Русия думасы "ят агент" медиа һәм физик затларга штраф салу турында канун кабул итте

Русия думасы "ят агент" дип танылган матбугат чараларын җәзага тарту хакындагы канунны өченче укылышта кабул итте. Атна башында Владимир Путин "ят агент" дип физик затларны да танырга мөмкинлек бирүче канунны имзалаган иде.

5 декабрьдә дума кабул иткән канун өлгесенә ярашлы, "ят агент" матбугат чаралары һәм аларга тиңләнгән затлар канунны бозган өчен 10 мең сумнан алып биш миллион сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. "Ят агент" затларны 15 тәүлеккә кадәр сак астына ябарга да рөхсәт ителәчәк.

Иң зур күләмдәге штрафлар канунны тупас һәм күп тапкырлар бозган юридик затларга карата кулланылачак.

Атна башында Русия президенты Владимир Путин физик затларны да "ят агент" дип танырга мөмкинлек бирүче канунны имзалаган иде.

"Ят агент" матбугат чаралары турында һәм аларга карата җәза билгеләүче кануннарны хокук яклаучылар, халыкара оешмалар һәм һөнәри җәмәгатьчелек тәнкыйтьләп чыкты. Бүген кабул ителгән канун өлгесен Федерация шурасы хуплаганнан соң Русия президенты имзаларга тиеш. Шуннан соң ул 2020 елның февралендә гамәлгә керәчәк.