5 ноябрь көнне Русия президенты каршындагы Урыс теле шурасы утырышы хакимиятнең Русиядәге милләтләргә, аларның телләренә булган карашын чираттагы тапкыр чагылдырды. Анда катнашучылар дөньяда урыс теленә басым бара, Русиядә урыс теленең кемдер өчен ана теле булмавы мөмкин түгел дигән фикерләр яңгыратты. Киләсе елда урыс теле утырышын Казанда уздыру тәкъдиме дә булды. Болар хакында Азатлык татар, башкорт, удмурт белгечләре һәм активистлары белән сөйләште.
Сәясәт белгече Руслан Айсин әлеге шура утырышын ике ел элек Русия президенты Владимир Путин катнашында Йошкар-Олада узган чараның дәвамы буларак кабул итәргә мөмкин дип саный.
"Анда да тел мәсьәләсе күтәрелде һәм шунда кабул ителгән карарлар нигезендә укыту системыннан туган телләр кысрыклап чыгарылды диярлек. Шуннан соң телләргә, милли оешмаларга һөҗүмнәр, милли сәясәтне бетерү процессы тизләнде.
Путин администрациясе дә күпмилләтлелек, күптеллелек, төбәк милләтпәрвәрлеге идеяләрен куркыныч буларак күрә.
Шура утырышындагы бер катнашучы (Владимир Толстой – ред.) фикеренчә, Русиядә яшәүче һәркем өчен урыс теле – туган тел. Ягъни аның мантыйгына карасаң, башка телләр туган телләр категориясенә керми", ди ул.
БУ ТЕМАГА: Путин катнашындагы утырышта дәүләт тел сәясәте турында канун булдыру тәкъдим ителде
Айсин Путинның дөньяда русофоблар актив эшли дигән сүзләре аны гомумән шаккаттыруын әйтә.
"Безнең илдә барган процессларны ул йә күрми, йә күрергә теләми. Мәсәлән, Русия мәдәният министры Владимир Мединский китабында татарларның фашистлардан да яманрак булуы турында язды. Соңыннан гафу да үтенмәде, бу хакта ачык сөйләшү дә булмады. Владимир Соловьев та татарларны мыскыл итте.
Урыс телен алар үзләре бетерә
Шулай ук сәясәтчеләргә, хакимият даирәләренә урам теле белән сөйләшүләр ярый. Хәтта Русия тышкы эшләр министры сүзчесе Мария Захарова да урам сүзләрен кулланып сөйләшә. Аның криминал куллана торган төшенчәләр куллануы беркемне дә борчымый. Димәк, урыс телен алар үзләре бетерә. Аны бит украиннар да, татарлар да кимсетми, ә хакимият вәкилләре кимсетә. Проблем системның үзендә. Хәзерге вазгыять шундый – хакимият үзендә булган проблемнарны күрергә теләми, ә бу проблемнарны читтән килә дип исбатларга тырыша. Беренче чиратта үзе шулай уйлый, аннары шуны җәмәгатьчелеккә җиткерә", ди ул.
Айсин фикеренчә, әлеге утырыштан соң урыс булмаган халыкларга, милли оешмаларга, республикаларга, аларның телләренә басым тагын да көчәячәк. Чөнки Путин әйткән сүзләр һәрдаим канун булып кабул ителә дип саный ул.
Урыс теленең кулланыш даирәсе болай да инде киңәя бара. Башка телләрне кайгыручы юк
"Бу соңгы утырыш ялкынны дерләтеп җибәрер, чөнки Путин башка телләр турында бер сүз дә әйтмәде. Урыс теленең кулланыш даирәсе болай да инде киңәя бара. Башка телләрне кайгыручы юк", ди Айсин.
Шура утырышының күп өлешен дөньяда урыс телен кысу турындагы сөйләшү тәшкил итте. Шул ук вакытта, утырышта милли республикалар вәкилләре катнашса да, алар арасыннан беркем дә Русиянең үзендә дә милли телләрнең кысылуы турында авыз ачып сүз әйтмәде.
