Татар конгрессы Кытайга депортация янаган татар егетләре укуын түләмәячәк

Шәһризат Шәүкәт

Бу хакта аларны яклаган адвокат Руслан Нәгыевкә татар конгрессы хезмәткәре әйткән.

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты Кытайга депортацияләү янаган Синҗан егетләре Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәтнең Казан федераль университетында (КФУ) укуын түләмәячәк. Бу турыда аларның адвокаты Руслан Нәгыев үзенең Facebook битендә язып чыкты.

"Мин хәзер Кытайдан килгән бертуган Шәүкәтләрнең укуын түләү мәсьәләсе белән Дөнья татар конгрессында булдым. Бу егетләргә илдән куылу һәм тәрбияләү лагерьлары яный. Конгресста миңа егетләрнең укуына түләмәячәкләрен әйттеләр. Имеш, алар дәрес калдыручылар, тәртип бозучылар булган", дип язган Нәгыев.

Нәгыев Азатлыкка сөйләгәнчә, бертуган Шәүкәтләрнең укуын түләмәү турында аңа татар конгресының милли мәгариф һәм мәдәният комитеты башлыгы Рөстәм Гыйлметдинов әйткән.

КФУдан куылган ике Синҗан егетенең укуын дәвам итү өчен Дөнья татар
конгрессы акча түләргә әзер булуын узган атнада егетләрнең икенче адвокаты Зөһрә Хамроева хәбәр иткән иде. Хамроева сүзләренә караганда, КФУда бу проблем турында медиадан укып кына белгәннәр.

"КФУ аларны кире укырга алырга әзер, аларны бер генә сорау борчый - егетләрнең укулары өчен кем түләячәк?" дигән иде ул.

"Татарстан эшмәкәрләре дә кушылырга әзер, егетләр яшәгән фатир хужасы да акча алмаска булды", дип сөйләгән иде Азатлыкка Хамроева.

Татарстан югары мәхкәмәсе Русиядә вакытлы сыену сораучы Шаһдияр эшен 13 декабрьдә караячак, ә Шәһризат эшен Авиатөзелеш район мәхкәмәсендә карау 21 ноябрьгә билгеләнгән.

Азатлык язганча, Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт – абый-энеле игезәкләр. Алар – Көнчыгыш Төркестан татарлары, Өремче шәһәрендә туганнар, әтиләре – уйгыр, әниләре – чыгышы белән Казан ягыннан. Дөнья татар конгрессы програмы нигезендә 23 яшьлек бу ике егет 2014 елда
Татарстанга укырга килә һәм Казан университетына кабул ителә, анда
берсе журналистика, ә икенчесе – дизайн өйрәнә. Былтыр аларның виза
проблемнары килеп туа, КФУда визаны Кытайга кайтып озайтырга тиешсез дип белдерәләр. Егетләр "кире Кытайга кайтсак, шунда ук тәрбия
лагеренә эләгәчәкбез" дип белдерә. Бер елдан артык инде аларның
гаиләләре белән сөйләшкәне юк, туганнарының кайда булуы билгесез.