АКШның Вәкилләр пулаты 3 декабрьдә президент Дональд Трамп идарәсен Кытайда мөселманнарны эзәрлекләгән өчен Пекинга басымны арттырыруны йөкләүче канун өлгесен зур күпчелек белән хуплады. Кытай хакимияте бу карарны хөкем итеп чыкты.
“Уйгырлар турында” канун сентябрь аенда Сенатта кабул ителгән һәм Пекин тарафыннан кискен хөкем ителгән канунның күпкә кырысрак варианты. Бу яңа канун өлгесе президентны Кытай коммунистлар фиркасе президиумының Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә мөселманнарга карата алып барылган репрессияләр өчен җаваплы әгъзаларына карата шәхси чикләүләр кертергә чакыра.
450 урынлы Вәкилләр пулатында канун өлгесен 407 вәкил хуплады, берсе генә каршы тавыш бирде. Бу канун президенты мөселманнарга каршы репрессияләрне хөкем итәргә һәм Пекинны Синҗанда мөселманнарны күпләп ябып тоту үзәкләрен юк итәргә чакырырга өнди. Канун шулай ук Кытайның репрессияләр өчен җаваплы югары түрәләренә карата чикләүләр кертергә чакыра.
Хәзер бу өстәмә канун өлгесен яңадан Сенат карарга, һәм анда хупланса, ул имзалау өчен президентка тапшырылырга тиеш. Ак йортның бу канун өлгесенә мөнәсәбәте әлегә билгесез. Канун өлгесе президентка дәүләт мәнфәгатьләренә зыян килү мөмкинлеге булган очракта чикләүләр кертүдән баш тарту мөмкинлеге калдыра.
Чәршәмбе Кытай тышкы эшләр министрлыгы Вәкилләр пулатының бу карарын “Кытайга каршы яман ниятле һөҗүм” һәм илнең “эчке эшләренә тыкшыну” дип атады.
Соңгы елларда медиа чаралары Кытай хакимиятенең Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны да, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия үзәкләрендә" бүгенге көндә миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.
Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайның 28 оешмасына һәм хакимиятнең берничә әгъзасына чикләүләр кертте.