кайсы татар зыялыларын күңелегезгә якын дип әйтер идегез?

— Бу матур җөмлә миңа карамаса да, мин аны бик дөрес әйтелгән җөмлә дип саныйм. Чөнки тарихны һичшиксез белергә кирәк. Тарих кайчак ачы булырга да мөмкин. Ләкин без аны да белергә тиешбез.

Төркия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр бик борынгыга барып тоташа

Төркия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр бик борынгыга барып тоташа. Татар зыялылары Төркиядә дә яшәгән, эшләгән. Болар арасыннан иң танылганы Садри Максуди Арсал дип әйтер идем. Ул Төркиянең беренче президенты Ататөрекнең дә якын хезмәттәше булган.

Шулай ук Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый, Рәшит Рәхмәти Аратны да әйтми булдыра алмыйм. Нәкъ менә шушы зыялылар ике республика арасында бер күпер кебек булганнар.

— ​Бәлки ишеткәнсез, Татарстандагы татар зыялылары Төркиянең яңа баш консулы ике республика арасындагы сәүдә элемтәләрен ныгыту белән бергә мәдәни элемтәләрне ныгытуга да басым ясаса иде дигән теләк белдерде.

— Бу сүзләрне әйткән зыялылар бик дөрес әйткән. Мин генә түгел, Казанда вазифа башкаручы барлык дипломатлар да беренче чиратта үз илләре белән, вазифа башкарган ил арасындагы элемтәләрне ныгытырга тиеш. Минем дә максатым, моннан алдагы баш консуллар эшләгән кебек, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да яхшырту.

Мәдәни чараларны арттырырга телим һәм моны күрәчәксез. Рәсем, фото күргәзмәләре, концертлар, әдәбиятчылар белән очрашулар, конференцияләр. Болар булачакмы дип сорау хәтта урынсыз диер идем, әлбәттә булачак.

Татар зыялылары белән тиз арада танышырга теләвемне моннан җиткерер идем. Баш консуллыгыбызның ишеге бар кешегә дә ачык, рәхим итсеннәр, килсеннәр монда. Бездә каһвәнең кырык еллык тарихы бар, дип әйтәләр. Күрешик, сөйләшик, танышыйк, төрек каһвәсеннән авыз итик.

Исмәт Эрикан консуллык бинасындагы рәсем белән таныштыра

— ​Инде ике республика арасындагы икътисади элемтәләргә киләбез икән, Төркиянең Казанга һәм бигрәк тә Алабуга махсус икътисади зонасына бик зур инвестицияләре бар. Алга таба башка инвестицияләр дә планлаштырыламы?

— Әйе, Алабуга махсус икътисади зонасында Төркиянең ике миллиард доллардан артык инвестицияләре бар. Төркиядә хәзер дә Татарстанда эш корып җибәрергә әзер ширкәтләр бар. Моңа кадәр Төркиянең төзелеш ширкәтләре бик актив эшләгән иде. 11 октябрь Татарстанның элекке президенты белән очрашканда ул миңа, төрек төзелеш ширкәтләре Казанга килеп бик зур эшләр башкарды. Хәзер инде без алардан өйрәнгән ысулларны кулланабыз, дип әйтте. Мин исә, без сезгә өйрәтеп әллә ялгыштык микән дип шаяртып алдым.

Үткәндә булган кебек хәзер дә төзелеш өлкәсе белән беррәтттән Татарстандагы башка проектларда да катнашырга телибез. Шулай ук татар ширкәтләренең дә Төркиядә инвестиция салуын көтәбез. Әйтик "Татнефть", "Камаз", Казан боралак заводы кебек русиякүләм генә түгел дөньякүләм масштабта эшләүче бу ширкәтләр Төркиягә дә килсеннәр, анда эш корсыннар иде.

— ​Шәймиев белән очраштык дип әйттегез, бу очрашуда тагын ниләр сөйләштегез?

