Башкорт дәүләт университетының татар белгечлегендә читтән торып уку бүлеге кабат ачылачак

Башкорт дәүләт университеты

2017 елда БДУның татар теле юнәлешендә читттән торып уку бүлеге бетерелгән иде. Киләсе уку елыннан кабат эшли башлаячак. Казна исәбенә анда 15 кеше укытылачак.

Башкорт дәүләт университетының филология факультетында 2020-2021 уку елында педагогик белем бирү юнәлешендә (татар теле һәм рус теле профильләре) читтән торып уку бүлеге кабат ачылачак. Аңа 15 бюджет урыны биреләчәк. Бу хакта үзенең Facebook сәхифәсендә татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйдуллина хәбәр итте.

Көндезге бүлеккә педагогик белем бирү юнәлешенә 12 казна урыны биреләчәк.

Әлеге белгечлекләргә укырга керүчеләр урыс теле һәм җәмгыять белеме предметларыннан БДИ тапшырудан тыш, университетта татар теленнән тест узарга тиеш.

2018 елдан БДУда татар филологлары әзерләү бетерелде, укучыларны татар теле һәм әдәбияты, урыс теле һәм әдәбияты укытучылары, ягъни "педагогик белем бирү" белгечлегенә кабул итә башладылар. 2017 елда татар теле юнәлешендә читтән торып уку бүлеге дә бетерелгән иде, көндезге бүлектә бюджет урыннары сигезгә калды.

2018 елда көндезге бүлектә казна исәбенә 14 студент укытыла башлады. Моны татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ихтыяҗ зур булу белән аңлаталар дип сөйләде Азатлыкка кафедра мөдире Алмас Шәйхулов.