Бер төркем зыялылар Карелиянең "Мемориал" оешмасы башлыгы Юрий Дмитриевны яклап ачык хат язган

Тарихчы Юрий Дмитриев

200дән артык мәдәният, фән эшлеклеләре, хокук яклаучылар, журналистлар һәм сәясәтчеләр кулга алынган тарихчы Юрий Дмитриевны яклап белдерү чыгарган.

Хат тулысы белән "Новая газета" сәхифәсендә урнаштырылган. Хат авторлары Юрий Дмитревны 2018 елның апрелендә Петрозаводск шәһәре мәхкәмәме аны аклады дип искә төшерә. "Мәхкәмә Дмитриевны балалар порнография материалларын җитештерүдә гаепле түгел дисә дә Карелия прокурорлары, тикшерүчеләре туктамады һәм мәхкәмә чыгарган карарны гамәлдән чыгаруга иреште һәм Дмитриевны тагын да авыррак җинаять эше — сексуаль характердагы көчләү гамәлләре маддәсе нигезендә гаепләргә тырышалар. Дмитриев гаепле дип табылса, аны 20 елга төрмә җәзасы көтә", диелгән хатта.

Хатны имзалаучылар кешелексезлек алымнары белән эш ителә, Дмитривның кызлыкка алган баласына басым ясала, аның әтисенә каршы сөйләргә өндәүләр башкарыла дип әйтәләр. "Дмитриевны ничек тә булса утыртырга, акламаска, аның исемен пычратырга телиләр, бу ахыр чиктә канунсыз рәвештә ачылган җинаять эшләр өчен җавап тотмас өчен эшләнә. Өч елга якын инде гаепсез кеше сак астында, шул ук исәптән психиатрия оешмаларында да утыра", дип язылган.

Хат авторлары җәмәгатьчелекне, экспертлар берләшмәсен һәм матбугатны Юрий Дмитриев эшен күзәтергә һәм Карелиянең көч структураларына гомеренең зур өлешен "Зур террор" вакытында гаепсез үтерелгән кешеләр тарихын өйрәнүгә багышланган Юрий Дмитриевны юкка чыгаруга юл куймаска чакыра.

Белдерүне 200дән артык кеше имзалаган. Алар арасында Светлана Алеквсиевич, Юлия Ауг, Борис Гребенщиков, Андрей Звягинцев, Антон Долин, Томас Венцлова, Джонатан Литтелл, Андрей Макаревич, Владимир Познер, Григорий Явлинский, Людмила Улицкая, Александр Сокуров һәм башкалар бар.

"Мемориал" хокук яклау оешмасының Карелия бүлеге җитәкчесе Юрий Дмитриевны 2016 елның декабрендә кулга алдылар. Тарихчыга каршы җинаять эше ачу өчен үги кызының Дмитриев компьютерында сакланган шәрә төшкән фотосы сәбәп булды. 2017 елның мартында аңа азгын гамәлләр кылуда, канунсыз корал алуда һәм 14 яше тулмаган затны шәһәр килеш фотога төшерүдә гаепләү белдерелде.

Дмитриевның адвокатлары белдерүенчә, ул фотоларны авыру кызының физик үсешен теркәр өчен төшергән булган. "Мемориал" тарихчыга карата җинаять эше ялганга нигезләнеп ачылган дип саный.

Петрозаводск шәһәр мәхкәмәсе Дмитриевны аклады, ул сак астыннан җибәрелелде. Әмма соңыннан Югары мәхкәмә карарны гамәлдән чыгарды. 2018 елның көзендә Юрий Дмитриевка янә җинаять эше ачылды, хәзер аны үги кызына карата азгын гамәлләр кылуда, көчләүдә гаеплиләр.