— Бу бер танышу өчен оештырылган орашу иде. Бик җылы атмосферада үтте. Ул "Яңарыш" вакыфы башкарган эшләр турында сөйләде. Болгарда башкарылган реставрация эшләрен аңлатты. Төрекләр эшләгән эшләр турында да сөйләде. Төрекләр ни кадәр көчле булса, без дә шул кадәр көчле булырбыз, дип әйтте. Аның сүзләренә мин дә кушылам.

— ​Исмәт әфәнде, Миңтимер Шәймиевкә кадәр сез Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашкан идегез. Аның белән күрешү турында да сөйли алмассызмы?

— Әлбәттә. Аның белән дә танышу очрашуы булды. Миңнеханов та Шәймиев кебек көләч йөз белән кабул итте. Караңгы чырай булачагын көтми идем ансы. Ике республика арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да яхшырту өчен ниләр эшли алачагыбызны сөйләштек. Үзара хезмәтттәшлеккә әзер булуыбызны тагын бер кат телгә алдык.

— ​Татарстан президенты белән очраштыгыз, ә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашырга планлаштырасызмы?

— 11 октябрь Башкортстанның Республика көне уңаеннан бәйрәмнәрен котлап үттем. Башкортстан җитәкчесенә котлау телеграмын җибәрдем. Беренче форсат чыгуга анда барып республика җитәкчесе белән күрешергә, танышырга телим.

Башкортстан гына түгел, баш консуллык вазифаларына кергән Мари Иле, Чуашстан, Мордовия, Мари републикалары һәм Самар төбәге җитәкчеләре белән дә озакка сузмыйча очрашу планымда бар, барысына да аерым-аерым сәфәрләр оештырачакмын.

— ​Башкортстан җитәкчесе югары белемне Төркиядә алган, төрекчәне дә онытмагандыр ихтимал, аның белән кайсы телдә сөйләшергә җыенасыз?

— Әйе бу турыда беләм. Хәбиров белән төрекчә сөйләшергә уйлыйм. Мин барган һәр җирдә төрекчә сөйләшәм ансы.

— ​Исмәт әфәнде, бәлки үзегез дә сизгәнсездер, Татарстандагы матбугат әһелләре сезнең белән якыннан кызыксына. Алга таба журналистлар, матбугат белән араны ничек тотарга җыенасыз?

— Баштарак та әйткәнем кебек, безнең ишегебез бар кешегә дә ачык. Телефоным, элемтәгә керү өчен башка мөмкинлекләр һәрдаим ачык. Журналистлар Төркиягә кагылышлы берәр мәкалә язырга уйласалар, башларында берәр сорау туса, атнаның һәр көне, көннең 24 сәгатендә безгә мөрәҗәгать итсеннәр.

Хаталы мәгълүмат бирү урынына моның дөресе ничек була дип сорасыннар. Теманы белмибез икән, белмибез дип әйтербез. Берәр темада әле бер фикеребез юк дип тә әйтергә мөмкинбез. Мин бу вазифада эшләү дәверендә журналистларга ачык булырга тырышачакмын. Чөнки журналистларга мин ничек ачык булсам, башкарган эшләребезне яхшы итеп аңлата алсам, сез дә бит боларны җәмәгатьчелеккә шуның кадәр тиз һәм дөрес итеп җиткерә алачаксыз.

Киресенчә булса, без мондагы чараларны ни өчен һәм кем өчен оештырабыз булып чыга. Без үзебез эшләгән эшләрне җәмәгатьчелеккә сезнең ярдәм белән җиткерәбез.

— ​Сезнең Казанга килүегезгә якынча ун көн булды, шул вакыт эчендә ничә журналистка интервью биреп өлгердегез инде?

