Русия бердәмлек көнендә Казанда казаклар сагы астында тәре йөреше үтте

Your browser doesn’t support HTML5

Казан праваславлары чираттагы тәре йөреше уздырды. Елга ике мәртәбә уза торган чара өчен шәһәрнең Кирмән янындагы урамнарын ябып тордылар. Чарада иминлекне казаклар, полиция һәм хәрбиләр саклады.

4 ноябрьдә Казан Кирмәнендәге Благовещение чиркәвеннән алып Крестовоздвиженский чиркәвенә кадәр чираттагы тәре йөреше үтте. Шуңа бәйле рәвештә шәһәрнең үзәк урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнде.

Тәре йөреше алдыннан Кирмәндәге Благовещение чиркәвендә гыйбадәт кылынды, чиркәүгә килгәннәргә Гайсә пәйгамбәр канын хәтерләткән кагор каптырылды.

Гыйбәдәттән соң Казан Мәрьям ана иконасы белән тәре йөреше башланды.

Тәре йөреше үтәчәк юллар алдан ук транспорт хәрәкәтенә ябылды. Меңнәрчә кеше катнашкан чарада тәртипне күп санда полиция, Росгвардия, ОМОН хезмәткәрләре, хәрбиләр, шулай ук казаклар һәм чиркәү вәкилләре саклады.

Казан Мәрьям ана иконасы халыкка елга ике мәртәбә күрсәтелә. Урыс православ чиркәве тарафыннан оештырылучы чараның беренчесе 21 июльдә – әлеге икона иңгән дип саналган көнне, икенчесе 4 ноябрьдә – 1612 елда Мәскәү поляклардан азат ителгән дип аталган көнне үткәрелә.

Православ христианнар тәре йөрешен бернинди тоткарлыксыз уздыра. Хәтер көнендә мөселман татарларга Казанны яклап шәһит булганнар рухына Кирмәнгә килеп дога кылырга рөхсәт бирелми. Галимнәр моны Татарстан хакимиятенең Мәскәүдән куркуына һәм Русиядә демократиянең кысыла баруына бәйләп аңлата.