Беркем бернәрсә әйтергә теләми, курка. Кызганыч, кискен авторитаризм чокырына тәгәри барабыз
"Путинга каршы әйтүче институт та, кеше дә юктыр. Русия думасы, Федерация шурасы, гомумән, үзенең сәяси мөстәкыйльлеген югалтты. Кеше хокукларын яклау шурасы җитәкчесе алыштырылды. Элекке җитәкче Михаил Федотов кайчакта үз фикерен курыкмыйча җиткерә торган булган. Хәзер инде бу яссылыкта тоталь лояльлек. Беркем бернәрсә әйтергә теләми, курка. Кызганыч, кискен авторитаризм чокырына тәгәри барабыз", ди Айсин.
Казаннан шура утырышында катнашкан Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов киләсе елда урыс теле шурысы утырышын Татарстан башкаласында уздырырга тәкъдим итте. Айсин фикеренчә, бу 2020 елда Татарстанда президент сайлау белән бәйле булырга мөмкин.
Путин республикага килә икән, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов өченче мөддәткә барачак дигән сүз
"Әгәр Путин республикага килә икән, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов өченче мөддәткә барачак дигән сүз. Путин аңа сәяси ярдәм кулы сузачак. Минемчә, киләсе утырыш сайлауга бәйле һәм сәяси ярдәм булачак. Утырышта җитди мәсьәлә каралмаячак, чөнки Путин куллары белән ике ел элек татар теленә һөҗүм ясалды. Өч елдан соң үзенең карарын Путин кире какмаячак, бу аның холкында түгел", ди ул.
Айсин фикеренчә, милләтләрнең сакланып калуы өчен хәзер зәгыйфь хәлдә булган милли-иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген ныгыту кирәк.
"Шул ук вакытта безгә Татар халкының үсеш стратегиясен булдырырга кирәк. Аны булдыру турында сүзләр башланганнан соң бер ел узды бит. Ә бу хакта берни дә ишетелми. Мин татар үзенең сәяси програмын әле әйтеп бетермәде дип өметләнәм. Чөнки 27-30 ел элек без бу милли күтәрелеш процессларында бик актив идек. Бу барыбер эзсез калмый. Элек булган әйберләргә таянып без бу җимерелә торган бинаны күтәрә алачакбыз", дип саный Айсин.
Удмурт активисты Артем Малых шура утырышында яңгыраган, урыс телен якларга кирәк дигән сүзләрнең мәгънәсен күрми.
"Русиядә урыс теленә нәрсәдер яный дип санамыйм. Русиядә беркем өчен дә урыс теле чит тел түгел, әмма аны һәркем өчен туган тел итәргә теләү бу башка телләрне урыс теле белән алмаштыру омтылышы кебек күренә. Хакимият моңа тыкшынырга тиеш түгел", ди ул.
Малых фикеренчә, шура утырышында Русия телләре канунын актуальләштерү турындагы сүз милли республикалар өчен файдага булмаска мөмкин.
"Урыс булмаган һәм үз республикаларында рәсми статусы булган телләр өчен үзгәреш начар якка булу ихтимал", ди ул.
Мәгариф белгече Марат Лотфуллин Казанда урыс теле шурасы утырышын уздырып анда Путинны чакырырга кирәк дип саный.
"Мин Казанга Путинны чакырырга кирәк дип уйлыйм. Чөнки шура утырышында Татарстанда һәм төбәкләрдә урыс телен бетерәләр дигән фикер яңгырады. Җыелышта катнашучылар халыклар телләрен урыс теленә каршы куялар. Ләкин кеше бик күп телләр белә ала. Европа илләрендә халыклар күп телләрне белә, сөйләшә, һәм бу аларның милләтенә дә, иленә дә начар йогынты ясамый", ди Лотфуллин.
Ул Русиядә тел сәясәте турында канун белән бәйле тәкъдимнәр көтелгән иде дип саный. Чөнки 2018 елда мәгариф турында канунга үзгәрешләр кертелеп, туган телләр, республикалар дәүләт телләрен укыту ихтыярига калгач, бу Конституциягә дә, Русия халыклары телләре турында канунга һәм дәүләт теле буларак урыс теле турындагы канунга да каршы килде. "Хәзер инде алар бу ике канунны "Мәгариф канунына" туры китереп үзгәртәчәкләр" ди белгеч.
Утырышта галим Владимир Алпатов Русия халыклары телләрендә тәүлек әйләнәсенә эшләүче телеканаллар кирәк дип белдергән иде. Марат Лотфуллин бу яхшы тәкъдим, ләкин барыбер ясамаслар дип саный.