— Дүрт журналист белән әңгәмә кордым. Азатлык бишенчесе булды. Сездән соң хәзер тагын бер интернет сайты журналистлары белән очрашам. Казан консуллыгы эшчәнлеге белән кызыксыну зур. Шуңа күрә дүшәмбе 14 октябрь көнне Татарстан журналистлары өчен консуллык бинасында матбугат очрашуы уздырабыз.

— ​Исмәт әфәнде соңгы көннәрдә Төркиянең көнүзәге хәйран кызу. Хәзер бар игътибар Төркиянең Сүрия территориясенә башлаган "Тынычлык чыганагы" (Barış Pınarı) хәрби операциясендә. Русия матбугаты да Төркиянең бу операциясенә киң урын бирә. Сез Төркиянең Казан баш консулы буларак укучыларыбызга вазгыятьне аңлатып китә алмассызмы?

— Бу сорауны биргәнегез өчен рәхмәтемне әйтер идем башта. Әлбәттә бу теманы безнең яктан ишетү дә бик мөһим. Чөнки интернетта бу темада ихтимал кара пропаганда да булырга мөмкин. Инде төрек хәрбиләре турында чынбарлыкка туры килмәгән ялган фотоларны күпләп тарата башладылар.

Әйе, 9 октябрьдә Төркия Сүриядәге терор төркемнәренә каршы "Тынычлык чыганагы" дип аталган хәрби операция башлады.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганның Исмәт Эриканга бүләк иткән фотосы

Иң беренче шуны әйтәсем килә, Төркия үзенең милли иминлегенә янаган бик күп терор төркеменә каршы сугыша. PKK, PYD, YPG, FETÖ кебек терор оешмаларын санар идем. Без мондый терор оешмаларына каршы көрәшебезне алып барабыз. Дөнья илләре ничек терор оешмаларына каршы көрәшә, нәкъ шулай без дә боларга каршы көрәшәбез.

2017 елда без "Ефрат калканы" (Fırat Kalkanı) операциясен уздырган идек. 2018 елында исә "Зәйтүн ботагы" (Zeytin Dalı) операциясен уздырдык. Без бу операцияләр белән Төркиянең 4 мең чакрым читенә чыгып DEAŞ, PKK, PYD, YPG чикләребездәге терор төркемнәрен чистарттык. Нәтиҗәдә ни булды, илебездәге 4 миллионга якын Сүрия качагының 360 меңен чистартылган төбәкләрдәге өйләренә җибәрә алдык.

Әмма терор оешмалары безнең чик буенда үз эшчәнлекләрен дәвам иттеләр. Ефрат елгасының көнчыгышында PYD, YPG терор оешмалары Төркиягә соңгы ике ел эчендә йөздән артык һөҗүм оештырды. Аеруча бу терор оешмалары чик буеннан тоннель казып PKK терор оешмасын корал белән тәэмин итте. Бу төркемнәр шулай ук Сүрия территориясендә дә терор гамәлләре кылдылар һәм кылалар. Без әлеге төркемнәргә каршы көрәш өчен чик буенда имин зоналар булдырырга теләвебезне американнарга аңлатырга тырыштык. Әмма Америка моны берничек тә аңламады. Нәтиҗәдә без үз иминлегебезне кануни юллар аша саклау карары кабул иттек һәм хәрби операция башладык.

Сүрия белән Төркия аарасында 940 км озынлыкта чигебез бар. Бу хәрби операциянең максаты Төркиянең чикләрен иминлек астына алу. Без Төркия белән бергә Сүрия халкын да терор оешмаларының золымыннан сакларга телибез. Чөнки ул төбәкне үз контролендә тоткан PYD, YPG терор оешмалары Сүрияләргә дә басым ясый.

Төркия хәрбиләре бу төбәктә бары тик терор нокталарын, аларның саклану урыннарын, коралларын һәм кирәк яракларын юкка чыгаруны максат итеп ала. Сивил халыкның зыян күрмәве өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез. Һәм бу операция терор оешмалары төбәктән чистартылып бетерелгәнгә кадәр дәвам итәчәк.