Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы "Idel.Реалии" журналистларын эзәрлекләмәскә чакыра

Бу турыда твит Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының Киңкүләм мәгълүмат чаралары иреге мәсьәләләре вәкиле аккаунтында чыкты.

“Тәртип саклау оешмаларының #Russia-дә “29RU” (Архангелски - ред), "Ключевые новости города" (Смоленски - ред), “Idel.Реалии" (Идел буе - ред), “Довод” (Владимир - ред) журналистларына каршы күптән түгел булган рейдлары һәм дулкыны һәм аларның җиһазларын тартып алу миндә борчылу уятты. Мин хакимиятләрне бу киңкүләм мәгълүмат чараларын хөрмәт итәргә чакырам”, диелә Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының Киңкүләм мәгълүмат чаралары иреге мәсьәләләре вәкиле Арлем Дезирның Twitter-дагы рәсми битендә.

15 октябрьдә "Idel.Реалии" журналисты Дмитрий Любимов тикшерүчеләрнең ул элек яшәгән фатирны тентергә килүе турында белдерде. Любимов хакимиятнең бу гамәлләрен үзенә басым ясарга маташу буларак бәяләвен белдерде.

15 октябрьдә "Idel.Реалии" белән хезмәттәшлек итүче журналист Алексей Серегин фатирында да тентү узды. Аның камерасын, компьютерын һәм телефонын тартып алганнар.

Киңкүләм мәгълүмат чаралары иреге мәсьәләләре вәкиле Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының бәйсез институты санала. Ул оешмада әгъза булган барлык 57 илдә дә киңкүләм мәгълүмат чараларының иреген яклауда уникаль мандатка ия. Аның эшчәнлеге киңкүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге вазгыятьне күзәтүдән, алдан кисәтүләр җибәрүдән һәм фикер белдерү иреген, киңкүләм мәгълүмат чаралары иреген тәэмин итү турында әгъза илләрнең үз өсләренә алган йөкләмәләрен үтәүгә ярдәм итүдән дә гыйбарәт.

"Idel.Реалии" — Азатлык радиосының урыс телле проекты. Бу проект Идел буенда яшәүчеләргә алар төрле сәбәпләр аркасында башка җирле медиа аша белә алмаган нәрсәләр турында мәгълүмат бирүдән гыйбарәт.