Тәүлек әйләнәсенә эшләүче телеканал да мәктәпләрдә телне укытуны алыштыра алмый
"Бу күптәнге фикер, әлегә берни күренми. Шулай да тәүлек әйләнәсенә эшләүче телеканал да мәктәпләрдә телне укытуны алыштыра алмый", ди белгеч.
Русия президенты Владимир Путин утырышта урыс теленә куркыныч яный, "телгә каршы сугышны мәгарәдәге русофоблар гына түгел, ә төрле маргиналлар, агрессив милләтчеләр дә актив алып бара. Кызганыч, кайбер илләрдә бу рәсми дәүләт сәясәтенә әйләнә", дип белдерде. Лотфуллин исә урыс теленә Русиядә дә, чит илләрдә дә берни янамый дип саный.
"Аватар" киносын караганыгыз бармы? Аны безнең илдә бик яратмадылар. "Халыкны дошман дип игълан итәсең дә, аның бөтен әйберен тартып аласың" дигән фикер бар анда. Дошман уйлап табып, ничек тә булса һөҗүм башларга кирәк. Бу күптән кулланыла торган адым, аны Русия генә уйлап тапмаган. Тик торганнан гына һөҗүм итеп булмый, куркыныч янау кирәк. Ләкин әле урыс теленә бер курыныч та янамый, аның хәле Балтыйк буе илләрендә дә, Украианада да, Русиядәге халыклар теле хәленнән күпкә яхшырак. Вазгыять кенә түгел, ул илләрдә урыс телен яклаучы каннунары да яхшырак", дип сөйләде Марат әфәнде.
Татарстан президенты каршында Татар теле шурасы булдыру турында кайбер социаль челтәрләрдә чыккан тәкъдимнәргә Марат Лотфуллин шикләнеп карый.
Татарстан хөкүмәтендә милләтләр эше комитеты да, бүлеге дә төзелмәде
"Татарстан хөкүмәтендә милләтләр эше комитеты да, бүлеге дә төзелмәде. Андый министрлыклар Комида да, Удмуртиядә дә бар. Безнекеләргә аны ясарга рөхсәт бирмәделәр. Монысына да рөхсәт бирмәсләр. Татарстан бит мөстәкыйль ил түгел. Конституциядә генә ул "дәүләт" дип язылган", ди мәгариф белгече.
Русия фәннәр академиясе Уфа фәнни тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты җитәкчесе урынбасары, Телләр үстерү координация шурасы рәисе Тимур Мөхтәров телләр турында яңа канунга Европаның төбәкләр яки азчылыклар телләре хартиясенә бәйле өлеш кертелергә тиеш дип саный. Әлеге хартияне Русия имазалады, әмма ратификацияләмәде.
"Хартия мәсьәләсе ачык тора. Русия телләр кануны яки башка документ беләнме әлеге хартиягә мөнәсәбәт белдерергә тиеш. Аның нинди пунктларын үтәячәген билгеләү кирәк. Әмма, аңлавымча, бу канунда да хартия турында сүз бармый", ди галим.
Милли республикаларда төбәк телләре шурасы булдыруга килгәндә, Мөхтәров мондый шуралар Башкортстанда да, Татарстанда да эшли иде, аларны активлаштыру да җитә дип саный. Башкортстанда ул "Башкортстан халыклары телләре канунын үтәү комиссиясе", ә Татарстанда "Татарстан телләре турында канунны тормышка ашыру шурасы" дип атала.
Тимур Мөхтәров Путинның урыс теленә куркыныч яный дигән сүзләре белән килешә алмавын әйтә.
"Элекке Совет берлеге республикаларында да, башка чит илләрдә дә урыс телен тыю яки башка киртәләр күрмим. Ниндидер чикләүче кануннар чыгарылмый" дип ул.
Белешмә: Урыс теле шурасы 2014 елда урыс телен үстерүне, саклауны, аңа ярдәм итүне тәэмин итү өчен оештырылды. 2019 елның августына шурага телчеләр һәм филологлардан тыш, укытучылар, урыс әдәбияты тарихчылары, әдәби музейлар җитәкчеләре, язучылар һәм нәширләр керде.