Русия мәгариф министры Ольга Васильева Казанда тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының русиякүләм киңәшмәсен уздырды. Анда министрдан Угра каршылыгы тәмалану көнен бәйрәм итүгә карата фикерләрен дә сорадылар.
"Укыту эше, балалар белән эшләү - бик нәзберек һәм тирән эш, шуңа күрә, әйдәгез, тарих белән сәясәтне аерып карыйк. Үзгәреп торучы дөнья басымы астында бөгелергә кирәкми... Балалар сәяси каршылыклар һәм хайп ясарга теләүчеләр тоткыны булырга тиеш түгел", дип белдерде Васильева.
Киңәшмәдә чыгыш ясап ул башлыча ХХ гасыр тарихын аңлатуга зур игътибар бирде. Икенче дөнья сугышын яңадан язарга һәм тарихи хәтерне үзгәртергә теләүчеләр күп диде.
Калуга губернаторы һәм өлкә шурасы депутатлары 1480 елда "Угра елгасында тору" тәмамланган көнне "татар-монгол изүе"ннән котылу көне, Русия мөстәкыйльлек алган көн буларак билгеләп үтү тәкъдимен Русия думасына кертте. Ул анда әле каралмады.
11 ноябрь Калуга губернаторы Анатолий Артамонов Угра каршылыгы тәмамлану көнен бәйрәм итү идеясенә "Русия халкының күпчелеге, ә иң мөһиме, Путин теләктәшлек белдерә" дип чыгыш ясады. Әмма соңрак президент сүзчесе Дмитрий Песков Кремльдә әлеге мәсьәлә көн тәртибендә тормый дип белдерде.
Мондый тәкъдимгә рәсми Татарстан да, татар җәмәгатьчелеге дә каршы.